«Әкият» курчак театры ел азагына кадәр өч премьера вәгъдә итә
0
131
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). «Әкият» татар дәүләт курчак театры яңа елга кадәр быел өч премьера вәгъдә итә. «Курчак театры коллективы җәйге ялдан чыгып беренче җыелышын үткәрде, яңа театр сезонына планнарын билгеләде», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүзләренә караганда, сезон премьераларга бай булачак. Декабрьгә кадәр «Страна Чудес Алисы», «Приключения Барона Мюнхаузена» һәм «Мырау батыр» спектакльләре көтелә. Премьераларның беренче икесе рус телендә булса, «Мырау батыр» Нәкый Исәнбәт әкияте буенча татар телендә куела. Яңа сезонда «Әкият-lab» III курчак лабораториясе дә булачак. Театр коллективы быел «Белгородская забава» (Белгород), «Карусель сказок» (Чабаксар) фестивальләренә катнашырга җыена. Ноябрь аенда Хабаровск курчак театры белән алмаш гастрольләр планлаштырылган. Казанга Кемерово курчак театры да киләчәк.