Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30 31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Болгарга мөселманнар җыелды: «Изге җиргә, изге җыенга килә алуыбызга нык шатланам»

0 314

«Изге Болгар җыены»на һава торышы да бик матур туры килде. Җыенга дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар җыелган: мәртәбәле затлар, атаклы дин әһелләре, руханиләр, ерак һәм якын җирләрдән дин кардәшләр…

Җыен башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов: «922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе татар халкының язмышын билгеләде»

Биредә 922нче елда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган. Татарстан үзенең уникаль конфессияара һәм милләтара татулык тәҗрибәсе белән горурлана, без аны саклыйбыз һәм яңа буыннарга тапшырабыз. Болгарны торгызу - тарихи хәтерне торгызу гына түгел, ә безнең алга китешкә омтылуыбызның символы да. Ак мәчет, мөселман мәгариф үзәге буларак, Болгар ислам академиясе һәм башка ядкярләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без бу юлны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап һәм арттырып дәвам итәбез.

«Изге Болгар җыены» XVI халыкара икътисади форумның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» программасын тәмамлый. Бу форум үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең бердәмлеге символына әверелде. Бу бигрәк тә ерак 1945 елда ирекне саклаган ветераннарыбызның һәм хәзерге геройларның - Ватаныбыз мәнфәгатьләрен намус белән яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы уңаеннан ил Президенты тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында әһәмиятле, – диде Рөстәм Нургали улы.

  • Миңнеханов шулай ук «Ибн Фадлан» комплексы төзелеше белән танышты. Биредә эшләр 2023 елда башланган булган. Яңа кунакханә борынгы шәһәрлекнең тарихи өлеше чигеннән читтә, Икмәк музее артында урнашкан. Проект 2 этапта гамәлгә ашырыла. Әлеге вакытка ул 96 кунакка исәпләнгән 2 йокы корпусы, ресторанлы визит-үзәк, парковка төзелгән. Планда – 48 кешегә исәпләнгән тагын бер корпус, шулай ук аерым кунак йортлары төзү икән.

  • Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын тәмамлау чарасы булды. «KazanForum» Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

«Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык»

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:

Телебез белән генә түгел, бөтен барлыгыбыз белән Аллаһка шөкер кылабыз. Атабыз Адәм галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә 40 ел арасында яратканда, ул 40 елның нәрсә икәнен чамалар өчен, бөтен барлык дөньяны Аллаһы Тәгалә җиде көндә яратты диелә Коръән Кәримдә. Без – адәм балалары. Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык, чөнки без мең елдан артык кардәш булып яшәргә тырыштык, – дип ассызыклады мөфти чыгышы вакытында.

Камил хәзрәт Сәмигуллин:

Сөекле пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел: картлык килгәнче, яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче, сәламәтлекнең кадерен бел, мохтаҗлык килгәнче, байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче, буш вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче, гомереңнең кадерен бел», - ди.

Башка бер хәдистә: «Кем кешеләргә рәхмәтле була алмаса, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый», – диелә. Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен, көферлек кылсагыз, шөкер кылмасагыз, газабым каты булачак, ди Аллаһ. Җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булыйк, шөкерананың иң зур ысулы – намаз кылу, – диде нотык тотканда Камил хәзрәт.

  • Ачылыш тантанасыннан соң республика Рәисе һәм хөрмәтле кунаклар Борынгы Болгар Җәмигъ мәчетенә юнәлделәр. Алар анда җәмәгать белән намаз укыдылар.

«Изге Болгар җыены — халык өчен мөһим бәйрәм»

Бу көнне Изге Болгар җиренә килүчеләр өчен матур чыгышлар, күргәзмәләр әзерләнгән иде.

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган, әлеге вакытта Ханты-Манси округында яшәүче билгеле җәмәгать эшлеклесе Раушания Исхакова:

Изге Болгар җыены — халык өчен мөһим бәйрәм. Монда төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән мөселманнар күрешә, ихлас аралаша. Бу Изге Болгар җирләренә берничә тапкыр килгәнем бар. Соңгы елларда — өч ел рәттән килдем. Кайбер елларда берничә тапкыр да килергә мөмкинчелек була. Чөнки мин Бөтендөнья татар конгрессы белән дә эшлим. Туган яктан читтә яшәсәм дә, милләтемне — татарлыгымны онытмыйм. Яшьләр, балалар һәм оныклар өчен дә үз телебезне, матур гореф-гадәтләребезне исләренә төшереп торырга тырышабыз.

Быел да бирегә килүем бик шатлыклы булды. Электән белгән дусларым белән очраштым һәм яңа танышлар таптым. Елдан-ел халык саны монда артып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә һәм Диния нәзарәтенә рәхмәтләремне белдерәм. Алдагы елларда да җыен шулай югары дәрәҗәдә узсын, дигән изге теләкләрдә калам, – диде ул.

«Изге Болгар — татар халкының бер мәркәзе»

Башкортстан делегациясен күрү бик шатлыклы булды. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред хәзрәт Дәүләтшин җитәкләде. Делегация вәкиле, БР Борай районы үзәгендәге тарихи мәчетнең имам-хатыйбы, Диния нәзарәтендәге «Гаилә» клубы секторын алып баручы Рифат хәзрәт Зарипов үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Бүгенге көндә Борай районы үзәгендә 4 мәчет эшләп килә. Ләкин Борайның яңа бистәсенә Дүсмәт дигән авыл терәлеп тора. Дүсмәттә үзебезнең ватанпәрвәр егет Редаль Рәвил улы Сәетов та Аллаһ йорты салдырды. Анда да 5 вакыт намаз укыла башлады. Аллаһка шөкер, мәчетләребез эшләп тора, җомга намазларына дин кардәшләребез килә, Гаетләр үтә. Төрледән-төрле дини чаралар үтә бездә. Борайда халык дингә тартыла. Бөтенроссия дин әһелләре форумына Борай якларыннан гына да 3 хәзрәтебез килде. Зур автобуста килдек. Изге Болгар – татар халкының бер мәркәзе!

«Гаилә» клубы турында ныграк сөйләп үтсәгезче, хәзрәт.

«Гаилә» танышу-кавышу клубының очрашу кичәләре Уфада да, Борайда да үтеп тора. Әйтергә кирәк, милли гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклауда әлеге клубның әһәмияте зур. Очрашуларыбыз вәгазь белән башланып китә. Безнең кичәләргә татар-башкорт егет-кызлары килә.

Рифат хәзрәтнең тормыш иптәше Зөмәрә абыстай Юнысова — Башкортстанның «Рәйхан» клубы җитәкчесе урынбасары. Ул «Гаилә» клубын ире белән бергә алып бара.

Борайда имам-мөхтәсиб булып 22 ел эшләдем. Монда 12 мәртәбә килүемне төгәл әйтә алам. Мөхәммәт хәзрәт Галләм чакырган чакларда, җирлектән 8 мөселман кардәшебезне алып барган чаклар да булды. Бирегә килеп, без баш мөфтиләрнең күркәм вәгазьләрен тыңлап, башка руханиләр, хәзрәтләр белән ихлас аралашып кайтабыз. Үзебез өчен күп мәгълүмат алабыз, – дип тәмамлады сүзен хәзрәт.

Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин:

Мин 1969нчы елда Казан педагогика институтын тәмамлагач, монда эшкә җибәрелгән идем. Ул вакытта яңа гына Болгар тыюлыгы оеша иде. Һәм 30 ел биредә җитәкчелек иттем инде. Хәзерге көндә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшлим. Элеккеге заманнарда әле монда туризм сүзен дә белмиләр иде. Узган гасырның 70нче елларында монда сәяхәт кылучылар килә башлады. Шулай да, өлкән яшьтәге әби-бабайлар килеп, гыйбадәт кылып китүләре хәтердә калган.

Алга таба фонд булдырылды һәм тыюлык үз эшен башлады. Иң башта халык та әллә ни күп килеп йөрмәде. Ә хәзер монда килеп йөрүче халык ничәмә меңләп исәпләнә. Бу күренешне күрүем – күзләремне иркәли. Шәхсән мин шатланып туя алмыйм, - диде ул.

Киров өлкәсеннән хезмәт ветераны Әнисә Сәлихкулова:

Балакаем, заводта эшләдем, тормышка чыгып, балалар һәм оныклар үстердек. Монда ачылган гына мәлләрдә килгәнем булды. Бүген бирегә Нократ Аланыннан 40 пассажирлык туп-тулы автобуста килеп төштек. Изге җиргә, изге җыенга килә алуыбызга нык шатланам. Әлһәмдүлилләһи шөкер, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште ул.

​​​​​Җыенының милли көрәш келәмендә янәдән Радик Сәлахов батыр булып калды

Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында төрле илләрдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды. Узган елны да ул абсолют авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулаган иде.

«Изге җир булган Болгарда машина оту бик зур рәхәт, бик күңелле! Мин бу җиңүгә шат. Безнең Рәисебез Рөстәм Нургали улына, Федерациягә рәхмәт, шундый олы бүләк өчен. Бу егет белән күптәннән көрәшәбез. Беренче тапкыр келәмгә чыгуыбыз түгел. Көрәш кискен барды, Аллаһы ярдәме белән килеп чыкты», — дип сөйләде баш батыр журналистларга.

Шулай ук Сәлахов ярышларга әзерлек ел әйләнәсенә булуын ассызыклады. «Ел буена әзерләнәбез, ел дәвамында ярышлар бара. Спорт залларыннан чыккан юк инде. Сабантуйлар сезоны алдыннан генераль репетиция инде. Әле алда ике дөньякүләм чемпионатта көрәшәсе бар, әзерләнәбез», — ди ул.

Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды һәм баш батырга төп приз — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды. Әйтергә кирәк, елның-елында җыендагы милли көрәш мизгелләре иң көтеп алынган чаклар була. Аны халык дәррәү җыелып тамаша кыла, гадәттә.

  • Агымдагы елда Изге Болгар җыены» бәйрәменә барлыгы 25 мең кеше җыелган иде. Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә дә ватанпәрвәрлек рухы, халкыбызның рухи көче өчен горурлык өстәде. Ә инде чарага дин кардәшләребез бала-чага белән килүе аеруча матур күренеш булды.

  • «Изге Болгар җыены - 2025» чарасыннан фоторепортаж




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.