Шәйхразыев Кемерово Губернаторы белән өлкәдә Сабан туен уздыру турында фикер алышты
0
32
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген, Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Очрашуда Кемерово шәһәрендә Сабан туен уздыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бәйрәм Кузбассның 300 еллыгына багышланачак. Шулай ук очрашуда чараның төгәл исеме расланды — «Халыкара шахтерлар Сабан туе», дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Сергей Цивилев Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетын үзе җитәкләячәген билгеләп үтте. Оештыру комитеты составына шулай ук Татарстан вәкилләре дә керәчәк: ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов. Моннан тыш, очрашуда Халыкара шахтерлар Сабан туен үткәрүнең төгәл даталары расланды. 26 июнь көнне Топкино муниципаль берәмлегендә Кемерово өлкәсе Губернаторы бүләгенә ат чабышлары узачак, шулай ук Татарстан һәм Кузбасс сәнгать осталары концерты планлаштырылган. 27 июньдә бәйрәмнең рәсми ачылышы булачак.