Кемерово өлкәсендә «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәрделәр
0
306
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәре татар автономиясе Междуреченск каласы татар хатын-кызлары һәм Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә «Каз өмәсе» традицион йола бәйрәмен үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Гайнетдиновага сылтама белән хәбәр итә. Коллективлар үзара каз мамыгы йолку һәм каз итен эшкәртү осталыгында ярышты. Чара татар халык җырларын башкару белән үрелеп барды.