Ерак Көнчыгыш мөфтияте Хабаровск танкистлары һәм мотоукчылары белән очрашу оештырды
0
176
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 20 августта Ерак Көнчыгыш мөфтиенең хәрби частьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Идрис хәзрәт Камаев II дәрәҗә Кутузов орденлы Кызыл байраклы Тын океан округ укыту үзәгендә булды. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, укыту үзәге танк һәм мотоукчы гаскәрләре кече белгечләрен әзерләү буенча ике бүлекчәне үз эченә ала. Танкистлар өчен җомга намазы үткәрелде. Полк имамы җомга вәгазе вакытында Ватанга тугры һәм фидакярләрчә хезмәт итүнең мөселманнар өчен әһәмиятен билгеләп үтте. Идрис Камаев Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән җомга көнне мөселман хәрбиләренә мунча көнен планнан тыш оештырганнары өчен хәрби часть командованиесенә рәхмәт белдерде. Шул ук көнне мотоукчы гаскәрләре кече белгечләрен әзерләү буенча укыту үзәгендә «хокукый сәгать» кысаларында ислам динен тотучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашу үткәрелде. Имам шулай ук хәрби бурычны үтәү һәм Ватанга хезмәт итүнең мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Очрашу тәмамланганнан соң ата-бабаларыбыз рухына, Россиядә яшәүче барлык халыкларга тынычлык һәм иминлек теләп дога кылдылар. Шуннан соң теләгән һәркем белән шәхси әңгәмәләр оештырылды, диелә хәбәрдә.