Мы в Telegram
Добавить новость
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Нияз Таипов: «Чаңгы ялкауларны яратмый» 

0 42
Нияз Таипов: «Чаңгы ялкауларны яратмый» 
Ниязны күрү теләге белән Байлар Сабасы бистәсенең «Ямьле Саба» яр буена килдем. Биредә чыж да выж чаңгычылар узыша. Аерып та булмый үзләрен, барысы да төз гәүдәле, зур кара күзлектән, очар кошлар тизлегендә узалар да китәләр. Чаңгычы Ниязны аера да алмаган булыр идем, ярый әле үзе килеп дәште, ачык күңелле, ярдәмгә ашыгып торучы егет икән.   Нияз, ничек сиңа трасса? Трасса әйбәт.  Нинди һава торышы булганда трассаның иң шәп вакыты? Ун градус тирәсендә трасса каты була, шуарга рәхәт. Ә җылыда, менә бүгенге шикелле минус өчләрдә җылысы рәхәтрәк. Чаңгы сезоны кайчан ябыла? Апрельнең уннарында. Ә аннары нишлисез? Әзрәк ял. Аннары яңадан башлана. Ниләр башлана? Лыжероллер, кросс, бассейн, тренажер залы. Яхшы. Синең уйлавыңча, кайсы спорт төре иң кыйммәтлесе? Спортчыга бит спорт костюмы да, башка кирәк-яраклар булу да мөһим. Барысын бергә санап карасак, кайсы спорт төре иң кыйбатлысы икән? Иң арзаны йөзүчеләрнекедер инде (елмая). Ә болай әйтә алмыйм. Безнеке дә арзанлы түгел. Һәр һава торышына үз чаңгысы, ботинкалар кирәк.  Спорт синең өчен нәрсә ул? Тормыштыр инде. Яшьтән шөгыльләнә башлагач, тормыш дип уйлыйм.  Ничә яшьтән? 12 яшьтән, хәзер 13 ел булды инде. Хәзер сине караучыларга, «Интертат”ны укучыларга нинди теләкләрең бар? Аларга озын гомер телим, гел спортта булсыннар, шөгыльләнсеннәр. Чаңгы гына димәгән, йөгерү, йөзү, тренажерларда — барысында да шөгыльләнүләрен телим. Сәламәтлек беренче чиратта булырга тиеш. Ябыгучылар спортта үзләренә максат куйсыннар, ябыгулары да тизрәк булыр.  Нияз, кулыңда ни бу? Спортивный бочок, монда эчемлек. Тренировка вакытында эчә торган, җылысын саклый, термос шикелле. Монда хәзер изотоник. (Изотоник — организмдагы сыеклыкны һәм электролитларны баланста тотучы эчемлек). Тренировкада 2 сәгатьләп йөргәндә егерме минут саен эчәргә тырышам. Организмда баланс, су булсын өчен.  Чаңгы шуганда тагын нинди эчемлекләр эчәргә ярый? Чаңгы шуганда гадәттә изотоник, ә тренировкадан соң протеин шикелле, гәүдәне тукландыра торган әйбер эчәсе. Ә үлән чәйләре эчәргә ярыймы? Ярый, алар файдалы, ләкин аларны эчкәч тамак ача. Шуңа тренировка вакытында алар алай организмны тукландырып тормый. Ә изотоникта углевод, витамин, минераллар бар, шуңа күрә алай әйбәтрәк. Үләнле чәйләрне иртә белән яки тренировкадан соң эчеп куярга була. Гадәттә, Нияз елына алты-җиде марафонда катнаша. Коронавирус шаукымы һәм соңгы алты-җиде айда биатлонга күбрәк игътибар бирүе сәбәпле, чаңгы ярышларына быел азрак барган. Тик спортчы йөрәге үзенекен итә, ярышасы, үз көчен сынап карыйсы килә аның. Төмән өлкәсе Уват шәһәрендә биатлон буенча ярышта булса да, Чаллыда узган марафонда катнашырга кайта. Бәхеткә, салкыннар булу сәбәпле, Уваттагы ярышлар да күчерелгән.  «Спортчы үз-үзен күреп бетерә алмый» Нияз чаңгыга кадәр картинг белән шөгыльләнгән. Бертуган абыйлары чаңгыга йөри башлагач, алардан күреп, Нияз да тартыла. Бу вакытта Нияз алтынчыда гына укый әле. Егетләр кечкенәдән үк шулай бергәләп шөгыльләнә. Ниязның тренерлары да абыйлары — Алмаз һәм Илназ Таиповлар. Егетләрнең тренер булырлык тәҗрибәләре бар. Илназ Сабада спорт мәктәбендә чаңгы буенча тренер булып эшли, Алмаз шулай ук профессиональ спортчы. «Спортчы үз-үзен күреп, чамалап бетерә алмый. Йөкләмәне күбрәк яки азрак эшләп җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә һәр спорт төрендә дә тренер булу кирәк. Тренерлар контрольдә тота алганча ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. Беренче тренерым — Радик Миңнеголов хәзер дә ярдәм итә. Биатлонда тренерларым бүтән, мин анда Ленинград өлкәсе команды составында», — ди Нияз.  Илназ һәм Нияз Таиповлар Саба гимназиясендә белем ала. Җиңүгә, зур үрләргә омтылган егетләр үсмер вакытта ук, чаңгы спортчы буенча мөмкинлекләрен тагын да ныгытырга теләп, хәтта туган йорт, туган якларыннан читкә китәргә дә куркып калмыйлар. Тугызынчы сыйныфтан соң алар Төмән өлкәсе Ханты-Мансийск шәһәрендәге Югра Олимпия резервы колледжына (ЮКИОР) укырга керәләр. Биредә биш ел белем ала егетләр.  «Ханты-Мансийск — бик кечкенә шәһәр, анда кар иртә төшә, соң эри. Россиядә шөгыльләнү өчен иң әйбәт урын ул. Без анда укырга кергәнче барып кайттык, тренерлар белән күрештек. Алар безне ошатып, командаларына чакырдылар, шулай укырга кердек. Без яхшы нәтиҗә булуын теләдек, яхшы белгечләр, тренерлар белән эшләр өчен Ханты-Мансийскига киттек. Ул чакта әле Татарстанда чаңгы спорты бик алга китмәгән иде. Ә Ханты-Манскийскийда бөтен команда бар: чаңгы ясаучылар, табиблар, массажистлар. Шуңа күрә, тәҗрибә туплар өчен, иң яхшысын сайладык. Тәҗрибәне яшь чакта, яхшы тренерлар булганда тупларга кирәк. Училищеда уку түләүле түгел. Россиядә үз спорт төрең буенча беренче унлыкка кергәнсең икән, укырга алалар. Чаңгы гына түгел, башка спорт төрләре буенча да укырга була. Күбрәк, әлбәттә, кышкы спорт төрләре», — ди әңгәмәдәшем.  Егетләрнең белем һәм тәҗрибә туплап туган якларына кайтуларына да берничә ел узган. Өчесе дә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә дә белем алган. Алар хәзер туган як киңлекләрендә шөгыльләнә. — Сабада да спорт бик яхшы үсеш алган. Бик яхшы, таулы чаңгы трассасы бар, балалар өчен чаңгы түгәрәге дә эшли. Чаңгы трассасы нарат урманы эчендә. Трассаның озынлыгы — биш чакрым. Чыннан да, Сабаның чаңгы трассасы бик уңайлы. Кышкы көннәрдә, элекке кебек мәктәптән кайткач, бәрәңге бакчасында эз салып, «круг» биреп йөрисе юк. Бу егетләр дә шушы чаңгы юлында чыныгып, рәхәтләнеп шуып үскәннәр. Трассага кар чанасы белән эз салынып, гел чистартылып торыла. Нияз көненә биш-алты сәгать, атнасына биш-алты көн шөгыльләнә. Чаңгычыларны җәй ял итә дип уйлаган идем, ялгышканмын. Иң көчле шөгыльләнү вакыты җәй айларына туры килә икән. Бу вакытта алар лыжероллерда йөри. «Тәгәрмәчле чаңгыда» көненә 2 сәгать тирәсе 18-20 чакрымны, Елыш, Миңгәр авылларында йөриләр. Бу як авылларда асфальт юл яхшы һәм техника хәрәкәте башка авыллар белән чагыштырганда азрак.  «Кышкы тренировкалар ярышлар белән аралашып баргач җиңелрәк. Ел буе күп шөгыльләнсәң, ярышларга ял итәргә, рәхәтлек алырга гына чыккан кебек. Ял итү дигән әйбер юк, ел буе шөгыльләнми булмый, көндәшләр бик көчле. Яз-көз айларында кросс, тренажер залларында көчне арттыру өчен күнегүләр эшлибез. Чаңгы спорты бик җайлы спорт түгел, балалар өчен бигрәк тә, чөнки уен формасында алып барыла торган тренировкалар бик әз. Чаңгы белән шөгыльләнергә уйлаган очракта, беренчедән, баланың теләге булырга, нинди спорт төрен сайлаганын аңларга тиеш. Ялкаулансаң булмый монда, бик максатчан булырга, чаңгыны яратырга кирәк. Безнең тренировкалар бертөрле бит, чөнки гел бер трассадан әйләнеп йөрисең дә йөрисең, километраж җыеп. Бала үзе тырышса, әти-әнисе булышып, көч биреп торса, яхшы тренерларда шөгыльләнсә, нәтиҗә булмыйча калмый», — ди спортчы.   Чаңгыдан, тренировкалардан туеп киткән, шөгыльләнәсе килмәгән вакытларың буламы? Үзеңне ничек җиңәсең, ялкаулыкка ничек бирешмисез? Күптән түгел генә Джим Афремовның «Разум чемпионов» дигән китабын укыдым. Максатсыз кешеләргә шул китапны укырга киңәш итәм. Анда ялкауларга нишлисе икәне барысы да язылган. Чаңгыга килгәндә, ялкаулансам да шөгыльләнергә чыгарга тырышам, чыккач йөрисең, ясыйсы килмәсә дә күнегүләрне ясыйсың. Бик каты шөгыльләнәсе килмәгән очракларда, бераз йөрим дә керәм.  Ничә пар чаңгың бар? Иң кыйбатлысы күпме тора? Иң шәп, иң яхшы чаңгылар кайсы илнеке?  14-15 пар чаңгым бар. Кайсы илнеке әйбәт дигәнгә төгәл генә әйтеп булмый, һәркемгә үзенчә. Минем үземә Францияның «Rossignol» маркасы ошый. Иң кыйбатлы чаңгым — 45 мең сум.   Әйдә, спорт комплектыңның бәяләрен саныйк әле…  Шапка — 1500, күзлек — 12 мең, перчатка — 1500, термобелье — 7 мең, костюм — 12 мең, ботинкалар — 27 мең, чаңгы таяклары — 18 мең, чаңгы — 30 мең сум.  Чаңгычы егетнең туклануында әллә ни үзенчәлекләр булмаган. Быел гына үзгәрешләр кертә башлаган. Җыеннар (сборлар) вакытында баллы ризыклар ашамый. Күбрәк балык белән туклана. Углеводларны гарнир рәвешендә генә ашый. «Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк» Нияз, спорттан тыш тагын нинди кызыксынуларың бар?  Профессиональ спортта булгач, башка әйберләр белән шөгыльләнергә бик вакыт та калмый. Кич белән китап укыйм, соңгы араларда инглиз телен өйрәнәм.  Соңгы укыган китабың? «Разум чемпионов». Бик яхшы китап, спортчыларга да, спорттан ерак булганнарга да укырга киңәш итәм. Максатыңа ничек ирешергә икәне барысы да язылган анда. Хәзерге вакытта «Соревновательный вес чемпиона» дигән китап укыйм.  Татарча укыйсыңмы?  Татарча бик укыганым юк. Ләкин хәзер татарча да, русча да, инглизчә дә укуны кертеп җибәрергә иде. Минем быелга максатым якынча татарча — 4, русча — 5, инглизчә 1 китап укып бетерергә иде. Моңарчы татарча укыганың юк идеме? Бар иде, истә түгел исемнәре. Нияз, хәзер балалар бакчасына йөрүче балалар да русча сөйләшә. Гап-гади татар авылында бу. Игътибар иткәнең бармы моңа? Әйе, безнең авылда да шулай. Русча шундый шәп сөйләшәләр, мин авылга кайткач шаккатам аларга. Әтинең туган авылы Мамалайга кайтып йөрибез. Интернетта мультфильмнар карап өйрәнәләрдерме… Безнең вакытта алай булмады, шуңа күрә минем уйлавымча, аларның русча сөйләшүе әйбәт. Мин Ханты-Мансийскийга киткәндә русча белми идем, авыр булды. Безнең авылга татар гаиләсе малайларын кайтарганнар иде, татарча өйрәнегез, сөйләшегез, дип. Ул малайлар, киресенчә, авыл малайларын русчага өйрәтеп киттеләр. Татар кешесе үзенең телен белергә тиеш дип уйлыйм. Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Димәк, гаиләдә татарча сөйләшеп телне саклап була дип уйлысыңме? Әйе, була. «Абыем биш минутка иртәрәк туган» Өч бертуган чаңгычы егетләр Миләүшә һәм Илгиз Таиповлар гаиләсендә үсә. Иң олы уллары Алмаз, аннан соң игезәкләр — Илназ һәм Нияз дөньяга килә. «Игезәгем белән бик охшамаганбыз. Ул миннән биш минутка иртәрәк туган. Йөзгә дә икебез ике төрле, буйга да ул озын, мин тәбәнәгрәк, ул ябык, мин әзрәк тулырак гәүдәле, характерларыбыз да икебезнеке ике төрлерәк. Спортта мин озын дистанцияләрдә көчле булсам, ул, киресенчә, кыскаларга каты чаба иде. Мәктәптә укыган чакта, беребез авыргач, икенчебез дә авырыйбыз дип, бармый калган чаклар булгалады», — дип искә ала егет. Егетләр өчесе дә биш вакыт намазда. Балачакта дәү әниләренең намаз укыганнарын күреп, ислам дине турында сөйләгәннәрен ишетеп үсәләр. «Башлангыч сыйныфта укыганда, мәктәптән кайтышлый мәчеткә намазга керә идек. Без анда намаз укыйбыз дип тә түгел, күбрәк күңел ачарга кергән булганбыздыр. Мулла үз янына утыртып сөйләштерә, үзе дә төрле хәлләр сөйли иде, шуннан бергәләп намаз укый идек», — дип искә ала Нияз.  Өч бертуган арасыннан беренче булып Алмаз намазга баса. Абыйсы, әйдә, укы, кирәк дигәч, аны күреп Нияз да иярә, ураза тотып карый. Рамазан аенда биш вакыт намазны да укый башлый.  «Дин спортка комачауламый, киресенчә, булыша гына. Дисциплина буенча да бик зур ярдәм итә. Биш вакыт намазны да укыйм, уразаны да тотып барам, Аллаһка шөкер», — ди динне дә, спортны да үзенең юлдашы итеп сайлаган спортчы егет. «Яулыклы да, намазлы да кыз кирәк» Нияз, син әлегә өйләнмәгән. Кызлардан игътибар күпме сиңа, социаль челтәрләрдә язалармы? Язучылар бар, ләкин мин исламда булгач, намазлар укыгач, язышмаска тырышам. Миңа яулыктан, намаз укый торган, ислам кануннары буенча яши торган кыз кирәк. Шуңа күрә, мин, Аллаһ бирса, ошаткан кызны тапсам, шунда ук өенә барып алам.  Өенә барып аласы кызны да кайдан да булса табарга кирәк бит. Син ничек эзлисең кызларны? Эзләгәнем юк, урамда күреп барып танышырга, интернетта күреп язырга мөмкинмен. Бу язма интернет киңлекләренә чыкканнан соң, сиңа күз төшерүче кызлар тагын да артыр, мөгаен. Әйдә, без кызларга алдан ук әйтеп куйыйк әле. Сиңа нинди кыз ошый? Беренчедән, намазда булырга тиеш, тагын… Башта диненә, үзенең акыллы булуына, ата-анасына, тәрбиялелегенә игътибар итәм. Миңа, иң мөһиме, шул сыйфатлар. Ә спортны яратуы? Анысы да кирәк. Ләкин яратмаса, үземә тырышасы була инде спортка кертеп җибәрергә. Спортта гаиләне тәэмин итәрлек акча эшләр өчен, чаңгыда бик каты «йөгерергә» кирәк. Күрсәткечләрең начар булса, спорт белән генә гаиләне алып барып булмый. Чаңгы спорты футбол, хоккей, волейбол спорт төрләре шикелле финансланмый. Максатчан, булдыклы яшьләр сокландыра. Ниязга алга таба да уңышлар телибез. Яңа үрләр, зур җиңүләр, саулык насыйп булсын сиңа, татар егете. Улы, кызы чаңгы шусын Үзләре булсын татар. Булдыклы егетләр белән  Милләтнең даны артыр.



Ханты-Мансийск

В волгоградском регионе дан старт новому сезону поисковых работ


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В волгоградском регионе дан старт новому сезону поисковых работ

Офицеры Росгвардии подвели итоги широкомасштабной акции по информированию югорчан о порядке поступления в ведомственные вузы

Ставропольский борец стал бронзовым призёром на чемпионате России

HeadHunter: московские акушерки зарабатывают в среднем 100 тысяч рублей

Новости Ханты-Мансийска

В волгоградском регионе дан старт новому сезону поисковых работ

Патриотическую акцию «Бессмертный автополк» поддержали росгвардейцы Югры

Всероссийская патриотическая акция «Георгиевская ленточка» проходит в Югре

Офицеры Росгвардии подвели итоги широкомасштабной акции по информированию югорчан о порядке поступления в ведомственные вузы


Офицеры Росгвардии подвели итоги широкомасштабной акции по информированию югорчан о порядке поступления в ведомственные вузы

Где и на кого поохотиться в Югре в 2024 году: стоимость путевок и правила оформления

Фирма саратовского депутата наняла наставника и собирается искать капитанов для новых "Валдаев" в Ханты-Мансийске

Детский сад в ХМАО выплатил 50 тысяч рублей за травму ребёнку


Детский сад в ХМАО выплатил 50 тысяч рублей за травму ребёнку

Хоккейный клуб "Тамбов" объявил об уходе защитника

В Китае прошла Международная Менделеевская олимпиада школьников по химии

В ХМАО после зимней «спячки» на воду спущены первые теплоходы


Губернатор Ханты-Мансийского автономного округа Наталья Комарова
Москва

Собянин рассказал, как Москва заботится о ветеранах Великой Отечественной войны


Частные объявления в Ханты-Мансийске



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Карди Би

Создала пробку: юбку Карди Би на Met Gala несли сразу девять ассистентов



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ханты-Мансийск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Скончался экс-продюсер группы Nirvana Стив Альбини

Свой день рождения White Queen отметила вечеринкой в космическо-морской тематике

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?

«Поющий поэт». Исполнилось 100 лет со дня рождения Булата Окуджавы


Елена Рыбакина напугала болельщиков перед защитой титула

Лучший теннисист Казахстана сдал позиции в чемпионской гонке ATP

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание

В России назвали подвигом победу Рублева на "Мастерсе" из-за болезни


Driving Northern California 8K Dolby Vision HDR - Pebble Beach to San Francisco

Sci-Fi Short Film BackSpace Forever - DUST - Online Premiere

Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'

Driving Los Angeles 8K HDR Dolby Vision - USC to Manhattan Beach