Чаллыда 35 яшьлек табиб вафат булган
0
65
Чаллыда билгеле табиб, Кама балалар медицина үзәгенең анестезиолог-реаниматологы Артем Курбатов вафат булган. Аңа 35 яшь иде. Бу турыда үзәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте. Артем Курбатов бу үзәктә 2017 елдан бирле эшли. Ул бик белемле белгеч иде, дип искә ала хезмәттәшләре һәм нәни пациентларның әти-әниләре. Артем Курбатов Ижевск дәүләт медицина академиясен 2003 елда тәмамлаган. Татарстанга килгәнче ул Свердловск өлкәсендә, Удмуртиядә «анестезиолог-реаниматолог» булып эшләгән булган. Мәрхүмнең үлеменең сәбәбе әлегә хәбәр ителми. Экспертиза нәтиҗәләре көтелә, диелә бу хәбәрдә.