Чистайда Бөтенроссия мәктәп олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
0
96
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай хакимиятендә «Путь к Олимпу» олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы хәбәр итә. Агымдагы елның 10-22 гыйнварында олимпиаданың йомгаклау үтабы узды. Анда Чистай районының алты гомуми белем бирү оешмасы укучылары катнашты. Район башлыгы Дмитрий Иванов укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премия тапшырды. Шулай ук быел Бердәм дәүләт имтиханы буенча иң югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын бүләкләделәр.