Новости Краснодара
Мы в Telegram
Добавить новость
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Татар дальнобое: «Соңгы рейсым булмаса иде дип чыгып китәм»

0 493
Татар дальнобое: «Соңгы рейсым булмаса иде дип чыгып китәм»
Тумышы белән Саба районы Сәрдә авылыннан булган Назим Галимов инде ике ел юлларда йөри. Ул дальнобойщик, ягъни зур фуралар белән илебезнең төрле почмагына әле бер әйбер илтә, әле алып кайта. Назим армия сафларында хезмәт итеп кайта, аннан күрше урам кызына өйләнә, хәзер тормыш иптәше Гөлфинә белән ике ул үстерәләр. Кечкенә малайлары Фаил быел балалар бакчасын тәмамлаган, мәктәпкә җыена, ә олысы Наил 3 сыйныф укучысы. «Башта 15 елга якын төзелештә бригадир булып, Мәскәүдә эшләдем. Бер ай анда торып, өйгә 1-2 атнага, 1 айга кайта идек. Җиңел машина белән арба тагып, Мәскәүгә эшкә йөрдек. Ул оешма банкротлыкка чыккач, мин кире монда кайтырга мәҗбүр булдым. Юлда йөргәндә төрле кешеләр белән таныша-күрешә идек. Һәрвакыт шул дальнобойщикларны, бу машинаны йөртүләре авырмы икән, моның белән ничек борылалар, көпчәкләре каян бара икән дип фураларны күзәттем. Гел юлда булуларына карамастан, араларында төрлесе бар: чиста-пөхтәсе, сакал-мыекка батып беткәне дә. Берсендә җәй көне бер вакытлыча туктау урынында (стоянка) таныш булмаган дальнобойщиктан машинасына утырып карарга рөхсәт сорадым. Үзе машинасын карый иде. Шундый зур машинаның руле артына утырып карау кечкенәдән килгән хыялым булды. Бөтенесен карап, күзәтеп чыктым. Шунда ул миңа аягымдагы резин артсыз аяк киеме (шлепанцы) белән салонга кереп утырган өчен ачуланып карады. Алар анда өйгә кергән кебек яланаяк утыралар икән бит», — дип Назим үзенең дальнобойщик булып китүе турында сөйли башлады. Шулай итеп Назим зур фураның шоферы булып китә. Аңа берничә компанияне алыштырырга туры килә. «Минем мондый йөк машиналары өчен 2009 елда ук укыган категориям бар иде. Нәрсәгә кирәге булгандыр ул вакытта, белмим, язмыштыр инде. Зур фураларда йөрү өчен тагын топограф картасы дигән әйбер дә кирәк. Нәкъ шушы машина йөртү таныклыгы кебек үк: фотосы бар, чип белән. Җайланмасына тыгып куясың да, ничә сәгать йөргәнне, ял итткәнне, туктап торганны — барысын да карап, белеп була. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, бездән менә шушы яздырып барган язманы сорыйлар. Шуңа карап, закон бозу очрагы булса, штраф салалар. Бу руль артына утырдың да чаптың гына түгел шул. Сак булырга кирәк. Кабина - безнең өй эче кебек. Без шушында яшибез. Аяк киемнәрен пассажир ягыннан салып калдырабыз да, салонда ялан тәпи йөрибез. Машина белән дә яланаяк идарә итәбез», — ди ул. 19 метрлы фура Назим башта "Скания" дигән фура йөрткән, соңыннан аңа яңа "Мерседес" машинасын биргәннәр. Аның арбасы гына да 16 метр икән, ә инде кабинасы белән бергә 19 метрдан артык. «Үзем дә башта бу эшкә алынганчы, биек, бөтен уңайлыклары булган машинада рульне тотып, өстән карап барасың, кабинасы да яхшы, йомшак, фатир хәтле дип уйлый идем. Юлда барганда матур табигать белән хозурланып, телевизордан гына күрә торган шәһәрләрне үз күзең белән күрәсең дип, җиңел караганмын. Безнең күзгә күренгән әйберләрдән тыш күренмәгәне дә шактый булып чыкты. Яңгыр, кар явамы урамда, хәтта таш яуса да, барасы җиреңә барып җитәргә кирәк. Буран дип туктап торып булмый. Безгә билгеле бер вакыт куела, шул сәгатенә тиешле товарны, әйберне алып барып җиткерергә кирәк. Юлда бөке яки буран булып, вакытында килеп җитә алмасаң, сиңа штраф салалар. Кыш көне буран, бозлавык, юл һәлакәтләре белән бәйле тоткарлыкалар туа, ә җәен инде юлларны ремонтлау аркасында күбрәк вакыт китәргә мөмкин. Аннары йокың кала, боларның барысы да тахографта күренә. Бөтен нәрсә дә вакытка бәйле. Йокы эләкми. Көн дә, төн дә юк бездә. Аннары тиз бозыла торган товар да булырга мөмкин, мәсәлән, җиләк, туңдырма, кыяр яки помидор. Аларны бозсаң, штрафлары 10-20 меңлек кенә түгел, ә миллионлык та була ала. Алла сакласын андый штрафлардан. Менә шушы ул дальнобойщик эшенең авыр яклары», — дип аңлатты Назим үз һөнәре турында. Кая гына барса да, күңеле белән Назимның да тизрәк гаиләсе янына кайтып, алар белән буласы килә. Өйдә яраткан тормыш иптәше, әтиләрен һәрьяклап авторитет итеп күргән ике улы көтә бит аны. «Гаиләм эшемә хөрмәт белән карый. Сагынышабыз инде, ансыз булмый. Һәр рейстан соң гаиләмне, туган якларны бик сагынып кайтып керәм. Әйләнә-тирә мохит тә сагындыра икән. Көн дә бер-беребезне күреп, видеоэлемтә аша сөйләшеп торсак та, барыбер юксынам үзләрен. Түләүле тукталу урынында арбаны өзеп калдыра идем дә, тяга белән генә капка төбенә кайта идем. Балаларның зур машинага утырып йөрисе килгәнгә күрә инде. Кызык бит, улларымның шул фурага утырып йөреп карыйсылары килә. Арбасы белән кайткан чаклар да булды. Хәзер мин агач ташыйм. Иң ерак дигәне Пермь, Учалы, Удмуртия якларында йөрим. Махсус шулай сайладым. Шалтыратсалар, көнендә өйгә кайтып җитеп була торган булсын дип. Бу компаниядә безгә — шоферларга мөнәсәбәтләре дә яхшырак, кеше хәленә керә беләләр. Владивостокка таба чыгып киткәндә, иң беренче уем: якыннарым, туганнарым белән бер хәвеф-хәтәр дә була күрмәсен иде. Кайта башласаң, кимендә ярты ай кайтырга кирәк», — ди ул. Казан - Находка — 40 көнлек юл Дальнобойщик Назим — Владивосток, Находка, Мурманск, җылы якка таба Геленджик һәм Новороссийск шәһәрләренә машина белән барып кайткан кеше. Нинди генә кыйммәтле әйберләр ташымый да, кая гына бармый. Берсендә аны Свободный, Находка шәһәрләренә җибәрәләр. Ул якларга самолет белән очу гына да 8-9 сәгать. «Мине ул вакытта Рязаньнан төяделәр. 10 көн эчендә барып җитәргә тиеш идем, 9 көндә Свободный шәһәренә барып җиттем, Находкага да барып килдем. Шунда барып әйләнеп кайтуым 40 көн булды. Владивостоктан Омскка кадәр биеклеге 2 м 40 см булган зур тәгәрмәчләр алып кайттым. Берсе 3 млн сум тора. Аларны бастырып төяделәр. Артта бастырып куелганнары бик хәтәр иде, тауны менгәндә артка тәгәрәп төшеп китсә, нишләтәм мин аны дип борчылдым. Анда бит бездәге кебек түгел җир өслеге: гел таулар, урманнар. Бер тауны 12шәр км төшәсең. Бик кыйммәтле йөк иде ул. Әле вакыты да көз көнгә туры килде. Юлларда кайда бозлавык, кайдадыр җебеткән, я киресенчә, катырган: кайту ягы бик авыр булды. Пластик тәлинкәләр ясау өчен чимал да, төрле электрик кирәк-яраклары, радио көнкүреш техникасы да ташыган булды. Соңгысы бик кыйммәтле товарлар рәтендә. Таләпләр дә бик катгый куелган иде: иртәнге 4тә торып, ныклап ашагач, мең км туктамыйча барырга кирәк, чөнки юлда төялгән машиналарга һөҗүм очраклары бик еш була. Барган чакта ук, җиңел машина белән якын килеп, фурага керүләр турында да ишеткән булды. Ә машинага куелган навигациядән синең кая барганың, туктаганыңны карап, белеп торалар. Новосибирскидан Чиләбегә кадәр кайтканда 18 тимер чиләк нәрсәдер төяделәр. Һәрберсе пломбалап ябылган иде. Миңа кораллы сак куйдылар. Юл буе озатып кайттылар. Ниндидер кыйммәтле әйбер булгандырмы, менә шулай сак белән бардым, ашадым, йокладым. Кая баруыңны, нәрсә алып кайтуыңны кешегә әйтергә ярамый. Бу куркынчсызлык кагыйдәләре», — дип аңлатты ул. «Эшкә барасы да, эштән кайтасы да юк» Юл газабы — гүр газабы, диләрме әле? Назим юлдагы кыенлыклар, җинаятьчеләр турында да сөйләде: «Теләсә нинди тукталу урыннарында кунмыйбыз без. Хәтта түләүлеләрендә дә фураның тентларын лезвие белән кискән очраклар бар. Минекенә тигәннәре булмады, Аллага шөкер. Анда арткы бортны ачу да кирәкми. Янындагы тентны г хәрефе итеп кисеп кенә карыйлар эчендә нәрсә барын. Фураны бернинди тавыш чыгармыйча бушатып бетерергә була. Шофер йоклаганда ачкыч тишегенә, я башка җирдән газ сиптерәләр. Ул тагын да тирәнрәк йокыга талган чакта, кабина эченнән бөтен нәрсәләрен җыеп чыгып киткән очраклар турында да күп ишеттем. Рация, магнитола, акча, карта, һ.б. Солярка, йөк, хәтта запас көпчәкләрне — барысын да салдыралар. Юлдагы җинаятьчеләр турында радио-телевидениедән сөйләмиләр бит», — ди ул. Назимның юлда күргәннәрен сөйләп бетерә торган түгел. Әллә ничәшәр тонналы фурасын юлына кинәт кенә аркылы чыгып яткан исерек кешеләр өчен дә туктатырга туры килгән аңа. Үзе дә чак кына юл һәлакәтенә очрамый калган. Шулай да һөнәренең уңай яклары да бар икән бит. «Эшкә барасы да, эштән кайтасы да юк — без һәрвакыт эш урынында, — ди ул көлеп. —  Миңа һөнәрем ошый. Зарланганы зарлана инде. Төрле халык, милләт вәкилләрен очратам, яңа шәһәрләр белән танышам. Әмма кая гына барсам да, татарларны эзлим инде мин. Берәр җиргә ашарга кергәндә дә, "әссәләмәгаләйкүм" дип әйтеп куйгалый идем. Татарстанда тәртип, чисталык, каралты-куралар төзек, йортлар матур. Башка төбәкләр белән чаагыштырганда юллар да яхшырак. Әле газ кермәгән төбәкләр дә бар. Пермь якларында, мәсәлән, капка коймалары авып, агач өйләре каралып беткән, түбәләре кыйшайган, күгәрек калайлы, капка төпләрендә утын өелеп тора… Караңгы авыллар бик күп. Районы-районы белән, бигрәк тә Пермь, Башкортстан якларында тау-таш арасында. Безнең якта халык та тыгызрак урнашкан, авыллар да якын. Мәскәү якларына барганда шул ук Чувашия, Владимир өлкәсен чыгабыз. Менә Владимир өлкәсендә хәерчелек хөкем сөрә инде. Россия буйлап йөргәндә, Аллага шөкер, Татарстанда яшибез бит дигән чакларым күп булды», — ди ул. Блогер-дальнобойщик Назим гади шофер гына түгел, ә блогер-дальнобойщик та әле. Юлда күргәннәренең барысын да үзенең социаль челтәрендәге аккаунтына куеп бара ул. Халык бик ярата икән аны. «Блогер булыйм әле дигән уем юк иде. Мин фото-видео куя башладым. Шуннан әкренләп караучылар артты. Дусларым да бу кайсы якларда йөри икән дип кызыксынып карый башладылар. «Блогер. Татар» дигән конкурста катнаштым. Зурлый торган кеше дә түгел инде, ә мине хөрмәт итеп "Татмедиа"га чакырдылар. Шунда бәйгене оештыручылар блогымны татар телендә алып барырга киңәш иттеләр. Хәзер бөтен видеоларымда да татарча сөйлим. Мәсәлән, Мурманскида мин ак төннәр вакытына туры килдем — төнлә дә, көндез дә кояш. Кояш төнлә дә баемый, офыкта тора. Шул вакытта кояш кайчан батар икән дип бер тәүлек йокламыйча көтеп утырдым. Видеога да төшердем. Уразаны ничек тотадыр андагы мөселманнар. Геленджикта булганда диңгездә су коенып алдым. Карап баручыларга да кызык, миңа да алар белән күңелле. Инстатормыш җанланып китте шулай. Туры эфирларга чыгам да, инстачылар белән әңгәмә корып, төнге озын юлларым да кыскара. Таң атканы да сизелми. Синең белән ятабыз, синең белән торабыз диючеләр дә бар. Урал тавында бер авылда гел ашата торган этләрем бар. Шулар турында да күп сорап язалар», — ди ул. Минутларын, секундларын санап көткән балалары, гаиләсе янына дальнобойщик әти Сабан туена кайтырга җыена. «Миңа бик күп изге теләкләр язалар. Аллаһы Тәгалә дә, шулар да саклап йөртәдер. Зур рәхмәт аларга барысына да. Кәефләр күтәрәлә, юлары да җиңелрәк тоела. Юлга чыккан саен соңгы рейсым булмаса ярар иде дип уйлыйм, чөнки юлда сине нәрсә көтәсен үзең дә белмисең. Билгесезлеккә карап юл тотасың», — диде дальнобойщик. Кая гына барса да, Назимга ак юллар һәм яхшы кешеләр генә очрасын дип теләп калдык.



Геленджик

Контрактникам Минобороны в Геленджике подняли единовременную выплату до 250 тысяч рублей


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Насущное открытие: аэропорт Элисты готов к возобновлению работы

Отключение электричества в Сочи 6 и 7 мая 2024: кто и почему останется без света

Запланированное открытие аэропорта на юге страны откладывается

Казань вошла в топ-7 направлений для путешествий в мае

Новости Краснодарского края

На Кубани стартует курортный сезон

Деньги из воздуха: темрючанка обманным путем заработала 80 тысяч рублей

Контрактникам Минобороны в Геленджике подняли единовременную выплату до 250 тысяч рублей

В Геленджике женщина не попала в караоке-клуб и сообщила в полицию об угрозе посетителям


В Геленджике произошло возгорание сухой травы

Как бывший губернатор Александр Ткачев стал крупнейшим землевладельцем в России

В Краснодарском крае завершился региональный чемпионат по стрельбе из лука

Эксперты рассказали, сколько туристов в мае будут путешествовать по России


Отраслевой портфель Сбера в южном садоводстве вырос до 20 млрд рублей

У Шато де Талю вышла новинка — вино «Энолог», выдержанное во французском дубе в течение 18 месяцев

Названы города с самыми низкими ценами на посуточную аренду этим летом

В Геленджике женщина не попала в караоке-клуб и сообщила в полицию об угрозе посетителям


Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев
Краснодарский край

Кондратьев: Благодатный огонь прибыл из Иерусалима в Россию


Частные объявления в Геленджике



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Сергей Брановицкий

Аудио возможности для Поэтов и Писателей.



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Геленджик на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Россия и Дети: театр кукол Ульгэр в Бурятии покажет концерт-представление "Вальс Победы"

Вадим Самойлов: В фильме «Дуэль» не будет отсылок к «Агате Кристи»

Кудрявцева отправила сообщение Волочковой с призывом бросить пить алкоголь

В Петербурге представят моноспектакль к 100-летию Булата Окуджавы


На кураже: Рублёв пробился в финал «Мастерса» в Мадриде, Медведев снялся из-за травмы

Свентек выиграла титул WTA в Мадриде

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде

Чех Легечка пожелал здоровья россиянину Медведеву, который снялся с их матча


T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

Online Alarm Clock for efficient time management

Sci-Fi Short Film Urbance - DUST Throwback Thursday