Кара песи гаепле: Татарстанда биш япь-яшь кыз авариягә очраган, спортчы кыз һәлак булган
24 ноябрь төнендә Татарстанның Тәтеш районы трассасында «Лада Калина» машинасы йөртүчесе, 19 яшьлек Карина идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә. Бу – якынча фараз. Машинадагы бер пассажир кыз, 19 яшьлек спортчы Милена Малюшкина урында ук үлә, ике пассажирның умырткасы сына, аларны хастаханәгә алып китәләр.ә шофер кызны һәм зыян күргән тагын бер пассажир кызны амбулатор дәвалануга җибәрәләр. Әлеге авария турында тулырак «Комсомольская правда – Казань» сайты яза.
Кич, соң гына укырга киткәннәр
Халыкта «Кара песи юл аркылы чыкса – бәла килә!» дигән әйтем бар. Ул кичтә – биш дус кыз Яшел Үзәннән күрше Тәтеш районына юлга чыккач та нәкъ шулай була. Кызларның барысы да Тәтеш гражданнарны яклау көллияте студентлары. Ә пассажирларның берсе – Татарстанда билгеле спортчы Милена Малюшкина. Фаҗига булган төндә кызлар укырга юл тота, тик берсе өчен ахыргы пункт морг, ә калганнары өчен хастаханә була…
Милена Малюшкина
Фото: © Яшел Үзән районы матбугат хезмәте / "Комсомольская правда – Казань" сайты
«Нигә аларны әти-әниләре чыгарып җибәрде икән? Кичке 10 булган бит инде, урамда дөм караңгы! Күрәсең, идарәне югалтып әйләнеп капланганнардыр», – дип сөйләгән Тәтеш районының 4 нче спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов.
«КП-Казань» сайтына билгеле булганча, ул төндә кызлар утырган машина каршысына кара мәче чыга. шофер кыз аны урап узарга тели, тик идарәне югалта. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп каплана. Экстрен хезмәтләр изелеп беткән машинадан Миленаны һәм зыян күргән башка кызларны чыгара.
16 яшьлек Б. Ксениянең (балигъ булмаган кызның исеме үзгәртеп бирелә) һәм 19 яшьлек С. Еленаның умырткасы сынган. К. Карина һәм Г. Энҗенең баш мие селкенгән, шулай ук күпсанлы имгәнүләре бар.
«Алар арасында иң авыр хәлдәгесе – Карина. Ул хәзер ДРКБда ята. Кызга күптән түгел операция ясаганнар. Аның умырткасы сынган. Ленаның да умырткасы сынган. Аны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр. Карина һәм Энҗе өйләрендә дәвалана. Икесе дә имгәнгән һәм баш миләре нык селкенгән», – дип сөйләгән Тәтеш гражданнарны яклау көллияте класс җитәкчесе Светлана Миронова.
«Эх, әйбәт кыз иде...»
Милена Малюшкинаның тренеры Рәшит Габдрахманов сөйләгәнчә, алар Милена белән күптән таныш булган. Укытучы аны көчле һәм сәләтле, республика спортында өметле укучы буларак искә ала. Әмма, юл аркылы кара мәче чыккан төндә бөтен өметләр дә чәлпәрәмә килә.
«Мин аны әле көллияткә укырга кергәнче үк белә идем. Эх, әйбәт кыз иде – мәрхәмәтле, сөйкемле. Мин аны беренче тапкыр ярышларда күрдем. Ул вакытта аның матур йөгерүенә коллегалар белән бергә сокланып торган идек. Вакыт узгач, ул миңа тренировкаларга йөри башлады. Аның кебек көчле һәм тырыш спортчы очратканым булмады. 400 метрга чабу буенча яшьтәшләре арасында Татарстанда иң яхшы рекорд аныкы иде», – дип исенә ала остазы.
Тренер сүхләренчә, ул Миленаны үләренә берничә көн кала күргән. Милена бик бәхетле күренгән, киләчәккә планнар төзегән. Тик, ул планнарга гына чынга ашарга насыйп булмый. «Комсомолка» һәлак булган кызның якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.