Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Ркаил Зәйдулла: «Сөембикә язмышын искә төшергәндә татар ирләре оялырга тиеш»

0 67
Ркаил Зәйдулла: «Сөембикә язмышын искә төшергәндә татар ирләре оялырга тиеш»

Сөембикә кем ул? 

Берничә ел элек үткәрелгән “Имя России” дигән телевизион конкурста Александр Невский беренче урынны алган иде. Югыйсә аны кем хәтерли? Урысларның милли каһарманы буларак тарихта нинди эз калдырган? Урыс елъязмаларын укыганда ул югыйсә Бату ханның тугрылыклы яраны буларак кына күз алдына килә. Халык тарихи чыганакларны укымый. Александр кенәзне ул шул исемдәге кинофильм буенча хәтерли. Анда исә ул көнбатыш илбасарларын җиңүче буларак сурәтләнгән. Әлеге сугышта төп көчне татар җайдаклыры тәшкил итүе турында, әлбәттә, фильмда сүз юк. 

Һәр милләт тарихи мифларга мохтаҗ. Һәм гадәттә тарихи шәхес белән мифик каһарман арасында аерма шактый була.

Сөембикә исеме белән аталган опера сәхнәдә куелгач, әлеге шәхес хакында матбугат битләрендә күп язылды, халык арасында байтак сөйләнде. Асылда барысы да Сөембикәнең “назга сусаган хатын” буларак сурәтләнүенә ризасызлык белдерде. Назга сусау да гаеп түгел, билгеле. Ләкин Сөембикә бит шул сыйфаты белән тарихка кермәгән. Ул иң беренче нәүбәттә татар дәүләтчелегенә килгән фаҗиганың чагылышы буларак безнең аңда яши. Дәүләт бәйсезлеге өчен ахыргача көрәшкән, шул юлда корбан булган ханбикә безнең күңелләрдә милли азатлык символына әверелгән. Шуңа күрә әлеге дәүләт эшлеклесен шәхси тормышында гына бәхетсезлеккә юлыккан бер хатын итеп сурәтләү күпләрдә ризасызлык уята.  

Тарихи шәхес буларак кем булган соң Сөембикә? Безгә килеп җиткән мәгълүматлардан аның сурәтен үк димим, чалымнарын ничек күзаллап була?

Нугай морзасы (соңрак Нугай Урдасының бие) Йосыфның кызы Сөембикәне 1533 елда Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. Алтын Урда ханы Тимер Котлыг нәселеннән Ханкирмәндә (Касыйм шәһәре) көн итүче Җангали Мәскәүнең тыкшынуы нәтиҗәсендә Казан тәхетенә менә. Өйләнешү дә Мәскәү рөхсәте белән була. Бу вакытта Сөембикә әле уналты-унҗиде яшьләрдәге кыз. Һичшиксез, биредә Зифа Кадыйрова романнарында сурәтләнгән мәхәббәтнең эзе дә юк, әлеге өйләнешү сәяси исәп-хисап нәтиҗәсе. 

Сөембикәнең чибәрлеге өстенә бик акыллы һәм белемле булуы турында урыс елъязмаларында хәбәрләр калган. Әлбәттә, ул дәүләтенең чит илгә бәйле булуын теләмәгән, иренең дә Мәскәү сүзеннән чыкмавына гарьләнгән булса кирәк.

Җангали бәйсезлек тарафдарлары кулыннан үтерелгәннән соң, Гәрәйләр нәселеннән Сафа хан яңадан тәхетне яулап ала. Гаярь, һәрвакыт Казан йортының бәйсезлеген яклаган әлеге хан күпмедер вакыттан соң Сөембикәгә өйләнә. Һәм, әлбәттә, Мәскәүдән әлеге гамәленә рөхсәт сорап тормый. Ханнар без түгел, Сафа ханның аңарчы да хатыннары була, ләкин иң гаҗәбе, Сөембикә бераздан аның иң сөекле хатынына әверелә. Юкса, баш хатын булып шәригать буенча беренче никахланганы саналган. Бу хәлне алар арасындагы мәхәббәт белән генә аңлатып буладыр. Сафаның Сөембикәдән туган улы тәхет варисы булып калуы да, Казаннан сөрелгәндә бичара бикәнең ире каберендә кан егълавы да шул хакта сөйли. 

Әдәби әсәрләрнең күбесендә – ә тамашага әйләнгәннәрендә бигрәк тә – мәхәббәт темасы үзәктә тора. Сәхнәнең үз кануннары. Әмма опера авторлары Сафа Гәрәй белән Сөембикә мәхәббәтен инкяр итеп (янәсе Сөембикәне тагын тәхеткә кияүгә биргәннәр), Сөембикә белән Кошчакның (урыс елъязмаларында Кощак, шуңа күрә аны татарчага Кошчак дип тәрҗемә итәләр. Әмма бу дөрес түгел, аның чын исеме Кузычак булган) гөнаһлы мәхәббәтен (дөресен әйткәндә, уйнашын) нигез итеп алган. Ләкин тарихи дөреслеккә туры киләме бу? Әлеге “мәхәббәт” турында хәбәр татарларга, мөселманнарга каршы искиткеч нәфрәт хисе белән сугарылган “Казанский летописец” әсреннән башка бер генә тарихи чыганакта да юк. Бу урында Михаил Худяковның әлеге мәсъәләгә карашын да искә төшереп китү урынлы булыр: “Казанский летописец” авторы бу вакыйгага “Кузычак угланның ханәш белән уйнаш мәхәббәте турында” дигән бүлек багышлаган. Ул анда Кузычак угланны Сөембикәнең сөяркәсе буларак сурәтли. Бу хәбәргә ышанмаска нигез бар, биредә тарихи фактны түгел, ә бетмәс-төкәнмәс фантазиягә ия булган авторның гадәти ялганын җиңел күрергә мөмкин. Сөембикәнең үз сөяркәсен хакимлек итәргә чакыруы гайре табигый хәл. Эш киресенчә булырга тиеш: Үтәмешне (Сөембикәнең улы – ред.) хан итеп нәкъ менә хан чирүе игълан иткән, һәм Кузычак хакимиятне Сөембикәгә тапшырган. Кырымнарны тәхеткә 1546 елда ук Сафа хан якынайта, һәм идарә һәмишә алар кулында кала.”

Шунысы да бар, сүз бит француз короле Ундүртенче Людовик сарае турында түгел, урта гасрылардагы мөселман дәүләтенең идарәсе турында бара. Әгәр зина гөнаһын сизсәләр, дин әһелләре, Сөембикә белән Кузычакның дошманнары тавыш кына түгел, шунда ук фетнә күтәрерләр иде. Һәм бу башка чыганакларда теркәлми калмас иде. Аннары Кузычакның чукынырга теләмичә үлемгә баруын искә төшерик. Зиначы мондый адымга бара аламы? Үзен чын мөселман дип санаган кеше генә иманы хакына башын кискәгә куя.

Сөембикә дә, аның таянычы булган Кузычак углан хөкүмәте дә Мәскәү белән тыныч яшәргә телиләр. Шул теләкне җиткерер өчен Бакшанда җитәкчелегендә илчеләр дә юллыйлар. Ләкин анда илчеләрне, кулга алып, төрмәгә ябып куялар. “Илчегә үлем юк” безгә генә изге сүз. Мәскәү сугышырга, Казан илен тулаем яулап алырга ашкына. Һәм, ниһаять, 1550 елның башында күп санлы гаскәр Казанны камап ала. Урыс елъязмалары буенча, көннәр кинәт җылынып киткәнгә (февраль аенда!) яу уңышсыз тәмамлана. Ләкин Шәрифинең (Кол Шәриф дип фаразлана) “Зафәрнамә”сендә дошман гаскәре Казан халкының батырларча каршы торуы сәбәпле кире кайтып китә. Әлеге каршы торуда Сөембикәнең дә роле зур була.

Бер елдан соң Мәскәү шымчылары Казанда фетнә куптара, Кузычак үз яугирләре белән гаиләсен, мал-мөлкәтен ташлап шәһәрдән качарга мәҗбүр була. Бу вакытта инде Казан ханлыгы камалышта, шуңа да бер кичүдә Кузычак та әсирлеккә төшә, аны Мәскәүдә җәзалап үтерәләр. 

Казан үзенең котылгысыз фаҗигасына якынлаша. Биләр, морзалар ханбикәне илбасарларга биреп, аның белән әллә ничә көймәдә мал-мөлкәт җибәреп, Казанны саклап калырга тели. Әмма җаныңны сатып исән калудан ни мәгънә? Моны Явыз Иван бик яхшы аңлаган. Сөембикәне үзләренә тапшыруны һәр таләбендә шарт итеп куя ул. Үзенең кат-кат Казан өстенә килүенә дә Сөембикәне сәбәпче итеп, Йосыф бигә ул болай язган: “Сафа Гәрәй хан үлгәч тә, кызың кырымнар һәм казаннар белән берләшеп, безгә зур әшәкелекләр кылды. Менә шул әшәкелекләр өчен без үзебез Казан өстенә йөрдек. Үзебезнең Казан йортыбызны алыр өчен күп гаскәр җибәрдек.”

Сөембикәнең “әшәкелеген” ул (оригиналда “грубость”), әлбәттә, татар дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәшүдә күрә.

Казан ханлыгының дәүләт тоткан ирләре, Мәскәү таләбенә буйсынып, Сөембикә белән Үтәмеш сабыйны гына түгел, Кузычакның гаиләсен дә илбасарлар кулына тапшыра.

Сөембикәне улы белән Нугай йортына кайтару турында Йосыф би дә, башка нугай морзалары да Явыз Иваннан күп тапкырлар үтенәләр. Ләкин Иван бәхетсез ханбикәне ирексезләп Шаһгалигә кияүгә бирә: “Сезнең йолагыз буенча да ул аңа тиешле.” Янәсе, тол калган хатын мәрхүм иренең туганына кияүгә чыгарга тиеш. Татар йоласын яхшы белгән Иван, һәм аны үз файдасына бора белүдә дә аңа тиңнәр булмаган.

Шаһгалинең Сөембикәне җәберләп торуы турында хәбәрләр Нугай йортына да барып ирешә. Морзаларның Мәскәү кенәзе белән алышкан хатларында бу хакта шактый язылган. Иван, әлбәттә, ир белә хатынның тату торуы хакында тәкърарлый. 

Урыслар Казанны алгач, Сөембикәнең манарадан ташлануы хакында риваятьне күпләр беләдер. Минемчә, бу легендада тарихи дөреслек бар. Сөембикә гарьлеккә, җәбер-золымга түзә алмыйча, Казанда түгел, Касыймда манарадан ташланмадымы икән? Шаһгали төрбәсендә ташына берни дә язылмаган кабер бар. Шәригать буенча, үз-үзенә кул салганнарны уртак каберлеккә җирләмиләр. Әмма затлы нәселдән булган ханбикәне каядыр читкә күмәргә дә Шаһгали, күрәсең, җөрьәт итмәгән. Шуңа күрә ташына дога да уймыйча, мәрхүмәнең исемен дә язмыйча гаилә төрбәсенә җирләгәннәрдер. Ләкин инде без моны тәгаен белә алмабыз. Касыймдагы төбәк тарихчылары әйтүенчә, әлеге төрбәдәге барлык сөякләрне узган гасырда ук Мәскәүгә алып киткәннәр, имеш. Һәм шунда аларның эзе югалган.

Сөембикәнең язмышы татарны беркайчан да битараф калдырмаган. «Сөембикә бәете»н генә хәтерлик: «Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем? Күңелем моңлы, күзем яшле, үзем әсир, углым ятим». Шушы ук ачыргалану «Казанская история»дәге «Сөембикә еглавы»нда да чагылыш тапкан.

Ханбикәне озатканда елап калган гади халык Сөембикә һиҗрәтен нәкъ менә дәүләтчелекне югалтуга тиңләштергән.

Сөембикәнең якты сурәте гасырлар үтсә дә халык хәтерендә җуелмый. Сирәк шәхесләргә генә мондый өлеш тия. Безнең өчен Сөембикә инде символга әверелгән. Ул татар халкының олы фаҗигаләр кичереп тә исән калуын, үлемсезлеген гәүдәләндерә. 

Сөембикә тоткынлыкка дучар ителә, ләкин буйсынмыйча, баш имичә намус белән дөньядан кичә.

Иң гаҗәбе, аның исемен каралтырга тырышучылар да үз арабызда табыла тора. Хәтерләсәгез, «Мирас» журналында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән Әхмәт Сәхапов болай язып чыккан иде: «Милли дәүләтне юк итүдә Мәскәү патшалыгының бөек кенәзе Иван Грозный гаскәрләре генә түгел, бәлки, Касыйм ханы Шаһ Гали һәм аның хатыны Сөембикә ханбикә кул астындагы гаять көчле Татар Армиясе дә гаять зур роль уйнады. Гәрчә, безнең кайбер тарихчыларыбыз, бу реаль фактны «идеология пәрдәсе» белән каплап, аны башкача аңлатырга тырышсалар да (кайберәүләр фаҗигале язмыш кичергән Сөембикә ханбикәне хәтта Жанна д´ Арк дәрәҗәсенә тиңләргә омтылалар), хәзер инде кырыс чынбарлыкны мондый «чаралар»белән генә «төзәтеп, «ямап, «үзгәртеп» булмый» (№8, 2003ел). Әлеге журналда Сөембикәне Казанны алырга килүдә гаепләп «әдәби» әсәрләр дә дөнья күрде: Фирдәвес Зарифның «Урман, таулар шаһит» опусы (№10, 2002ел), Кави Латыйпның «поэмасы» (№10, 2003): «Сөембикә, элеккеге ханбикә, Шаһгали белән бергә, газиз Казанымызга яу белән килә икән».

Күптән түгел Фатих Сибгатуллинның «Татары и евреи» дигән китабы нәшер ителде. Сөембикәгә ул монда рәхәтләнеп урыс телендә яла яга: «Сююмбике была властолюбивой и своекорыстной женщиной. Жажда власти затмевала все. Зачем ей нужна была власть ( ?! – Р. З.), почему она после смерти мужа не уехала в Ногайскую Орду? (...) Почему ее не поддержал отец? Почему не поддержали иные ногайские татары?» кебек наив һәм риторик сораулардан соң нәтиҗә чыгарыла: «По-видимому, царица была достойна такого отношения к себе – многое свидетельствует о ее непорядочном поведении как мусульманской женщины».

Мөгаен, каһарман хатынның дошманы алдында тез чүкмәве, соңгы сәгатенәчә үз иманына тугры калуы мәсләксез, җил уңаена бөгелә торган ир-атларның эчен пошырадыр. Югыйсә, Сөембикә язмышын искә төшергәндә без, татар ирләре, гарьләнергә үк дип әйтмим, оялырга тиеш бит. Тик ояты качканнардан ни көтәсең?

 Октябрь, 2018 

 “Сунар” китабыннан




Казань

В России открылись пункты оценки для участников отбора на программу «Время героев»


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Путешествовать по России в майские праздники будут 2,8 миллиона туристов

В России открылись пункты оценки для участников отбора на программу «Время героев»

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград

​Пункты для тестирования бойцов СВО для участия в программе «Время героев» начали открывать в России

Новости Казани

Столица двинулась на «Восток»: чем занимаются путешественники на трассе М-12

Куда сегодня можно улететь из столицы Татарстана

Путешествовать по России в майские праздники будут 2,8 миллиона туристов

В Мордовии пройдёт IX Интеллектуальная олимпиада ПФО среди студентов


В Татарстане заметно подорожал бензин АИ-98

Большая вода паводка-2024 выявила множество проблем в России

В Железнодорожном районе ряд домов, школа и детский сад останутся без горячей воды

6% россиян хотят посетить Псков на майских праздниках – исследование


Прокуратура заявила о задержке восьми рейсов с 1 тыс. пассажиров в Норильске

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 

В Татарстане ожидается до +23 градусов и дождь

В Железнодорожном районе ряд домов, школа и детский сад останутся без горячей воды


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поздравил подписчиков с Днем родного языка и днем рождения Тукая


Частные объявления в Казани



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Пианист из Электроуглей получил областную премию

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Вячеслав Бутусов и Юлия Пересильд выступят фестивале «Дикая Мята» с 14 по 16 июня


Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

П’ять українок отримали суперниць в основі турніру WTA 1000 в Мадриді: результат жеребкування

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery