Әтнә театры Дагыстан театр фестивалендә катнаша
0
96
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Әтнә театры Дагыстан республикасы башкаласы Махачкалада II Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша. Коллектив иртәгә юлга кузгала.
«29 сентябрьдә театр Горький исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә — „Ана күңеле… далада“ („Дуськина дача“) трагикомедиясен тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Пьеса авторы — Альбина Гомәрова. Спектакльнең режиссеры — Рамил Фазлыев.
Фестивальдә Абхазия, Мордовия, Казахстан, Дагыстан, Ингушетия, Карачаево-Черкессия, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания кебек ил һәм республикалардан милли театрлар катнаша.
Әтнә театры әлеге фестивальдә 2019 елда «Югалган көн» спектакле белән катнашып, «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле» (Таһир Габидуллин) номинацияләрендә лауреат булган иде.