Менделеевск районында Милли мәдәниятләр фестивален үткәрделәр
0
103
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Менделеевск районы Бәзәкә авылы Мәдәният йорты базасында Милли мәдәниятләр фестивале узды. Тамашачылар «Җиңү көне» җыры астында аягүрә басып кул чапты, Ватаныбыз өчен сугышта һәм тылда җиңүне якынайтучылар өчен хөрмәт һәм горурлык белдерде. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Фестивальдә Ижевск, Турай, Псәй, Тойгуҗа, Тат.Әхтиал, Тат.Тәкәш, Бәзәки, Камай, Тойма мәдәният йортлары, С. Гассар исемендәге Мәдәният сарае иҗат коллективлары катнашты.
Фестивальне «ТР Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе» МКУ җитәкчесе Е.В.Шиһапова, «Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУК директоры Р.С.Фәрхетдинова оештырды.