Чистайда Республика клиник хастаханәсе табиблары күчмә мобиль поликлиникада кабул итә
0
116
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай Выселкасы авылында фельдшер-акушер пункты белән янәшә медицина комплексы туктаган. Биредә яшәүчеләрдән тыш, якындагы авыл кешеләре дә тикшерү узачак. Чистай Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары махсус транспорт билгеләгән. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза. Гражданнар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илүләм проектлары буенча кабул ителә. Күчмә медицина комплексында ҮЗИ белгече, кардиолог, невролог, эндокринолог һәм гинеколог кабул итә. Алар пациентлар килү турында алдан кисәтелә. Алар Үзәк район хастаханәсенең участок табиблары төзегән исемлек буенча кабул ителә.