Болгар Ислам академиясенә беренче тапкыр Чечня һәм Кабарда-Балкардан студентлар килә
0
98
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Болгар Ислам академиясенә докторантурага беренче тапкыр Чечня һәм Кабарда-Балкардан студентларны кабул иткәннәр.
«Докторантурага Чечня бер һәм Кабарда-Балкардан ике бик әзерлекле студентларны кабул иттек. Россия төбәкләренә килгәндә, Кемерово, Новосибирск, Ульяновск өлкәләреннән Удмуртия республикасыннан шулай ук беренче тапкыр укырга керүчеләр бар», — дип сөйләде кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында академия ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов.
Аның сүзләренчә, академиядә Россиянең егермегә якын төбәгеннән, БДБ илләреннән һәм Гарәп Әмирлекләреннән студентлар белем ала. Быел Индонезия һәм Алжирдан укырга керергә теләк белдерүчеләр булган.
Магистратурага ислам фәннәре юнәлешенә 25 укучы кабул ителгән, конкурс буенча бер урынга дүрт кеше туры килгән. Докторантурага килгәндә, 10 урынга 15 кешене кабул иткәннәр, анда бер урынга алты кеше дәгъва кылган.
«Докторантурага укырга керүчеләр арасында ислам уку йортларында укытучылар, кафедра мөдирләре, зур диния нәзарәтенең мөфти урынбасары булып эшләүчеләр дә бар. Әйтик, Дагыстан мөфтиятенең өч урынбасары бездә докторантурада укый», — дип сөйләде Тимерханов.