Свердловск өлкәсе имамнары хәрбиләргә тормышның мәгънәсе хакында сөйләде
0
34
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) вәкилләре Екатеринбург шәһәрендә Үзәк хәрби округның радиоэлектрон көрәш гаскәрләре 18нче бригадасында хезмәт итүче ислам динендәге хәрби хезмәткәрләр белән очрашу үткәрде.
Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу «Тормышның кыйммәте һәм мәгънәсе турында Изге Коръән аятьләре» дигән темага багышланды. Мөфти урынбасары Мөхәммәдйосыф Сандалов һәм мөфти ярдәмчесе Ибраһим Якупов хәрбиләргә кеше тормышының кыйммәте, аның кешегә Аллаһы Тәгаләгә табыну һәм Изге Коръәндә, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) хәдисләрендә бәян ителгән киңәшләрне үтәп, аның ризалыгын алу өчен бүләк ителүе турында сөйләде.
«Дин эшлеклеләре әңгәмәдә башка кешеләргә карата изге гамәлләр кылуның әһәмиятенә зур игътибар бирде. Шулай ук Аллаһы Тәгаләнең үзенең соңгы Юлламасында бер кешене яшәүдән мәхрүм итүне — бөтен кешелекне юкка чыгару һәм киресенчә, бер кешене терелтүне бөтен кешелеккә тормыш бүләк итү белән чагыштыруын искәртте», диелә.
Вәгазьдән соң имамнар хәрби хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде. Шунысын да искәртик: Үзәк мөфтият Свердловск өлкәсендә хезмәт итүче ислам динендәге хәрбиләр белән мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрә, диелә хәбәрдә.