Чистай аграрийлары күргәзмәдә виноградның иртә өлгерә торган сортларын тәкъдим итәчәк
0
27
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 30 августта, 11.00 сәгатьтә «Чистай» мәдәни үзәге мәйданында виноград үстерүчеләр күргәзмәсе узачак. Килүчеләр җиләк-җимешне татып карый алачак, шулай ук монда виноград үстерү серләрен дә белә алачак. Бу хакта «Чистопольские известия» яза. Бу көнне җирле виноград үстерүчеләр иң иртә өлгерә торган сортларны тәкъдим итәчәк. Хәзерге вакытта чарага актив әзерлек бара. Виноградчылар җәмгыяте рәисе Владимир Кузнецов үзенең виноград бакчасында хезмәттәшләре белән очрашты. Алар виноградның нинди сортлары өлгерүе турында фикер алышты. Димәк, нәкъ менә аларны күргәзмәдә шәһәр халкына күрсәтергә кирәк. Катнашучылар виноградны карады һәм дегустация узды. Виноградчы бакчаны ничек каравын, прививкаларның ничек эшләвен, туфракны тукландыру һәм эшкәртү ничек башкарылуын сөйләде. Виноград үстерүчеләрнең сүзләренчә, виноград бакчасын тоту — җиңел эш түгел, хезмәт сөючәннәр генә зур уңыш җыя ала. Хәзер аның илледән артык сорты бар, шуларның иң иртә өлгерә торганы өлгергән диярлек, бары тик баллануын гына дәвам итә. Чистайда яшәүче алманың төрле сортларын, груша, слива, абрикос та үстерә.