Онищенко самолетны коронавирус йоктыру буенча иң куркыныч урын дип атады
0
17
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган табибы, табиб-эпидемиолог Геннадий Онищенко самолетны коронавирус йоктыру буенча иң куркыныч зона дип атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Самолет иң куркыныч зона булып тора. Самолет ул ябык капсула, анда һава алмашын фильтрлар тәэмин итә. Анда 200 кеше утыра, алар барысы да сәламәт, хәтта температураларын да үлчәгәннәр. Алар 2 сәгать 40 минут буе Кырымга очканда һава алмашы бара, һава чистартылмый. Мин кая гына качсам да, әгәр пассажирларның берсе авырый икән, мин барыбер вирус эләктерәчәкмен», — дип җавап бирде ул Россиянең кайбер төбәкләрендә самолетка утыру һәм авиабилетлар сатып алу өчен QR-код кертү турындагы сорауга.
Онищенко бу чараны дөрес дип саный һәм аны барлык төбәкләр өчен дә мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Әлегә Хабаровск крае һәм Камчатка эчендәге очышлар өчен QR-код керттеләр. «Победа» лоукостеры авиабилетлар сатып алганда QR-код кертүгә каршы булуын белдерде, әмма теркәү һәм очыш алдыннан аларын тикшеренүне хуплады.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 22 ноябрьдән Татарстанда QR-кодларны җәмәгать транспортында кертергә җыеналар.