Мы в Telegram
Добавить новость
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012 Ноябрь 2012 Декабрь 2012 Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014 Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Бүгенге Сәхибҗамаллар Питерда татар театры ача – булышчы да, каршы булучы да үз татарыбыз

0 157
Бүгенге Сәхибҗамаллар Питерда татар театры ача – булышчы да, каршы булучы да үз татарыбыз

Ниһаять, без Питерны үзебезнең татар шәһәре дип атый алабыз – һәвәскәрләр тырышлыгы белән, анда театр ачылды. «Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры инде дүртенче спектаклен чыгарды. «Йөрәк сере» спектакле халык театрының соңгы спектакле булмасын иде.

«Без бүгенге көндә тел, милләтебез турында сөйлибез. Театр булмаса, нинди тел булырга мөмкин?» – дигән иде Рөстәм Миңнеханов Кариев театры бинасы ачылу тантанасында ясаган чыгышында.

Туфан Миңнуллин кая гына барса да: «Театры булмаган шәһәр ул – шәһәр түгел, «населенный пункт», – дип әйтә торган булган.

А.Н. Островскийның «Театрдан башка милләт юк» («Без театра нет нации») дигән сүзләре бар.

Санкт-Петербургтан – Россиянең театраль Мәккәсеннән татарча спектакль карап кайтып барганда, шушы шәхесләрнең шушы фикерләре башымда әйләнде.

  • Язмамның башында ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәсем килә: «Былбыл» татар халык театрының «Йөрәк сере» һәм, бәлки, башка спектакльләрен дә Казанда күрсәтәсе иде. Килдеме – килде, дип кенә түгел, Татарстанның барлык театр белгечләрен чакырып, зурлап күрсәтәсе иде. «Былбыл»ларга бу – зур ярдәм һәм рухи таяныч булыр иде.

Сиринә Зиннурова: «Бәлки, бу спектакль соңгысы да булыр»

«Былбыл» театрының идея авторы, оештыручысы, режиссеры һәм артисты Сиринә Зиннурованың моңсу гына итеп: «Бәлки, бу спектакль соңгысы да булыр», – дигәнен ишеткәч, мин театр карарга Питерга юл тоттым, дөресрәге, «Татмедиа» мине шушы спектакльне карарга махсус җибәрде. Шулай итеп, Питерның данлыклы Мариинка, Александр театрына түгел, үзәктән шактый читтә урнашкан, метродан төшкәч тә шактый тәпиләргә кирәк булган «Рыбацкий» мәдәният йортына спектакль карарга килдем.

«Былбыл» театры француз язучысы Робер Томның «Сигез хатын-кыз» («Huit femmes») пьесасы буенча «Йөрәк сере» спектакленә алынган. Француз әсәрен рус теле аша театрның сәнгать җитәкчесе Сиринә Зиннурова үзе тәрҗемә иткән.

Белешмә: «Восемь любящих женщин» – Мәскәүнең Малый театр хитларының берсе. Театрда ул 8 ел бара, үткән елда ук аның 100 тапкыр уйналуы хәбәр ителгән иде. Сүз уңаеннан, рольләрнең берсен – Сюзонны – татар кызы Дарья Минһаҗетдинова башкара. Спектакль, шулай ук, Моссовет театрында, Сатира театрында, Владимир, Иркутск, Пермь, Новосибирск, Краснодар театрларында куелган.

Спектакльнең Татарстан театрларында, аерым алганда, татар театрларында куелуы турында мәгълүматым юк.

«Йөрәк сере»: француз атмосферасы, татар теле

Санкт-Петербург метрополитенының яшел линиясе буйлап иң соңгы станциягә кадәр барасың, аннары, озак кына, аллея буйлап Нева ярына кадәр төшәсең. Шуннан Нева яры буйлап озак кына барасың. «Рыбацкий» мәдәният йорты – тыйнак кына бина, әмма биредә яхшы күңелле кешеләр эшли – аренда-фәлән өчен акча да сорамыйча, татар театрын сыендырганнар.

Зал зур түгел, 200ләп урын булдымы икән – спектакль башланганда, ул аншлаг белән тулган иде инде. Залга кергәч тә иң элек коллегамны – Казан журналисты, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Расиха Фәизованы күреп алдым. Мин журналист булып спектакль карарга килсәм, ул, әни булып, кызы Гүзәл Исмәгыйлеваның уенын карарга махсус килүе икән. Шулай итеп, почетлы беренче рәттә без утырдык. Чөнки почетлы рәттә Санкт-Петербург татарларының рәсми һәм иҗтимагый оешмаларының җитәкчелеге юк дәрәҗәсендә иде. Ул теманы соңыннан дәвам итәрмен. Әлегә спектакль турында.

Тамашачыларга програмкалар тәкъдим ителде. Спектакль алдыннан күтәренке кәеф теләгән тавыш та яңгырады. Барысы да тиешенчә.

«Йөрәк сере» – детектив спектакль. Пьесаның төп герое үзе сәхнәдә юк. Әмма вакыйгалар аның тирәсендә бара. Спектакльдә 8 хатын-кыз – төп геройның хатыны, ике кызы, сеңлесе, хатынының әнисе (әби), балдызы, няня, горничная катнаша. Йорт хуҗасы Марсельне кем үтергән? Һәрберсенең аны үтерергә сәбәбе дә бар кебек.

Режиссер театрда уйнарга кем ризалаша – шуның белән эшләргә мәҗбүр. Әмма шулай булуга карамастан, рольләр гаҗәеп оста бүленгән: режиссер бик җентекләп кастинг үткәргән, диярсең. Рольләрне Ландыш Шәфигуллина, Флорида Хәмидуллина, Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова, Розалия Кәрамова, Гүзәл Исмәгыйлева, Айгөл Моратова, Сиринә Зиннурова башкара.

Иң элек тәрҗемәнең камиллегенә игътибар иттем: җөмләләр гарип түгел иде. Алай гына да түгел, татар теленең рус теллеләргә катлаулы булган «ң» кебек хәрефләрен җиренә җиткереп әйтә алмаучылар өчен, текстны җайсыз сүзләрдән арындырып төзергә дә туры килгән. Шуңа күрә берәүнең дә теле кайтыш ишетелми – барысы да бер дәрәҗәдә диярлек камил текстлар сөйли.

Икенчедән – атмосфера. Кайчандыр Татарстан һәм Башкортстаннан Питерга килеп төпләнгән ханымнар һәм туташлар мәдәни башкала затлылыгын үзләренә сеңдереп, шушы затлы атмосфераны тамашачыга җиткерә алды –вакыйгаларның Франциядәге виллаларның берсендә Раштуа алдыннан баруына ышандык. Белмим, авыл тормышын ничек уйный алырлар иде – күргәнем юк, әмма французларны уйный алдылар.

Мин биредә үзешчән артистларга берсен икенчесеннән аерып бәя бирмим. Иң мөһиме – алар ансамбль була белде. Профессиональ театрларда да очраштыра торган хәл – арттырып җибәрү һәм «юрганны үзеңә тартып», тамашачы алкышын башкалардан күбрәк алырга тырышу юк иде. Һәвәскәр артистларның бер-берсенә хөрмәтеннән туган ансамбль бөтенлеге бар иде. Бер-берсенә ярдәмчеллек, ихтирам бар иде алар уенында.

Хәер, бер артистны гына аерып әйтәсем килә: тормышта гел зарланып торган, мыжык һәм беркатлы карт кыз Огюстина ролен башкарган Гөлниса Латыйпова температура белән сәхнәгә чыккан һәм гаҗәеп итеп уйнап, соңыннан котлаулар өлешендә дә батырларча басып тора алды. Рәхмәт сезгә!

Берьяктан – бозык, икенче яктан чыдам, ялгыз кызын саклау өчен канатларын җәйгән бәхетсез карчыкны уйнаган Розалия Карамова; матур, тәртипле, акчасыз егеттән йөккә узган Сюзонны уйнаган Айгөл Моратова; бозык һәм фәхеш Пьереттаны уйнаган Гүзәл Һадиева; тәкәббер Габины уйнаган Сиринә Зиннурова; тугры һәм итагатьле экономка/няня Шанельне уйнаган Флорида Хәмидуллина; әдәпсез һәм мәкерле асрау кызны уйнаган Ландыш Шәфигуллина; 15 яшьлек иркә үсмер кыз Катринны уйнаган Гүзәл Исмәгыйлевага рәхмәтләр чиксез.

Спектакльне алып баручы тугызынчы ханым Гөлсем Мирсәяпова да бар әле. «Ул безнең дублер да, суфлер да булды», – диделәр аның турында артистлар соңыннан.

Спектакль тәмам! Алкышлар, чәчәкләр, артистлар белән фоторәсемнәр…

«Шамил Абдулович кебек кешеләр күбрәк булса, әллә ниләр эшләргә булыр иде. Ләкин ул безнең – бердәнбер»

«Безнең «Робер Томның 8 ханымы татарча сөйләшә» дигән проектыбыз Татарстан грантын отты. Бу спектакль «Былбыл» театрының соңгы спектакле булган очракта да сезнең ярдәмегез җилгә очмый – безнең театр татар дөньясының тарихына керде», – дип мөрәҗәгать итте театрга ярдәм күрсәтүчеләргә театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова. Ул Санкт-Петербург татар-милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, меценат Шамил Алюшевны «Театрыбызның әтисе» дип таныштырды.

«Бөтендөнья татар конгрессы катнашында Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган «Идел-йорт» фестивалендә II дәрәҗә диплом алдык. Ул дипломны Камал театры сәхнәсеннән тапшырдылар. Тагын бер дипломыбыз бар – «Әстәгыфирулла» спектакле «Апас – Тәтеш – Буа – мәдәни дуга» фестивале дипломанты. Яхшы эшләдек! Тарихта калдык! Шамил Абдулович, сезнең кебек кешеләр күбрәк булса, әллә ниләр эшләргә булыр иде. Ләкин ул безнең – бердәнбер. Безнең җыелуыбыз театр түгәрәге кебек кенә. Менә шушы грантка язып карарга уйлагач, безгә юридик зат булып, Ленинград өлкәсенең Гатчино районы татар-башкорт җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Норов ярдәмгә килде. Шулкадәр ышаныч – Ильяс абый миңа бухгалтериясе ачкычын бирде. Без аңа бик рәхмәтлебез, ни кызганыч, үзе бүген килә алмады. Шундый аксакалларыбыз барында телебез югалмас, милләтебез адашмас, дип өметләнәбез. Спектаклебездәге Пьераттаның сүзләрен кабатлыйм: «Ирләрне үтерергә ярамый». Ирләребезне саклыйк, гүзәл ханымнар. Ирләрегез сезне сакласыннар», – диде ул.

Сиринә ханым: «Шамил Садыйков белән бәйләнешкә кергәч, ул безгә журналист җибәрде», – дип, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Халык театрында катнашкан артистларның һәммәсе дә, алга таба театр яшәсә, катнашырга теләүләрен әйттеләр. «Мин килгәндә, рольләр бүленгән иде инде. Мине, Шанельне уйнарга киләсеңме, дип чакырдылар. Бөтенебезнең рольләре үзенә туры килеп торды. Ролем чын үземнеке кебек булды. Мин үзем дә оныгымны үстергән кеше», – диде Туймазыдан килеп гомере буе Питерда яшәгән Флорида Хәмидуллина. «Миңа грим да кирәкмәде. Минем яшемә әби роле килешеп торды. Монда уйный башлагач, татарча җүнлерәк сөйләшә башладым», – дип сүзгә кушылды Питерга бик күптәннән Уфадан килеп урнашкан Розалия Кәрәмова.

Әле генә сәхнә тоткан һәм чәчәкләр кабул иткән артистлар тиз арада декорацияләрне җыеп, сәхнәне бушатып та куйдылар. Әйе, артистлар, гримерлар, костюмерлар гына түгел, аларга үзләренә сәхнә эшчесе булырга да туры килде.

Театрның оешу тарихы: фатирда ясалган репетицияләр

Спектакльнең сәхнә өлешеннән соң, аның «сәхнә артын» тасвирлауга күчим, дөресрәге, аның оешу тарихы – җитәкчесенең ишекләр кагып йөрү тарихы булачак.

Сиринә Зиннурова: «Карантинда безне бер айга өйгә утыртып куйдылар. Шунда интернетта тегесе-монысы карала. Татар тормышына кагылышлы яңалыкларны да карыйм. Ул яңалыкларда тегенең-моның кырына басып фотога төшәләр дә: «Без татар телен саклыйбыз, татар мәдәниятен үстерәбез», – диләр. Монда театр юк бит, дигән уй керде. Катлаулы декорацияләр кирәкмәгән, аз кешелек пьесалар эзли башладым.

Уфада студент чагында театрларга гел йөрдек – тулай торагыбыз Гафури театры янәшәсендә генә иде. 70 тиенгә билет алабыз да, икенче ярустан спектакль карап, бөтен репертуарны белеп бетердек. Интернетта эзләнә торгач, Гафури театрының «Эх, күгәрченкәйләрем» спектакленә (Флорид Бүләков пьесасы. Камал театрында һәм Татарстандагы халык театрларында «Әбиләргә ни җитми?» исеме белән куелды. – авт.) барып чыктым. Анда 4 хатын-кыз уйный, берсе сөйләшми. Сөйләшмәгән әби урынына татарча белмәгән кызны яткырып куйдык. Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова һәм мин уйнадык. Бер ир-егет кирәк иде – аны да таптык – Рөстәм Сибагатовны ризалата алдык. Ул – спектакльдәге бердәнбер иркәебез. Репетицияләрне минем фатирда ясадык. Әзерләгәч, аны тамашачыга күрсәтергә кирәк бит инде – эшләп карадың да таралыштың түгел...»

Менә шунда «Хождение по мукам» башлана да инде: Сиринә ханым татарларга бәйле бер оешмага барган, икенчесенә, өченчесенә... Аңа Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегенә, Санкт-Петербург татарларының милли-мәдәни автономиясенә барырга киңәш иткәннәр. Сиринә ханым кая гына барса да, башта хәтта сөенеп каршы алсалар да, нәтиҗәдә милли-мәдәни автономиядән генә күпмедер таяныч алуга ирешкән, дөресрәге, автономия рәисе урынбасары Шамил Алюшев белән бергәләп, үз акчаларына зал арендалап, спектакль күрсәткәннәр. Афишалар чыгарып, хәтта спектакль алдыннан кофе-брейклар белән ясаганнар алар спектакльне. Тамашага 120 кеше килгән. «Мондагы чараларга ул кадәр кеше җыелмый», – дип искә алалар ул спектакльне.

«Аяклар тыпырдатып алкышладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Режиссеры Казаннанмы икән, дип тә кызыксындылар. «Мине дә театрыгызга алыгыз», – диеп тә килделәр. «Әллә эшләп карыйммы икән?» – дим. Шамил Абдулович та хуплады», – дип искә ала ул чакларны Сиринә ханым.

Ул Санкт-Петербургның мәдәният комитетына шалтыратып та ярдәм сорап караган. Рәсми хатлар булса, бина табу өчен ярдәм дә вәгъдә иткәннәр – берәр мәдәният йортында эшләү мөмкинлеге булуын әйткәннәр. Бик канатланып, рәсми кешеләргә барган. Әмма нечкәлекләргә кермичә генә шуны әйтә алам: рәсми кешеләрдән рәсми хат булмаган. Сиринә Зиннурова да тәфсилләп аңлатмыйча гына: «Мин Мәдәният комитетына бик рәхмәтлемен – алар мәдәният йортлары идеясен бирде», – дип рәсми хат темасын төгәлләде. 

Рәсми хат булмагач, аңа мәдәният йортларына үзе йөреп чыгарга калган. Күбесе: «Театр ул – декорацияләр, реквизитлар. Ансамбль булса, әле мөмкин булыр иде», – дип каршы килгән. Ниһаять, берсе – «Рыбацкий» мәдәният йорты – татарларны үз канаты астына алырга ризалашкан. Реквизитларны калдырмау шарты белән, әлбәттә.

Беренчесе артыннан икенче спектакль чыккан – «Әстәгыфирулла». Әлеге спектакльне «Буа – Апас – Тәтеш – мәдәни дуга» фестиваленә алып килеп, Апаста күрсәтә алганнар. Иганәчесе, әлеге дә баягы, – меценат, Питерның милләт аксакалы Шамил Алюшев булган.

Икенче спектакль чыккач, Аллаһның бер могҗизасы булып, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Илгиз Халиков (хәзер ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсен җитәкли. – авт.) ярдәм кулы сузган. Могҗиза дигәнем – ул бу театр барлыгын очраклы гына күреп алып, премьерга килгән, театрны дәртләндерерлек җылы сүзләр әйткән һәм «Идел-йорт» фестиваленә катнашырга чакырган.

Театрның өченче эше – Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча эшләнгән эксперименталь спектакль. Әлеге спектакльдә театрның яклаучысы-саклаучысы, меценат Шамил Алюшев та катнаша икән. Мин «Шүрәле» спектаклен язмада гына карадым. Аның куелышын гына түгел, инсценировкасын да бәяләр идем.

Мин биредә театр төзү чорындагы барлык мәшәкатьләрне язмыйм. Әмма кайбер эпизодлар миңа Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын күз алдына китерде. Театрны булдырмас өчен йөри бит әле анда татарның кадими байлары – хәтерлисезме?

  • Ә шулай да мине гаҗәпләндергән бер эпизодны язмый кала алмыйм. Театр дип хыялланып йөрүчеләр «РФ Президентының мәдәни инициативалар фонды» грантына заявка биреп карарга уйлаган. Ә беләсезме, ни өчен бу идея барып чыкмаган? Грант шартлары буенча өч оешманың раславы кирәк, ягъни, өч НКОның «татарларга театр кирәк!» дигән сүзе кирәк. Алардан акча да соралмый, бары тик имза гына. Театр шушы өч имзаны җыя алмаган. «Спектакль чыккач, төрле кешеләргә чакырулар җибәрәм, килмиләр генә түгел, хәтта чакыру өчен «рәхмәт» дип тә язмыйлар, чакыруны караганнары күренә, җавап юк», – дип әрни Сиринә ханым.

Татарстан грантына заявканы уңышка ышанмыйча гына җибәргән ул. Отканын белгәч, сөенүдән бигрәк коелып төшкән. Җитмәсә, артистларның кайберләре: «Француз әсәрендә уйнамыйм», – дип торып чыгып киткән. «Милли тормыш, авыл, әби-бабай кирәк», – дигән кайберләре. Кемдер, киресенчә, «Питер тамашачысы өчен бу – кызыклы» дип хуплаган. Кыскасы, киткән 3 кеше урынына яңа 3 кеше табылган. «Төрле милли чараларда татарча матур сөйләшкән кешеләр янына килеп чакырып та йөрдем», – ди Сиринә ханым.

Сиринә ханым әлеге спектакльгә төзәтмәләр кертү өчен режиссер җибәргән Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле. Әлмәт театры артисты, яшь режиссер Энҗе Сәйфетдинова, килеп, артистлар белән осталык дәресләре үткәргән.

ххх

«Дөрес эшләдекме икән тәрҗемә әсәренә алынып? Татар әсәрен алмаганга күрә, спектакльдә катнашудан баш тартучылар да булды», – дип сорап куйды миннән Сиринә Зиннурова.

Әлбәттә, иң беренче эш итеп тәрҗемәгә алынсалар, моны төрлечә бәяләп булыр иде. Әмма театр һәм артистлар өчен классик драматургиягә алыну – ул профессиональ үсеш баскычы, үзеңдә яңа мөмкинлекләр ачу.

Икенче яктан, театрда уйнарга теләүчеләрнең күпчелеге хатын-кыз, мин, мәсәлән, хатын-кызлардан торган труппа уйный алырлык 2 генә татар драматургиясе әсәрен беләм. Берсе – Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» моңсу комедиясе (анысын куйганнар. – авт.), икенчесе – Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасы. Бәлки, тагын да бардыр, әмма театрларда куелып халык театрлары өчен үрнәк булырдайлары – шулар гына. Тагын берәрсен оныткан булсам, гафу итәсез.

«Башта «Әниләр һәм бәбиләр» турында уйлаган идем мин, әмма аны чыгару өчен, декорациягә караватлар кирәк. Без аны мәдәният йортына кайдандыр алып ничек китерик тә, кайда саклыйк, дип уйладым. Болай да реквизитлар фатирымның балконында саклана», диде Сиринә ханым.

Театр хәтта Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына да алынырга уйлаган. Чөнки аларның Әлмәндәр картны уйнарлык артисты барлыкка килгән. Әмма сөенечләренә күз тигән – Әлмәндәрне уйныйсы абзый, вакыты юклыкка сылтап, баш тарткан. Шулай итеп, Питер Әлмәндәрсез калган...

«Кем белер кадереңне...»

Санкт-Петербург территориясендә 40 меңгә якын татар яши. Санкт-Петербург – Россиянең театраль мәккәсе. Әмма биредә татар театры юк. 100 ел элек булган, диләр. Ә менә көннәрдән бер көнне бер Сиринә һәм аның белән бергә юлга чыккан Гүзәл, Гөлниса, Флорида, Ландыш, Айгөл, Гөлсем, Розалияләр Питерны театрлы итәргә уйлаган. Барып чыгармы аларның хыял-омтылышлары? Татарларның үзара каршылыкларына бәрелеп челпәрәмә килмәсме?

Өчпочмак белән кунак сыйлау, чәкчәк бренды булдыру, читек кию, калфак кадап кую, «Әпипә» бию – болар бар да әйбәт. Әмма татарның теле дә барлыгын күрсәтә торган сәнгать төре – ул театр. Табигый юл белән ул театр туып килә икән, аңа җылы сүз әйтү, ярдәм кулы сузу – милләт өчен эшләү. Канатлары сынмасын иде бу ханымнарның һәм алар белән бергә Питерны татар театрлы итү хыялы белән янган ир-атларның.

Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның «Сәхибҗамал» дастан-поэмасыннан юллар хәтердә яңарды:

«Ил түрендә куылып йөри

фида җаннар, нәфис җаннар...

Бер тәрәзәдән моң агыла:

«Кем белер кадереңне и...

Сәхибҗамал,

Сәхибҗамал!»




Иркутск

Система видеонаблюдения "Ростелекома" готова к проведению государственной итоговой аттестации в 2024


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Пензе для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации установлено 800 видеокамер

«Ростелекома» установил 1222 камеры для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации в Оренбургской области

Вторая Мировая: день за днём. 12 января 1942 года. Двести пятый день Великой Отечественной войны

Правкомиссия по энергетике утвердила основные параметры КОМ НГО в ОЭС Сибири и Юга

Новости Иркутска

В Иркутской области увеличилось количество посещений учреждений культуры - Иркутская область. Официальный портал

«Ростелекома» установил 1222 камеры для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации в Оренбургской области

Под Новосибирском двое мигрантов украли нефть на 92 миллиона рублей

ИРКУТСКИЕ РОСГВАРДЕЙЦЫ ПРИСОЕДИНИЛИСЬ КО ВСЕРОССИЙСКОМУ ПОЛУМАРАФОНУ "ЗАБЕГ.РФ"


РОСГВАРДЕЙЦЫ ПОМОГЛИ ПОЖИЛОЙ ЖЕНЩИНЕ ВЫБРАТЬСЯ ИЗ ПОЖАРА В ПРИАНГАРЬЕ

МЧС установило причину пожара в пермском посёлке, где погибла мать и двое детей

Более 10 тысяч старшеклассников пройдут учебные сборы в текущем учебном году

Екатерина Гусева показала свою подросшую дочку: «Улыбки похожи»


В ВЕСЕННИЙ ПРИЗЫВ БОЛЕЕ 200 НОВОБРАНЦЕВ ИЗ ИРКУТСКОЙ ОБЛАСТИ ПРОЙДУТ СРОЧНУЮ СЛУЖБУ В ВОИНСКИХ ЧАСТЯХ РОСГВАРДИИ

Ребенок погиб в детском развлекательном центре во Владивостоке

РОСГВАРДЕЙЦЫ ПОМОГЛИ ПОЖИЛОЙ ЖЕНЩИНЕ ВЫБРАТЬСЯ ИЗ ПОЖАРА В ПРИАНГАРЬЕ

Более 10 тысяч старшеклассников пройдут учебные сборы в текущем учебном году


Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев
Иркутская область

60 представителей одаренной молодежи получили стипендии губернатора Иркутской области


Частные объявления в Иркутске



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Виктор Тепляков

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл комиссионный осмотр школы №20 имени Гапанца Ивана Владимировича



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Иркутск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Концерт «Битва Клавиров: Бах vs Моцарт»

Концерт "Моцарт vs. Шопен"

«Забыл, сколько мне лет», «хавчик», «на чилле» и другие великие мемы от Джигана

Большой театр и петербургский цирк на сцене калининградской драмы: 4 постановки фестиваля «Башня»


Фалей уступила в квалификации открытого чемпионата Франции по теннису

Россиянка Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA в Рабате

Камилла Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA-250 в Рабате

Россиянки Хромачёва и Сизикова пробились в финал парного турнира в Рабате


Precision in Motion: Exploring Baltic Bearing Company-Riga

UFC plans to be ‘flexible’ in next broadcast rights deal, including potential end to traditional PPV

Move over Harry Kane and Jude Bellingham the real England champ is a 15 yr old SUBBUTEO star

Boeing passenger ‘DIES in horror turbulence’ on flight from London sparking emergency landing in latest airline tragedy