Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгын игълан иттеләр
0
19
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгына старт бирелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр иттеләр.
Шушы бәйрәм кысаларында Кайбыч район хакимияте һәм Урмай авылы җирлеге үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзаладылар. Ике җитәкче — Урмай авыл башлыгы Минзаһит Зәйнуллин һәм Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин документка имза куйды.
Бәйрәм белән Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов котлады.