Питрәч районы башлыгы «Бердәм Россия» праймеризында дистанцион тавыш бирде
0
43
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов «Бердәм Россия» праймеризында дистанцион рәвештә тавыш бирде. Бу мөмкинлектән барлык сайлаучылар да 30 май киченә кадәр файдалана ала. Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Питрәч районында, бөтен Татарстандагы кебек үк, офлайн-тавыш бирү өчен хисап участоклары ачылды. Питрәч, Кошчак, Шигали, Ленино-Кокушкино, Чита, Татар Тау иле, Шәле авылларында җиде участок 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Питрәчлеләр сайлауда активлык күрсәтә, тавыш бирү тыныч атмосферада уза.