Добавить новость
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

2025 елда шоу-бизнес: кавышу-аерылышулар, «аюлы» пиар, «Мәхәббәт ялкыны» белән хайп

0 76

«Парлы гомер итегез!»

Ел башында җырчы Гөлназ Сираеваның никах туе булды. Ул популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыкты. Җырчының тормыш иптәше белән яшь аермасы зур, ләкин бу сизелми дә. Иң мөһиме, күңелең яшь булсын!

Элек Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән, хәзер үзе аерым иҗат белән шөгыльләнүче яшь җырчы, Салават Фәтхетдинов укучысы Лия Морис та, тиң ярын табып, кияүгә чыкты.

Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән

Татар телендә җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова сөйгәне белән язылышты. Моннан 2 ел элек «Интертат»ка әңгәмәдә Анастасия үзенең татар егетенә кияүгә чыгарга теләве турында сөйләгән иде. Кияү егете Булат исемле!

«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина, сөйгәнен очратып, никах укытты. Ләкин, билгеле булганча, бу никах озын гомерле булмады. «Болгар кызлары»ның тагын бер солисты Элина Сафина халыкара һәм Россиякүләм бәйгеләр лауреаты, җырчы Инсаф Ганибаевка кияүгә чыкты.

Җырчы Ландыш Баһави төпчек кызы Илүзәне кияүгә бирде.

Быел татар эстрадасында буйдаклар саны да кимеде. Мәсәлән, Айдар Рәкыйпов буйдак тормышы белән хушлашты. Җырчының кәләше Гүзәл фотограф булып эшли. Яшьләр башта никах, аннан соң, гөрләтеп, туй мәҗлесе уздырдылар.

Татар эстрадасының тагын бер буйдагы «камыт киде». Җырчы Илдус Садыйков үзенең сөйгәне Ләйлә белән гаилә корып җибәрде.

Татар-башкорт эстрадасы җырчылары Мурат Гайсин Һәм Сөмбел Яркәева күптән бергә булулары турында игълан иттеләр. Никах туеннан фото да урнаштырдылар.

Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән

Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликов сөйгәненә тәкъдим ясады.

Иҗади гаилә Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы Акбулат Мальдив утрауларында туй уздырды. Тантанада Акбулат белән Әдиләнең ике яктан да әти-әниләре катнашкан. Бәйрәм бик матур, романтик рухта үткән.

Популяр алып баручы Рамил Шәрәфиев тә сөйгәне белән никах укытты. Тик Рамил әлегә сөйгәнен чит күзләрдән яшерә.

Җырчы Ислам Кәлимуллин сөйгәне Лилия белән гаилә корды. Ислам Кәлимуллин Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшли. «Бул янымда», «Матурым», «Сөйгәнемә» җырлары аша яшьләргә яхшы таныш. Лилия – Данир Сабиров төркемендә биюче.

Таркалган гаиләләр

Тормыш булгач, төрле хәлләр, төрле вакытлар була, дигәндәй. Быел татар эстрадасында, кавышучылар белән беррәттән, таркалган гаиләләр дә бар. Шунысы сөендерә: алар күп түгел.

Ел башында иҗади гаилә – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның аерылышуы билгеле булды. Әлеге хәбәрне Ләйлә социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Бу – безнең карар. Бер кешенең дә безне гаепләргә хакы юк. Бу – тормыш. Һәм анда һәр кеше үзе сценарист һәм режиссер, – дип язды Ләйлә. Шәхси тормышындагы үзгәрешләрдән соң Ләйлә Галиеваның иҗаты күтәрелеп китүен дә, һичшиксез, билгеләп үтәргә кирәктер.

Күптән түгел генә җырчы Альбина Апанаева да аерылышуы турында сөйләде. «Кияүгә чыкканда, кайчан да булса аерылышырмын, дип чыкмаган идем. Тик шулай килеп чыкты. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Шәхси тормышым турында ачылып сөйләргә яратмыйм. Шуңа да карамастан, бу фактны яшермим, моңа басым ясарга да теләмим», –диде артист.

Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән

Җирне ямьләп туды бәбиләр!

Танылган эстрада җырчылары Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар өченче тапкыр әти-әни булды. Кыз һәм малай үстерүче гаиләгә тагын бер малай – Мөхәммәт-Әмин өстәлде.

Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр һәм аның тормыш иптәше Айгөл беренче тапкыр әти-әни булдылар. Ренат Галиәскәр хатыны бәби тапканда янәшәсендә булды. Аның энесе, алып баручы Дамир Галиәскәров исә икенче тапкыр әти булды. Дамирга әтиләр көненә бүләк булып, алар гаиләсендә тагын бер кыз бала дөньяга аваз салды.

Популяр алып баручы Марсилә һәм музыкант, җырчы Илфир Искәндәровлар икенче бәбиләрен алып кайтты. Аларның икенче сабыйлары да малай. Аңа Эмиль исеме куштылар.

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар икенче тапкыр әти-әни булды. Алар гаиләсендә тагын бер кыз дөньяга аваз салды. Бәби Гүзәл исемле.

Вадим Захаров хәзер халык артисты исеменә генә түгел, өч кыз әтисе титулына да ия җырчы. Алар гаиләсендә тагын бер сабый туды.

Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән

Баянчы, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Кариев театры актеры Ильяс Шәрипов беренче тапкыр әти булды. Тормыш иптәше Гөлшаһидә аңа малай бүләк итте.

Популяр алып баручы Фәннур Фатыйхов та тәүге тапкыр әти булды.

Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмованың өченче оныгы туды. Аның олы улы Эрик икенчегә әти булды.

Америкада яшәп иҗат итүче җырчы Гөлназ Батталова икенче бәбиен алып кайтты.

Татар эстрадасының яшь, талантлы, өметле җырчылары Илгиз Мөхетдинов һәм Диана Мөхетдиновалар гаиләсенә дә бәби кайтты. Сабый Ризван исемле.

Җырчы Илназ Гарипов та әти булды. Артист бу хакта бер җирдә дә сөйләмәде. Серләрне, бәби күтәргән Илназның видеосын куеп, аның җан дусты Ренат Галиәскәр чиште.

Иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар тиздән өченче тапкыр әти-әни булачаклар. Гөлназ «Интертат»ка әңгәмәдә өченче бәбиләренең «сюрприз» булуы турында сөйләде. Ике балаларын кәнәгать булып тәрбияләгәндә, Аллаһы Тәгалә Гөлназ белән Илсурга тагын бер бүләк җибәреп куйган.

Шулай ук Айсылу Габдинова тиздән икенче тапкыр әни булачак. Алар гаиләсе Арслан исемле бер малай тәрбияли инде.

Өйләренә бәби кайткан барлык гаиләләрне дә чын күңелдән котлыйбыз! Сабыйларыгыз сау-сәламәт булып, үзегезне сөендереп үссен!

Халык артистлары, атказанганнар һәм башка күңелле яңалыклар

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин тагын бер мактаулы исемгә лаек булды. Җырчыга туган көнендә «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелде. Аның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов «Татарстанның атказанган артисты» булды.

Раяз Фасыйховка «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме бирелде.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты Рөстәм Насыйбуллин «Татарстан Респубикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Линара Батталова һәм Марат Галимовлар гаиләсе өчен 2025 ел – икеләтә уңышлы ел. Әлеге иҗади пар быел икесе дә мактаулы исемгә лаек булды. Линара Батталовага – «Татарстанның атказанган артисты», ә Марат Галимовка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде.

Илнат Фәрхуллин «Татарстанның атказанган артисты» исемен алды.

«Мунча ташы» юмор театры артистлары Искәндәр Мотыйгулла һәм Рөстәм Рахманкол-Козгынчинский «Татарстанның халык артисты» булды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Ризван Хәкимов «Башкортстанның халык артисты» исемен алды.

30 елга якын тарихы булган Фәридә – Алсу дуэты солистлары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Җырчы Энҗе Шәймурзина да «Татарстанның атказанган артисты» исемен алды.

Гөрләп, татар эстрадасындагы төп музыкаль чаралар – «Татар җыры» һәм «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантаналары узды.

Фото: © «Татар җыры»н оештыручылардан

Гөлназ Шәрипҗанова, татар туйларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итеп, җиңүче булды.

Татарстанның халык артисты, үзенчәлекле репертуар иясе Эльмира Кәлимуллина «НТВ» телеканалында «Браво, бис!» шоуында татар телендә «Син сазыңны уйнадың» җырын тәкъдим итте.

Әлфинә Әзһәмова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова, Андрей Малаховта кунак булып, татарча җырлап кайттылар.

Фото: © Әлфинә Әзһәмованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, бик озак еллардан соң, беренче тапкыр улы белән очрашты. Алар тормыш иптәше Гөлназ белән малайлары кечкенә чакта ук аерылышкан. Ришат исә улы белән озак еллар аралашмады.

Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова), 13 елдан соң, кабат сәхнәгә кайтты. Үзенең зур «сольный» концертын куйды.

Татарстанның атказанган җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов, авыруы сәбәпле озак вакытка сузылган паузадан соң, ниһаять, сәхнәгә чыкты. Туган яклары – Актаныш районы Киров авылында узган «Авыл көне»ндә җырчы үзәкләргә үтәрлек итеп җыр башкарган.

Югалтулар

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты – легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде.

Татарстанның халык артисткасы Резедә Шәрәфиева арабыздан китте. Резедә Шәрәфиева соңгы елларда каты авырды. Аңа 59 яшь иде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче биюче егет Азамат Заһиров вафат булды. Азаматның үлеменең сәбәбе бик сәер һәм бик үкенечле. Азамат авылдагы өйләреннән ерак булмаган кырдан әче кукы җыеп кайта. Ләкин алдагы көнне генә хуҗалыкның кырларны пестицидлар белән эшкәртүләрен белми. Көчле агулану нәтиҗәсендә, 2 атна реанимациядә комада ятканнан соң, Азамат мәңгелеккә күзләрен йома…

Танылган биюче, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фердинант Гыймадиев вафат булды.

Гаугалы, шау-шулы вакыйгалар

Елның иң зур шау-шуы, мөгаен, Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җыры тирәсендә булгандыр. Моны «елның иң зур хайпы» дип атарга да мөмкин.

Яшь җырчылар Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) һәм Рузилә Бәдретдинова Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздырган иде. Ләкин бу җыр интернет киңлекләрендә дөнья күрүгә, Гөлнара Тимерҗанова ду килде. «Сез миннән сорарга онытмадыгызмы? Судка претензия һәм иск әзер минем. Бу җырны мин исән чакта беркем дә җырлый алмый, бу – минем заказ буенча язылган җыр. Оятсызлык», – дип, суд белән дә янады ул аларга.

Ләкин бу гауга бер дә көтелмәгән борылыш алды. Гөлнара Тимерҗанова белән Вилли уртак фикергә килеп, җырны икесенең дуэты буларак тәкъдим иттеләр. Бу фонда Рузилә Бәдертдинова барлыгы бөтенләй онытылды. Хәзер Гөлнара Тимерҗанова белән Вилли җырны төрле «солянка» концертларында бергәләп башкаралар.

Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән

Икенче зур хайп җырчы Гөлназ Асаева тирәсендә куерды. Гөлназ Асаева, табигать кочагында ял иткәндә, төркемнәренә аю һөҗүм итүе, бер кешенең яралануы хакында сторислар куйды, кыскасы, бөтен халыкны хафага һәм куркуга салды. Ә берничә көннән бу хәлләргә аңлатма бирде. Җырчының төркеме табигать кочагына клип төшерү өчен чыккан. Әлеге аю исә кулга ияләштерелгән аю булган. Аны җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров клип төшерү өчен алып килгән. Әмма... уеннан уймак чыгуы хак. Аю, кулга ияләштерелгән булса да, Вадимга һөҗүм иткән һәм егетне яралаган.

Фото: © «Татар-информ»

«Интертат» татар эстрадасы җырчыларының Сабантуйда чыгыш ясау бәяләрен белешкән иде. Кайсыдыр җырчы Сабантуй мәйданын – 500, кемдер 300 мең сумга гөрләтте. Аталган саннар, һәрвакыттагыча, халыкта шактый зур канәгатьсезлек уятты.

Быел «Яңа дулкын» фестивален уздыру урыны итеп Казан сайланды. Шәһәр бик күп кунаклар һәм рус эстрадасы «йолдызларын» кабул итте. Күпләр, беренче тапкыр Татарстан сәхнәсендә узган бу фестивальдә, бәлки, бер генә татар җырчысы булса да чыгыш ясар, дип көткән иде. Өметләр акланмады. Шуның өстенә, татар җырчыларының киләчәктә «Яңа дулкын»да катнаша алу-алмауларына кагылышлы сорауга проект җитәкчесе, композитор Игорь Крутойның: «Без бераз телевидениедәге рейтингларга бәйле. Татар «йолдызлары» арасында бөтен илгә кызыклы булырдай фамилияләр бармы? Мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Татар җырчыларына, федераль масштабтагы «йолдыз»га әверелсен өчен, шартлар тудырырга кирәк», – дип җавап бирүе кызган утка май сипкән кебек булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алып баручы Рөстәм Шакиров аранжировкалар ясаучы Илдус Дәүләновны үзенә яла ягуда гаепләп чыкты. «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруына килгәч, Илдус Дәүләнов Рөстәм Шакиров турында «алдакчы» дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, Рөстәм, Илдусның дус егетенә акча түләмичә, качып йөргән. Рөстәм исә бу сүзләрне кире какты. «Бу интервьюны үземә яла ягу дип исәплим. Пиар өчен рәхмәт», – диде ул аранжировка остасына.

Бер генә мәҗлестә дә башкарылмыйча калмый торган «Бәхеттә, шатлыкта» җыры тирәсендә дә гауга чыгарга азапланды. Элек «Ялла» ансамбле репертуарында булган «Бәхеттә, шатлыкта»ны Ришат Төхвәтуллин белән Марат Яруллин яздырып чыгарган иде. Ике көдрәш дуэтына хәтле җырны, авторыннан рөхсәт сорап, яшь җырчы Айваз Идиятуллин да башкарган булган икән. Аның сүзләренчә, Наил Шәймәрданов башта бу җырны башкарырга Айвазга рөхсәт биргән. Ә инде соңрак аны барлык музыкаль мәйданчыклардан алып куярга кушкан, җырны Ришат Төхвәтуллинга сатуын белдергән. Ул җырның көй авторы Наил Шәймәрдановны гаделсезлектә гаепләде.

Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов белән җырчы, баянчы Нияз Сафиуллин арасында «мини» низаг чыгып алды. Гөлүс Хәбибрахманов әлеге дә баягы «10 сорау» тапшыруында Ниязга җырламаска, баянын гына күтәреп йөрергә тәкъдим иткән иде. Нияз Гөлүскә «Интертат» аша: «Әгәр дә миңа мондый бәяне берәр дәрәҗәле артист бирсә, җитдирәк карар идем. Ә инде артист булырга җыенган кешедән килгән әлеге фикер минем өчен пиар гына булды», – дип җавап бирде.

Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән

Элвин Грей 2024 елда Чаллыдагы бер кафеда үз почмагын, яки музеен булдыруы турында хәбәр иткән иде. Быел җырчының шул музее белән прокуратура кызыксынды. Элвин Грей музеена мәдәният темасын еш күтәрүче Чаллы юристы Михаил Надеждин каршы чыкты. Сәбәбе – җирле матбугат чараларының берсендә чыккан мәгълүмат. Язмада эстрада «йолдызы»ның «Сосновый бор» бакчачылык ширкәте ресторандагы музеен зурайту турында язылган була. Җырчының бөтен әйберсе дә музейга сыймый башлавы турында сүз бара. Интернетта, фанатлар биргән бүләкләрнең уникаль коллекциясе, төрле бүләкләр һәм сәхнә костюмнары белән «җырчы почмагының» презентациясен дә тапкач, Надеждин Тукай районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән һәм музей эшчәнлегенең законлы булуын тикшерүне сораган.

Казан йортларының берсендә яшәүче хатын һәм аның күршеләре – Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновада фатир арендалаучы кызлар арасында низаг чыкты. Бу ханым кызларны тәртипсезлектә, төне буе кәеф-сафа корып, үзенә йокларга комачаулауда гаепләде. Илсөя Бәдретдинова, үзенә мөрәҗәгать иткән журналистларга фатир арендалаучы кызларны шәхсән белүен, аларның намуслы булуында шиге юк икәнлеген әйтте. Шулай да ул, киеренкелекне киметү максатыннан, фатирдан китүләрен сораган. Шулай ук җырчы участковый һәм күршеләре белән аралашу өчен юрист җибәргән.

Күңелсез вакыйгалар

Җырчы Иркә тормыш иптәше Артурның махсус операциядә бер аягын югалтуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Артур ялга кайтып соңгы тапкыр киткәндә, мотоцикллар алган. «Акча җыелды, мин дә өстәдем, дуслар да булышты. Шул алып киткән мотоцикл белән минага эләкте. Аның аягына зыян килде. Әмма ул үзен көчсез итеп күрсәтеп, мескенләнеп утыра торган егет түгел. Без аңа бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек. Ул хәзер тавыш режиссеры булып, минем командада эшли. Эше бик яхшы килеп чыга, ул булдыра. Артур аппаратура төяп йөри торган «Газель»ны да үзе йөртә», – диде Иркә.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева яман шеш белән авыруы турында хәбәр итте. Аның калкансыман бизендә шеш таптылар. Җырчы Санкт-Петербург шәһәрендә катлаулы операция ясатып кайтты. Әлегә аңа җырларга ярамый.

Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Фирдүс Тямаев Республика клиник онкологик диспансеры юлларын таптады. Калкансыман биздә ике якта да шеш булуын әйтте. Әлегә җырчы операцияләр ясатмады, ләкин вакыт-вакыт табибларга күренеп тора.

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков тә йөрәгенә катлаулы операция кичерде. Җырчының хәле бик авыр булды.

Җырчы Әнвәр Нургалиевка тагын йөрәгенә операция ясатырга туры килде.

Чулпан Йосыпова яман шеш белән көрәшүче сеңлесенең хәле тагын да авыраюы хакында әйтте. Энҗегә дәвалану өчен зур суммада акча таләп ителә. Гаилә янә, ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

Танылган җырчы Гөлнара Тимерҗанованың әнисе вафат булды. Яңа ел алдыннан гына Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Илнур Гомәров гаиләсенә зур кайгы килде. Аның якын кешесе – әтисе – кисәк кенә арабыздан китеп барды. Җырчы Вәсилә Фәттахованың тормыш иптәше, популяр продюсер Илгиз Абдракипов та әтисез калды. Ваһапов фестивале гран-при иясе, Татарстанның атказанган артисты Рәнис Габбазовның әтисе Рәис абый да вакытсыз гүр иясе булды. «Salamandra» псевдонимы белән иҗат итүче татар эстрадасы җырчысы, ИлГәрәйнең администраторы Гөлия Насыйбуллина гаиләсенә зур хәсрәт килде. Аның бертуган абыйсы махсус хәрби операциядә һәлак булды. Җырчы Ильмира Нәгыймованың бертуган энесе һәлак булды. Җырчының якын кешесе үз теләге белән махсус операциягә киткән иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Продукты в Амурскую область за год отправили более половины регионов России

В Новосибирске выбор студий в новостройках вырос на 21% за год

В Самаре с начала года спрос на вторичном рынке вырос на 18%

Врачи Кировской области призывают пройти профилактическое обследования


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Киров на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.