«Ирене ертылган, тешләре сынган»: 12 яшьлек кызга урамда шешә белән сукканнар
22 мартка каршы төндә 12 яшьлек кыз бала тынычландыра торган дарулар ярдәмендә генә йоклап китә алган. Яшүсмер кыз һаман да шок хәлендә. Җомга көнне кич белән мәктәптән кайтканда, аның артыннан билгесез бер ир-ат йөгереп килеп, йөзенә шешә белән суккан. Баланың ирене ярылып, кан ага башлаган. Бу хәл Иркутскида булган.
– Һөҗүм иткән кеше бер сүз дә әйтмәгән. Кызыма китереп суккан да кире китеп барган, – дип сөйли «КП-Иркутск» корреспондентына кызның әнисе Ирина. – Карина кычкырырга да өлгермәгән. Ул – спортчы, тхэквондо буенча Иркутск өлкәсе җыелма командасы әгъзасы. Бу – аңа егылмаска ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Бәлки, шуңа күрә тирә-юньдәге кешеләр ир-атның аңа һөҗүм иткәнен аңламаганнардыр да һәм аны тоткарларга тырышмаганнардыр.
Мәктәп укучысына юлдан үтеп баручы ярдәм иткән, ул аның йөзендә кан күреп алган. Ул аның телефоныннан әнисенә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр иткән.
– Кызымның ирененә эчке яктан 3, тышкы яктан 1 җөй салдылар. Кичкә кадәр без полиция хезмәткәрләре белән сөйләштек, ә икенче көнне яңадан хастаханәгә килдек. Каринаның аскы алгы тешләре сынып төште, ә өске тешләре авырта башлады, – дип уртаклаша Ирина.
Полиция тикшерү эшен башлаган.