Башкортстанның Иштирәк мәктәбе укучылары «Орчык өмәсе»ндә катнашты
0
33
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 19 мартта Башкортстанның Илеш районы Иштирәк авылының төп белем бирү мәктәбендә зур фольклор бәйрәме үткәрелде. Анда кунак итеп «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Карабаш мәдәният йорты каршында эшләп килгән «Сәрвиназ» бүлекчәсе әгъзалары чакырылган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Ак калфаклы апаларыбыз укучы балалар белән берлектә, «Орчык өмәсе» уздырды. Өмәдә катнашучы балалар үзләре дә сарык йоныннан җеп ясау серләренә төшенде. Бергәләп төрле уеннарда зур теләк белән катнаштылар. Укучылар да җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте.