Ерак Көнчыгыш мөфтияте армиядәге хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар оештыра
0
49
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 14 августта Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә Ерак Көнчыгыш мөфтиенең хәрби частьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Идрис Камаев Көнчыгыш хәрби округының 5 нче армиясенең 57 нче аерым мотоукчылар бригадасы хәрби хезмәткәрләре белән очрашкан.
Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара РФ Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек кысаларында оештырыла.
Идрис Камаев «Иң яхшы кешеләр — җәмгыятькә файдалы кешеләр» темасына әңгәмә уздырган.
Әңгәмә ахырында әрвахларга багышлап һәм Ватаныбыз халыкларына тынычлык һәм иминлек сорап дога кылганнар, диелә хәбәрдә.