Болгарда егетләр өчен Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана
0
89
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак. Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегендә узачак. Слетның географиясе киң: әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк. Форумда катнашучылар җиде көн дәвамында остазларның кызыклы лекцияләрен тыңлаячак, мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда, тренингларда, семинарларда катнашачак, хәзерге заман мөгаммәләтен һәм ислам финансларын үзләштерәчәк. Теоретик материаллар айкидо һәм капоэйр, кылыч белән эш итү осталыгы буенча дәресләр белән үрелеп барачак. Чара Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә «үзле» сыйфатны — үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.