Добавить новость
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013 Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014 Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Ufa.Tatar» форумында сөйләшүләр: Зур шәһәрдә яшәп, ничек татар булып калырга?

0 69

Уфа – Россиядә татарлар күпләп яшәгән икенче зур шәһәр. «Үткәннәргә сокланып, киләчәккә өмет белән» шигаре астында үткән «Ufa.Tatar» форумы да моңа дәлил булып тора, әлеге чарага Казан, Екатеринбург һәм Башкортстаннан активистлар җыелды.

«Ufa.Tatar» форумы 29 ноябрьгә планлаштырылган булса да, форум 28 кич үк башланып китте дисәк тә, дөрес булыр. Уфага килеп төшүгә үк танылган биюче Нурбәк Батулла шәһәрлеләр өчен перформанс оештырды.

Шул ук көнне шәһәрнең икенче ноктасында тарихчы Әлфрид Бостановның «Ислам мәдәниятендә хатын-кыз: Зәйнәп Максудова»га багышланган лекциясе узды.

Нурбәк Батулла перформанс вакытында

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тәкъдим ителде

29 көнне форум иртәдән гөрләп торды. Катнашучыларны килеп керүгә үк калфаклар кигән, милли бизәкле яулыклар, түбәтәйләрдән егет-кызлар каршы алып тора иде. Бина матур итеп бизәлгән, фотозона, сату киштәләре дә булдырылган. Махсус оештырылган күргәзмәдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссам Лима Букина алып килгән этник темага багышланган картиналарны, рәссам Радик Мусинның төрки хатын-кызларга багышланган рәсемнәр сериясе күргәзмәсен күрергә була иде.

​Радик Мусинның төрки хатын-кызларга багышланган рәсемнәре

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Төркиләр тарихы белән кызыксынучы рәссам Арслан Ибраһим чара барышында барлык кунаклар каршында рәсем ясады. Һәр катнашучы эш барышы белән якыннан килеп таныша, рәссам белән аралаша алды. «Монда рун хәрефләре белән «кан тарта» дип язылган, сезнең каныгыз кайда тарта, шунда барырга кирәк», – диде ул, рәсемен кунакларга тәкъдим иткәндә.

Фото: Андрей Шальков

Шулай ук форумда татар телендә комикслар, китаплар, татарча язулы киемнәр брендлары, «Назлы» милли чигешле изүләр, «Samry» брендыннан милли киемнәр тәкъдим ителгән иде. Кунаклар Башкортстан җирендә җыелган шифалы үләннәрдән ясалган «Зәйнәб» чәен авыз иттеләр, татар милли ризыгы чәкчәк белән сыйландылар.

«Татар китабы йорты» ярдәмендә буккроссинг (ачык форматта китаплар белән алмашу – авт.) та оештырылган. Кунакларга алмашу өчен Уфада чыккан «Ихлас» дини журналы, Татарстаннан бик күп татар китаплары, газета-журналлар тәкъдим ителгән иде, шунысы сөенечле, алар тиз арада үз хуҗаларын табарга өлгерде.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Татарны – Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый»

Иң беренче булып кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин сәламләде:

Сезне күрүебезгә шатбыз, быел «Ufa.Tatar» форумын икенче тапкыр уздырабыз. Әлбәттә, татарны – Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый. Бүген төрле фикерләр яңгырар, бүгенге форум продуктив узар һәм дәвамлы булыр дип ышанам, – диде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов кунакларны сәламләп, форумда катнашырга чакыру өчен рәхмәт белдерде. Әлеге чыгышлар бердәнбер рәсми сүзләр булды, калган сөйләүләр барысы да дискуссия, ачык әңгәмә форматында алып барылды, һәрбер килгән кеше, торып, үз фикерен белдерү мөмкинлегенә ия иде.

Фото: Андрей Шальков

«Замана шәһәрендә туган телне ничек саклап калырга, яки миңа кадәр без телебезне, мәдәниятебезне саклап килдек, миндә генә бу өзелергә тиеш түгел бит...»

Сәламләүдән соң форумның пленар утырышлары, фикер алышулар, кызыклы лекцияләр башланып китте. Беренчесендә – «Замана шәһәрендә без кемнәр?» дип аталган пленар утырышында милләт киләчәге турында кызыклы фикерләр яңгырады. Спикерлар (чакырылган кунаклар – авт.) замана шартларында татар телен саклап калу турында фикер алыштылар, аларга килгән кунаклар да кушылды.

Пленар утырышны «Барристер» суд агентлыгының идарәче партнеры Айдар Муллануров алып барды. Спикерлар: Әлфрид Бостанов – тарихчы, исламият белгече; Айрат Фәйзрахманов – тарихчы, Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире; Рәдиф Кашапов – музыкант, журналист һәм язучы; Райнур Хәсәнов – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе; Альфред Дәүләтшин – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле.

Айдар Муллануров: Шулай килеп чыкты, монда утыручылар барысы да шәһәрдә туып үскән. Барысы да татарча сөйләшә, ләкин татар гимназияләрен тәмамламаганнар. Сез гади мәктәпләрне тәмамлап, татар телен үзлектән өйрәндегезме, яки бу – әти-әни тәрбиясеме? Шул хакта сөйләшик әле, шундый зур, миллион кеше яшәгән шәһәрдә ничек татар булып калырга?

Әлфрид Бостанов: Чыннан да, мин татар телендә укымадым. Ләкин мин үземне Омскидан килеп,татарча сөйләшүче бердәнбер кеше дип әйтә алмыйм. Сер түгел, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм яшәеше еш кына катлаулы шартларга юлыга. Шуңа күрә татар телен өйрәнү, белү үзебезгә кала. Һәрбер кешенең тәрбиясенә, вөҗданына карап. Әгәр дә узган буыннар белән бәйләнгән җепне сакларга телисең икән, син татар телен белергә тиешсең. Кемнең балалары бар, вакыт үтү белән шуны аңлыйсың, син балалар белән нинди телдә сөйләшәсең һәм киләчәктә алар нинди телдә сөйләшәчәк, бу – вакытлар узу белән мөһим була башлый.

Еш очракта олырак буыннан шундый сүзләрне ишетергә була: «Эх кызганыч, без үзебезнең балаларга татар телен өйрәтмәдек!» – һәм тотыналар төрле сәбәпләр атарга. Бу нәрсә бар, чынлыкта, бернинди сәбәпләр дә эзлисе килми. Мин үз кызларым белән рәхәтләнеп татарча аралашам, аларда үзләренең кем булулары турында бернинди дә шик юк.

Фото: Андрей Шальков

Рәдиф Кашапов: Мин татар авылында туып, гомерем буе Чаллыда яшәдем, Чаллы безнең татар шәһәре булып саналмый. Аннары Санкт-Петербургка күчеп киттем, Питер, ничек карасаң да, татар шәһәре түгел. Ләкин чит шәһәрдә яшәгәндә син үзеңнең кем икәнлегеңне аңлый башлыйсың. Мәсәлән, син Казанда яшисең, татарча бер сүз белмәсәң дә, үзеңне татар кешесе дип саныйсың. Минемчә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар булып калу өчен иң мөһиме – татар телен белү. Кайвакытта әйтәләр, татар булу өчен кеше мөселман булырга тиеш, фәләнне-фәләнне эшләргә тиеш, дип. Кемдер әйтә: «Я – мусульманин, но татарского не знаю», – дип. Минемчә, татар теле беренче урында булырга тиеш. Иң төп әйбер – тел, аннары башка әйберләр кушыла.

Телне өйрәнү белән бүген зур проблемалар бар. Күп чит илләрдә, шәһәрләрдә татар мәктәпләре юк, кеше татар телен өйрәнә алмый. Ул – бик җиңел булырга тиешле әйбер. Менә сез әйтәсез, мин балалар белән татарча сөйләшәм, дип. Ләкин хәзер аның билингвизм (икетеллелек – авт.) чоры башланачак. Син аның белән көрәшә башлыйсың, баланың лексиконына рус сүзләре керә башлый, ул тиз генә рус телен үзләштерә.

Үзлегеңнән балаңа татар телен сеңдерәсең икән, син – чын баһадир, каһарман, батыр кеше. Ләкин чынбарлыкта һәрбер кеше дә андый була алмый. Һәрбер кеше дә баласына татар китапларын сатып алмый, татар театрларына алып бара алмый. Ул бик җиңел булырга тиеш, ләкин хәзер ул – төп проблема. Гомумән хәзерге Рәсәй шәһәрләре мультимәдәниятле, мультителле шәһәрләр түгел, кызганыч, алар монотелле.

Айдар Муллануров: Рәдифтән киңәш – үзеңнең татар икәнлегеңне аңлар өчен, башка шәһәрдә яшәп карарга кирәк.

Рәдиф Кашапов: Бар шундый мисаллар, күп кеше башка илләргә киткәч, «мин бит татар» дип әйтә башлый, татар телен өйрәнә. Миңа шулай шалтыратканнары бар, элек бер татар сүзе дә белмәгән кеше татарча сөйләшә башлый.

Райнур Хәсәнов: Мин үзем Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә тудым, анда 13 яшькә кадәр яшәдем. Миңа тел әти-әни тарафыннан гаиләдә бирелде, ләкин мин Бәләбәй шәһәрендә татар гимназиясендә укыдым, әлеге гимназиядә безнең татар теле, әдәбият гына түгел, башка фәннәр дә татарча укытылды. Нәкъ менә әлеге мәктәп миндә милли җанлылыкны уятты. 13 яшемдә мин Казанга күчтем, башка лицейга укырга кердем, анда да татар мохите бар, ләкин сыйныфның яртысының татар теле авыррак иде. Рәдиф белән килешәм, татар телле мәктәпләр кирәк, алар – чынбарлыкта шушы мохитне тудыра алучы бер инструмент.

Айдар Муллануров: Татар телен белергә кирәк, ә аның өчен мәктәпләр кирәк, дип белдердегез. Ләкин шуннан башлыйк – тел нәрсәгә кирәк? Хәзер яшьләр бик еш: «Мин үземне татар, башкорт, рус итеп түгел, мин үземне шәһәрче дип таныйм», – дип әйтә. Әлеге ике яклы конфликтны ничек чишәргә? Хәзер бит барыбыз да шәһәрчеләр булып саналабыз.

Айрат Фәйзрахманов: Үзбилгеләнү, идентичность – ул тормыш дәвамында үзгәрә торган нәрсә. Бүген яшьләр үзенең милләте, халкы турында уйламаса, бәлки, алар берничә елдан соң уйлана башлар. Тормышта туган шартлар аны үзбилгеләнүгә этәрер, андый әйберләр дә була. Кешенең яше арта барган саен, ул үзенең милләте турында күбрәк уйлана башлый, бу – психологлар тарафыннан да тикшерелгән әйбер. Бу татарга, яки руска гына кагылмый, гомумән кешелек дөньясына хас.

Мәктәпләр мәсьәләсенә килсәк, мин үзем рус мохитендә үстем, Казанның Дәрвишләр бистәсендә күбрәк руслар яши. Ләкин безнең бистәдә татар гимназиясе бар иде, ул безгә телне камилләштерергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта мин хәзер үземнең сыйныфташларыма карыйм, безгә 39 яшь, кызганыч, татар гимназиясе аларга ул үзаңны биреп бетермәгән булып чыга. Чөнки абсолют күпчелек үзләренең балаларына татар телен өйрәтми. Татар гимназиясен бетерделәр, татарча яхшы сөйләшәләр, бергә очрашабыз – русча сөйләшәләр, татарча сөйләшә башласаң, күчәләр. Әмма балаларын үзебезнең татар гимназиясенә бирмәделәр, рус мәктәбенә бирделәр, димәк, барыбер «где-то недоработали» булып чыга.

Минемчә, монда ниндидер уртак җавап табып булмый, һәрберсенең үз юлы. Әлбәттә, татар гимназиясе – иң кулай вариант, ләкин күпчелек татарлар яшәгән җирдә татар гимназияләре юк. Шулай да 1990 еллар белән чагыштырсак, балаларга милли мохит тудыру өчен мөмкинлекләр хәзер күбрәк. Шул ук «СалаваTik»лар, башка тапшырулар, музыкаль китаплар бар. Үзең татар телен яхшы белмәсәң дә, заманча ысуллар белән балаларга милли мохитне тудыра аласың. Ә мотивацияне каян табарга – анысын әйтә алмыйм. Татар гимназиясен тәмамлаган кешеләр үзләре дә балаларына татар телен өйрәтергә мотивация таба алмыйлар.

Райнур Хәсәнов: Гомумән әйткәндә, монда аерым бер модель юктыр ул. Бер шаблон бар, һәм ул һәрбер яшь кешегә килешә дип әйтә дә алмыйм. Минем әтием кечкенәдән миңа төрле тарихлар сөйли иде. Татарлар, безнең гаилә тарихы… Шунда мин: «Миңа кадәр без телебезне, мәдәниятебезне саклап килдек, миндә генә бу өзелергә тиеш түгел бит!» – дип уйлый идем.

Альфред Дәүләтшин: Дин мәсьәләсенә кагылсаң, әгәр без алсак телне белмәгән татарны, ләкин ул дини булса, һәм икенче очрак – телне дә белми, дини дә булмаган кешене. Минемчә, телне белмәүче дини кеше булса, ул кайчан да булса милләтенә кайтачак. Чөнки һәрбер кешенең үзбилгеләнүе төрлечә, ул шәхси тойгылар, кеше белән, аның гаиләсе белән бәйле булырга мөмкин. Вакыт узу белән тамырларны, әби-бабаңны өйрәнү барыбер сине, ничектер, дини мәсьәлә белән дә бәйли. Дин һәм милләт – алар һәрвакыт бергә. Ә менә хәзерге вакытта ничек телне өйрәтергә... Бүген теләгән кеше өчен укытучы табу да проблемалар тудыра.

Фото: Андрей Шальков

«Яшьләр Салаватны тыңламый, тарихчылар Фирдүс Тямаевны ярата»

Тагын бер сөйләшү «Үз-үзеңне белдерүнең заманча формалары: музыка, әдәбият, театр» темасына багышланган иде. Монда Нурбәк Батулла белән Рәдиф Кашапов янына «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова һәм журналист, җырлар авторы Зөләйха Камалова кушылды.

Рәдиф Кашапов: Татарлар үзләре эчендә генә яши кебек. Театр, эстрада – бу барлык өлкәләргә да кагыла. Безгә «Барс-Медиа»ның бер апасы килде һәм лекция укыды. Гомеремдә беренче тапкыр «Барс-Медиа»дан лекция ишеттем. Ул: «Татар эстрадасына башка милләтләр кирәк түгел, аларның 8 миллион татар аудиториясе бар», – дип әйтте. Гомер буе авыллар буенча йөрсәң дә, барысын да йөреп чыга алмассың. Сиңа чит милләтләр, яңа әйберләр кирәк түгел. Менә кеше Салават Фәтхетдиновны тыңлый, бу бит чынлыкта сәер әйбер. 30 ничәнче сезоны аның, 35нчеме? Хәзер ул инде яңа җырлар да башкармый. Чөнки кеше әйтә: «Кирәкми безгә яңа җырлар, сез нәрсә, без яңа җырлар өчен килмибез».

Рәмзия Галимова: Без күрәбез, бүгенге яшьләр арасында Салаватны тыңлаучылар күп түгел. Әйе, аны тыңлаучылар бар, ләкин аз. Без гомумән рус телле, сыйфатлы итеп эшләнгән контент белән көндәшлек итәргә мәҗбүр. Чөнки яшьләр: «Анда юмор да, тегесе-монысы», – дип әйтә. Безнең яшьләр шуны карый, һәм безнең эшчәнлек тә шуның белән катлаулы. Ул әлегә шулай, алда…

Рәдиф Кашапов: Синеңчә, алда саннар артачак, минемчә, кимиячәк алар.

Рәмзия Галимова: Мин – яңалык, яңа төрле форматлар турында...

Рәдиф Кашапов: Яңалык нинди форматта, бөтенләй яңалык-яңалык, яки алардагы кебек эшлибезме: мәсәлән, алабыз Илгиз Шәйхразиевны. Ул беркайчан да, мин татар музыкасын ясыйм, дип әйтмәде, ул: «Миңа заманча музыка ошый», – дип әйтә һәм аны татарча җырлап күрсәтә. Ул: «Минем теләгем – кешегә якын булган, аңлаешлы әйберләр ясау», – диде. Менә мине борчый торган әйбер бар, миңа: «Сине аз кеше карый. Сез шундый әйбер чыгарыгыз, бөтен кеше шаккатсын», – дип әйтергә яраталар. Менә «Пыяла» чыкты бит, һәм бөтен кеше татар телен белде. Мин, дөресен әйткәндә, моңа бик ышанмыйм. Чөнки бер таныш рус егете дә килмәде: «Рәдиф, татарский хочу выучить, «Пыяла»ны хочу понять», – дип. Тәрҗемәсе бар бит. «Сез артык сыйфатлы әйбер ясыйсыз, сез бераз сыйфатсызрак ясагыз, милләт өчен. Менә Элвин Грей молодец, яки Фирдүс Тямаев сезгә караганда милләт өчен күбрәк файда китерә, чөнки чыннан да милләтне таныта», – диләр. Менә бу, чынлап та, шулаймы? Нигә ул алайса спикерлар арасында юк, нигә аны конференциягә чакырмыйлар? Мин аны бер тапкыр Тарих институтында күрдем, ул анда чыгыш ясады. Тарихчылар: «Без Фирдүс Тямаевны яратабыз», – диделәр. Без – тарихчылар, археологлар, казучылар – Алтын Урда, Казан тарихы, ләкин шулай ук Фирдүс Тямаев безгә якын, сез түгел.

Рәмзия Галимова: Бүгенге көндә эстрадада татар яшьләре арасында бердәнбер популяр артист ул Марат Яруллин. Әмма менә аның да соңгы арада концертларында өлкән буын күбәя. Бездә шундый проблема бар – яшь артистлар чыга, алар шундый яңа ташкын булып килеп керәләр, ләкин аннары өлкән буынга ярарга тырышып эшли башлыйлар да, үзләре дә сизмәстән, 45+, 50+ аудиториясенә эшли башлыйлар һәм шунда эреп бетәләр.

Рәдиф Кашапов: Татарларда ике буын бар. Берсе татарча яхшы белә, ләкин яңалыкны кабул итми. Икенчесе, татарча сөйләшми, ләкин ул татар, бу – күбрәк яшьләр инде. Син ниндидер яңалык белән чыгасың, кеше аны аңлый, чөнки ул фикерли белә, ләкин кабул итми, чөнки аның инде моның өчен яше зур. Бар шундый аудитория – кеше сине аңлый алмый, чөнки аның белеме җитми.

Рәмзия Галимова: Гомумән, яшьләр аудиториясе – ул катлаулы аудитория, «Идел» журналы 2800 данә тираж белән чыга. Ул – яшьләр журналы. Мин әйтәм икән: 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр дип. Әйдәгез, чагыштырыйк, миңа 34 яшь, минем кызыксынуларым белән 20 яшьлек кызларның кызыксынулары аерыла. Безнең яшьтә ипотека, бала, мәктәп – без дә яшьләр. Ә 20 яшьтә – психологка йөрү, кофе эчү һәм башка мәсьәләләр.

Фото: Андрей Шальков

«Рус телле татар иҗаты була аламы?»

Рәдиф Кашапов: Рус телле татар иҗаты була аламы? Мәсәлән, Нурбәкнең «Диалог» спектакле бар, син анда русча да сөйлисең. Кайвакытта кеше әйтә бит: «Сезнең видеоларыгыз шундый кызык, ләкин русча, мин татар теле белән кызыксынып китәр идем», – дип. Яисә киресенчә, татарча, дип.

Зөләйха Камалова: Минемчә, сәнгатьнең гомумән без сөйләшкән кебек билгеле теле юк. Әмма Нурбәк без аңлый торган проблемаларны күтәрә икән, аны милли дип атарга була.

Нурбәк Батулла: Без «Әлиф»не Төркиядә күрсәткән идек. Әлеге спектакль – татарлар күп гасырлар кулланган гарәп графикасын югалту турында, без 1927 елга кадәр гарәп графикасында язганбыз, хәзер безнең бабалар белән элемтә өзелде. Спектакль шул фаҗига турында. Ә төрекләрдә гарәп графикасы – ул, киресенчә, колониаль билге. Алар, киресенчә, латиницага күчеп, гарәп йогынтысыннан иреккә чыкканнар. Шуңа күрә алар әлеге спектакльне аңлап бетермәделәр, гәрчә без ниндидер теләктәшлек табу өмете белән барган булсак та.

Рус телле татар мәдәнияте була аламы, дигән сорауга – минемчә, моннан куркырга кирәкмидер. Миңа казахларның юнәлеше бик ошый. Мәсәлән, аларның «Ирина Кайратовна» дигән төркемнәре бар, ул кайчандыр юмордан башланган иде, хәзер алар сәяси, милли темаларга сөйлиләр һәм рус теле белән казах телен бутаудан куркмыйлар. Чөнки, беренчедән, без бит аны тормышта бутыйбыз, кемне алдалыйбыз без, нинди икейөзлелек, без тормышта: «Әйдә, кофе попьем», – дип сөйләшәбез, алдашмыйк. Ә сәхнәдә ниндидер камил әдәби телдә сөйләшкән булып кыланабыз, һәм бу үзеннән-үзе ниндидер иҗади конфликтка китерә. (Бу урында Нурбәкнең төзек һәм камил булган татар телен билгеләп үтәсем килә, барлык спикерлар арасында җөмләләрен иң дөрес итеп төзегән, фикерен төгәл әйтә алган кунак ул булгандыр – Зөлфия Шәвәлиева.) Безнең менә «Моң» театрында рус, татар теле дә, тән теле дә яңгырый. Музыка теле дә бар. Шул ук «Ирина Кайратовна», алар, рус телен кулланып, үзләренең аудиториясен унга тапкырлыйлар.

Рәмзия Галимова: Бүген журналистикада шундый юнәлеш бар – ике телне кушып язу. Без аны «текстта трендлар» дип атыйбыз. Социаль челтәрләрдә ул бик еш күзгә чалына. Татар теле белән рус телен бутап сөйләшү, ул – яшьләр өчен чыннан да тренд. Бик күп матбугат чаралары, шул исәптән рус теллеләр дә, ике телне бутап карточкалар ясарга ярата. Мәсәлән: «О чем я сегодня мечтаю – авылга кайтып мунча керергә». Әлеге юнәлеш бүгенге көндә бик популяр, рус телле матбугат чаралары да шул рәвешле татар телен үзләренә кертеп җибәрәләр.

Нурбәк Батулла: Тел – ул бит аерым субстанция. Ул үз тормышы белән яши, телибезме без, юкмы. Шул ук Дәрдемәнд, Тукайларны алыйк. Менә мин ана телебезне яхшы беләм дип саныйм, ләкин Дәрдемәнднең шигырьләрен мин сүзлексез аңлый алмый. Анда гарәп, фарсыдан кергән алынмалар сүз аралаш. Әле ул бездән ерак та түгел, гасыр башы гына. «Кыйссаи Йосыф»ның оригинал телен аңлау өчен, гомумән, белгеч булырга кирәк. Ягъни тел әлеге соңгы 100 ел эчендә дә бик нык үзгәргән бит инде, без моны, кызганычкамы, шатлыгыбызга күрәме, бернәрсә дә эшләтә алмыйбыз. Ул – ургылып кергән ташкын кебек, син аны туктата алмыйсың. Бәлки, берникадәр юнәлтә аласыңдыр, комлы капчыклар куеп, ләкин кирәкме ул безгә...

Фото: Андрей Шальков

«Мәчет + иҗтимагый үзәк»

Форумның Уфалылар өчен иң кызыклы һәм мөһим булган өлеше – «Ихлас» мәчетендә татар иҗтимагый үзәген булдыру мәсьәләсе иде. Әлеге идеяне «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин тәкъдим итте. Бүген Уфадагы «Ихлас» мәчете элеккеге мәдәният йорты бинасында урнашкан, аңа манара куелып, 2004 елда ул официаль рәвештә ачыла.

Бер яктан караганда, бу – гибрид, совет чорындагы бина, колонналар. Ул тышкы яктан да гибрид формасында, эчендә дә шулай ук, совет чорындагы күренешләр дә калган, келәмнәр, михраблар да куелган, ниндидер сәер капма-каршылык бар. Әлбәттә, без «Ихлас» мәчетен һәрвакыт мәчет кенә түгел, күпфункцияле үзәк итеп күрдек. Ләкин заман үзгәрә, җәмгыятьтә шундый ихтыяҗ бар – аны гади гыйбәдәт урыны гына түгел, бәлки мәдәни, аралашу, фикерләшү үзәгенә әйләндерү турында уйлыйбыз. Шушы тышкы якта булган каршылыкны мәгънәви яктан да туры китерергә кирәктер.

Бүгенге көндә мәчет берничә өлешкә бүленгән, аның төп гыйбәдәт залы – элеккеге кинотеатрның фойесы һәм икенче өлеше – кинотеатрның конференц-зал өлеше бар. Шушы икенче өлешкә без яңа мәгънә кертергә телибез. Төп гыйбадәт залы саклана, анда көн саен гыйбәдәт кылына. Икенче зал шулай ук дини бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә гыйбадәт урыны булып кала, ләкин калган вакытта ул башка функцияләрне үти торган үзәк булдыру теләге бар – фикер алышу урыны, музей формасы, бәлки, ислам сәнгате үзәге булыр.

Залдан: «Ихлас» мәчете күптәннән шундый функцияне үти бит инде – бик еш конференцияләр, төрле очрашулар үтеп тора. Үзгәреш нәрсәдә була соң? – дигән сорау яңгырады.

Ул мәчет бинасында булса да, ничектер мөселман булмаганнарга да, әлегә гыйбадәт кылмаучы татарларга да яңа урын формасын булдыру. Аны аралашу, фикерләшү өчен, мәдәни урынга әйләндерү. Татарларда шундый әйбер бар – алар мәчеткә килә, ләкин намаз укымый, мин әле шундый кеше, мәчет бусагасын атларга хакым, кыюлыгым юк, дип әйтә. Бәлки, кешеләрне әлеге бинаның мәчет булуы гына, мәчеткә атлап керү генә туктатадыр. Әгәр әлеге эшне башкарсак, бәлки, кешеләр мәчеткә түгел, шушы үзәккә киләм дип, җайлы, яңа юл табар. Бу – татарларга бергә җыелу, аралашу өчен мөһим бер урын булыр иде.

Уфалылардан: Тел һәм дин һәрвакытта да бергә барган, аена бер мәртәбә булса да Башкортстанда булган иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләрен җыеп, уртага салып планнарны сөйләшеп, тәҗрибә белән уртаклашып, киңәшмәләр үткәрергә, – дигән тәкъдим дә булды.

Бәлки, ул түләүле буладыр, төп яңалыгы шундадыр, – дигән фикер дә яңгырады.

Сездән тәкъдимнәр көтәбез, түләүле булса – түләүле, – дип елмайды Альфред Дәүләтшин.

Техник яктан алга киткән үзәк булдырасы килә. Аның тагын бер максаты – анда музей булырга тиеш, Уфада, Башкортстанда, бәлки Россиядә дә ислам тарихы һәм, әлбәттә, милләтебез, шәхесләребез белән бәйле экспозицияләр урнаштырырга телибез, – дип тәмамлады фикерен «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы.

«Ихлас» мәчете

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Уфада зур фестиваль… хыялмы?»

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы Гөлназ Бәдретдин, Уфада «Печән базары» форматындагы зур масштаблы фестивальне ничек оештырып була, дигән темага кыскача экскурс үткәрде. Ул фестивальнең форматын уйлаган, анда үткәреп була торган чаралар исемлеген төзегән. Фестивальне Уфада сату иткән сәүдәгәр «Хәкимов фест», яки кайчандыр татар китабы кибете исемен йөрткән «Сабах» дип атау да урынлы булыр, диде ул.

  • Тарихи чыганаклар буенча, 1912 елда нәкъ менә «Сабах» китап кибетендә Уфага килгән татар шагыйре Габдулла Тукай туктала, анда аны Мәҗит Гафури каршы алуы билгеле.

Шулай да, әлеге тәкъдим ителгән идеяләр һәм планнар сүз булып кына калмасын, алга таба үсеш алсын, чынга ашсын, дип телисе килә. Уфа шәһәрендә татарлар тарихы белән бәйле урыннар бихисап, кызганыч, бүген аларның бөтенесе инде билгеле дә түгел, күбесе тарих битләреннән юылган.

Фото: Андрей Шальков

«Ясалма фәһем, бәхет серләре һәм тарих»

Дискуссия һәм сөйләшүләрдән кала кызыклы, информатив лекцияләр дә тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов соңгы арада аеруча модага кереп киткән ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып күрсәтте. Нурбәк Батулладан интервью алыр өчен язылган сораулар, татарлар турында ясалма фәһем уйлары катнашучыларда кызыксыну тудырды. Ясалма фәһем Уфалыларга Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен дә сөйләп бирде.

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал музей-йорты мөдире Айдар Шәйхин «Бәхетле булу серләре: язучылар ни әйтә?» дигән темага чыгыш ясады. «Мин үзем белмәгән әйберләр турында сөйләргә яратам, шуңа күрә темам бәхет турында», – диде ул, үзенең темасын шәрехләп.

Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин Уфа татарлары турында лекция тәкъдим итте. Форум катнашучылар, журналист Зөләйха Камалова һәм ясалма фәһем язган кырмыска турында җыр белән төгәлләнде. Аны спикерлар кунакларга гитара һәм думбра ярдәмендә тәкъдим иттеләр.

Үзең барып күргәч, әлеге хисләрне татыгач гына, читтә яшәүче татарлар өчен шундый форумнарның әһәмияте нинди зур булуын аңлыйсың. Әлеге форумны оештыру өчен янып йөргән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга, Айдар Муллануровка һәм башка оештыру эшендә катнашучыларга зур рәхмәт һәм соклану хисен белдерәсе килә. Форум озын гомерле булсын, ул татар яшьләре өчен дә, өлкән буын өчен дә дуслык җепләрен урнаштыручы мөһим күпер булып тора. Киләсе очрашуларга кадәр, Уфа.

Фото: Андрей Шальков

Зәйнәбтән шифалы үләнле чәй

Фото: Андрей Шальков

Форумда катнашучы татар кызлары

Фото: Андрей Шальков




Екатеринбург

Только в Красноярске и Перми можно взять семейную ипотеку без проблем


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Какой будет погода на Новый год, спрогнозировали синоптики

Bloody стал техническим партнёром киберспортивной команды RUSH B

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Только в Красноярске и Перми можно взять семейную ипотеку без проблем

Новости Екатеринбурга

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Какой будет погода на Новый год, спрогнозировали синоптики

«Автомобилист» отыграл три шайбы, но уступил «Спартаку» по буллитам


В Екатеринбурге запретят остановку более чем на сорока участках улиц

Стали известны маршруты, на которых в Екатеринбурге будут работать новые троллейбусы

Завершается строительство моста через реку Белую на трассе Дюртюли – Ачит в Башкирии

Талантливые свердловчане смогут бесплатно представить свои работы в креативном кластере «Домна»


Житель Екатеринбурга бросил спецназ и стал медиком ради больной дочери

Масштабная школа по химтехнологиям пройдет в Томском политехе в 2025г

Ажиотаж с ноября. Россияне раскупили почти все туры в Великий Устюг

Семье ветерана вернули украденную 60 лет назад медаль: как ее нашли


Губернатор Свердловской области Евгений Куйвашев
Свердловская область

Евгений Куйвашев утвердил план подготовки к 250-летию Верхней Салды


Частные объявления в Екатеринбурге



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Денис Мацуев

Для белгородцев откроют арт-мастерскую Дениса Мацуева и джаз-резиденцию Игоря Бутмана



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Екатеринбург на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Певица Ирина Ортман передала в Одинцове гумпомощь бойцам СВО

Адвокат оценил шансы третьей жены Градского на получение части его наследства

Смотрите "Вести" в 14:30: звезда Мариинки Василий Герелло дал концерт во Владимире

Тимати сделал себе подарок за 65 млн рублей: что купил рэпер


«Поражён, как здорово меня поддерживают». Откровения австралийского теннисиста в России

«До 30 лет еще можно рваться к Большим шлемам» — Янчук о форме Медведева

WTA сообщила Зарине Дияс плохую новость

Организаторы теннисного турнира в Петербурге хотят пригласить для участия Шарапову


Bigg Boss 18: Digvijay Rathee asks Chum Darang about the kind of guy she would like to marry; says ‘mere parents ko manana padega’

Watch: India boss Rohit gets down to pink-ball business in Adelaide

Cook backs Jaiswal's fearless sledging of Starc

Bigg Boss 18: Netizens slam Raftaar and Ikka’s for calling Digvijay Singh Rathee ‘napti’; see tweets