Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга җыеналар
0
24
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе, мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү өчен, Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга телиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясенең яңа рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашия мәдәният министры Роза Лизакова белән очрашуда шул турыда әйткән. «Хәйдәр Сафиуллин автономиянең элеккеге җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән „Гыйбатдинов укуларын“ уздыру планнары белән уртаклашты», диелә бу хәбәрдә. Очрашу барышында министрлык һәм автономиянең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралган. Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел 7 июльдә вафат булды .