Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Дөньяга Шәрыкчә караш, яки Аксак Тимер башкаласы Сәмәркандка сәфәр

0 581
Дөньяга Шәрыкчә караш, яки Аксак Тимер башкаласы Сәмәркандка сәфәр

Башта Тинчурин театрында, ниһаять, Болгарда – тарихи ядкәр фонында куелган «Кара пулат» операсын караган кешеләр игътибар итми калмагандыр: Болгар җирен басып алган Аксак Тимер гаскәре хан кызы Наргизәне Сәмәркандка алып китәргә тырыша. Либреттода күп тапкырлар Сәмәрканд исеме кабатлана. Әмма хан кызы Наргизә Аксак Тимер-Тамерланның хатыны да, кәнизәге дә булырга теләми...

Сәмәркандта йөргәндә, иң элек, шушы опера героинясы, сөйкемле җырчы кызыбыз Илүсә Хуҗина башкарган образ – хан кызы Наргизә күз алдына килде. Сәмәркандның җәмигъ мәчете – Биби ханым мәчетен күргәч тә, Аксак Тимергә бәйле архитектура ядкәрләрен карагач та, Болгар легендасы күз алдына килде. Аннары биредә Шиһабетдин Мәрҗани укыганлыгы искә төште. Сәфәрем ике генә көнлек иде – чөнки эш сәфәре. Шуңа да күп нәрсә күрдем дип мактана алмыйм. Әмма дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсенә күз салу мөмкинлеге булды. Сезгә дә киңәш итәм.

ххх

Үзбәкстан күп еллар шактый ябык ил булып саналды. Үзбәкстан театрлары, кинокомпанияләре халыкара фестивальләрдә катнашырга да атлыгып тормады, башкаларны да чакырмады кебек. Хәзер Үзбәкстан – ачык һәм кунакчыл ил. Әйтик, театрлары фестивальләргә йөри башлады, Татарстан белән Үзбәкстан копродукциясе буларак фильм да чыкты – сүз Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы турында бара.

Интернеттан Үзбәкстанга бару турында мәгълүмат эзләнә башласаң, янчыктагы акчаңны тиенеңә кадәр санап куй, чөнки тиененә кадәр күрсәтеп декларацияләр тутырасы була, дигән «страшилкалар» бар. Санап куйган идем. Әмма кирәге чыкмады. Бәлки, бик зур суммалар белән кергәндә – башка тәртиптер, әмма син турист яки ниндидер эш-йомыш белән барасың икән, керү-чыгу юлларында бернинди кыенлыклар да юк. «Үзбәкстан чикләре ябылгач, Таҗикстан ягында калган үзбәкләр туганнары янына да керә алмыйча азапланган чаклар бар иде. Хәзер, дөньялар ачылгач, бик уңайлы», – дип сөйләде коллегалар.

ххх

Мин Сәмәркандка, халыкара конференцияне яктыртырга, халыкара журналист сыйфатында бардым. Конференция буласы бинаның фойесында бай табынлы кофе-брейк каршы ала. Чәй-кофе һәм башка тәм-том арасында регистрация өстәле бөтенләй югалып калган. Төрле милләт галимнәре төрле телләрдә гөр килә.

Биредә конференциянең эшлекле программасын тасвирламыйм. Анысы аерым сурәтләнде. Шәрык кунакчыллыгын, менталитетын сурәтләгән берничә эпизодны гына күрсәтәсем килә. Программа буенча конференциянең беренче өлеше тәмамлангач, кофе-брейкка чакырдылар. Аннан соң төшке аш иде. «Кофе-брейк» дигәнебез, гадәттә, бездә печенье куелган өстәлләр булса, биредә хәтта шашлыкларга кадәр өелеп торган табыннар булып чыкты. Ә «төшке аш» дигәнебез – берничә сәгатькә сузылган мәҗлес икән. «Кичке аш» дигәнебез дә шундый ук мәҗлес – туй табынына тиң өстәлдә ризыкның исәбе-хисабы юк.

Шәрык үзенчәлекләренең берсе – программадагы вакытка сыеша алмаудан трагедия ясамыйлар, эш хакына аш вакытын кыскартмыйлар, ашаганны сеңдермичә, кабаланып чапмыйлар. Аш-суның һәм табынның милли мәдәниятнең бер өлеше булуына биредә тагын да ныграк ышанасың. Өстәлдә ни бар – шуның белән баштан ук ашказаныңны тутырып куясың икән, аннары башкаларның ашаганын карап утырырга туры киләчәк. Синең тамагың туйган дип, беркем дә утырышны башлап җибәрми. Табын артындагы әңгәмәләр дә – халыкара чараларның әһәмиятле бер өлеше.

Шунысы күңелле – биредә ишек төбендә беркем дә бейджик тикшереп, исемлектән фамилияңне эзләп маташмый. Кешене аеру да юк: галиме дә, журналисты да, оештыручысы да бергә табында утырып тәгам җыя.

Ни кызганыч, бездә исемлек ясап, кеше аерып теңкәгә тияләр. Шәрык киң күңеллелеге юк шул бездә.

Сүз уңаеннан, программаның икенче өлешендә берничә түгәрәк өстәл каралган һәм анда, махсус кунак буларак, танылган режиссер Тимур Бикмамбетовның катнашуы һәм үзенең «Хуҗа Насретдин» проектын тәкъдим итүе планлаштырылган иде. Катнашмады. Киткән булып чыкты.

Ххх

Сәмәрканд сәяхәтенең икенче көне – экскурсияләр. Гидыбыз – Алие-Алла. Кырымтатар кызы. Әтисе – кырым татары, әнисе – марҗа. «Әни Сәмәркандка кунакка килгәч, биредә әти белән танышкан. Көчле мәхәббәт булган аларның. Әни, кияүгә чыгып, Сәмәркандта калган», – диде ул. Дөрес, хәзер әнисе – Россия шәһәрләренең берсендә, әтисе Кырымда яши. Алиебез биредә. Сәмәркандны ярата, шуңа аның биредән китәсе дә килми. Рус телендә сөйләшә. Үзбәк телен белә. Татарча белми, әтисе өйрәтүне кирәк дип санамаган. «Кирәк булган икән шул, кырым татар телен белсәм, төрек, азәрбәйҗан телләрен дә җиңел генә белеп булыр иде», – ди.

ххх

«Сәмәрканд – иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Борынгы грек язучысы һәм тарихчысы Геродот аны калкулыкта утырган шәһәр буларак тасвирлаган. Ул таш диварлар артында утырган һәм аны канал әйләндереп алганлыгын язган. Бу канал әлегәчә бар һәм ул Афросиаб дип атала. Фарсы теленнән «кара су» дип тәрҗемә ителә», – дип, шәһәр тарихын җентекләп, төрле риваятьләр белән бизәп сөйләде безгә гидыбыз Алие-Алла. – Соңрак бу җирләргә гарәпләр килә. Алар ислам динен алып килә. XIII гасырда вазгыять үзгәрә – Чыңгызхан килә. Ул яулап алган шәһәрләр урынында дала калдырып китә торган була. Шәһәр каршы тора. Чыңгызхан шәһәрне камап ала. Ул, суны бозып, шәһәрне буйсынырга мәҗбүр итә. Ачудан шәһәрне җир белән тигезли. Соңрак шәһәр көнчыгыштарак салына... Сәмәрканд Тамерлан чорында аның дәүләтенең башкаласына әверелә. Константинопольдән Дәһлига кадәр аның биләмәләре була. Ул бөтен Европага билгеле шәһәр була».

Сәмәркандка килгән кеше Регистан мәйданында булмый калмый. Без дә килдек. Бу – Сәмәркандның гына түгел, көнчыгышның иң данлыклы мәйданы. Ул безнең эрага гадәр VIII-IX гасырда ук кәрван юлындагы ял итү урыны булган. Бөек ефәк юлындагы кәрван сарае да монда урнашкан. Ул, бүгенгечә әйтсәк, 5 йолдызлы отельгә тиң. «Регистан» сүзе – «ком сибелгән урын» дигәнне аңлата. Кайбер гидлар, монда җәзалаулар булып, кан сеңгән, дип сөйлиләр икән. Интернетта да шундый мәгълүматка юлыктым. Имеш, мәйданда күргәзмә җәзалау үткәреп, дошманнарның башын чаба торган булганнар. Канны сеңдерү өчен, мәйданга даими рәвештә ком сибеп торганнар. Әмма безнең гидыбыз бу мәгълүматның дөрес түгеллеген әйтә. «Бу якларда баш кисү киң таралмаган да әле. Монда манарадан ташлау киң таралган. Манарадан ташлауга бәйле бер риваять тә бар. Бер хатын-кызны, сихерчелектә гаепләп, манарадан ташларга хөкем иткәннәр. Соңгы теләге турында белешкәч, 100 күлмәк сораган. Манарадан ташлар алдыннан 100 күлмәкне кигән дә, шуның белән йомшак кына төшкән. Үлгәнме-юкмы – билгесез», – ди Алие.

Регистан мәйданы өч яктан өч мәдрәсәсе белән дан казанган. Өч мәдрәсә төрле елларда салынган, һәм һәрберсенең үз тарихы бар. Тамерланнан соң бу җирләргә аның оныгы Мирза Олугбәк хуҗа була. Аның чорында Сәмәрканд фәнни үзәккә әверелә. 1417-1420 елларда мәйданда мәдрәсә салына. Шундый зур бина өч елда төзелеп беткән. XV гасырга кадәр мәдрәсәләрдә ислам дине генә укытылса, бу мәдрәсәдә төгәл фәннәр дә укытыла башлый, ягъни, ул хәзерге университетка тиң була. Мирза Олугбәк үзе дә лекцияләр укыган. «Монда хәлле кешеләр генә укый алган. Бүгенге акча белән исәпләсәк, елына 150 мең доллар чыга. Мәдрәсәдә дөньядан аерылып укыганнар. Монда тугыз ел укыганнар һәм мөдәррисләр булып чыкканнар. Монда малайлар гына белем алган. Ата-ана баласын мәдрәсәгә: «Ите сезгә, сөяге безгә», – дип бирә торган булган. Бу – балаларны кыйнарга ярый дигән сүз. Баланың 9 яшьтән балачагы беткән», – дип сөйли Алиебез.

«Тимуридлар династиясенең гомере тиз бетүен галимнәр Мирза Олугбәкнең яңа территорияләр яуламавына да бәйләп карый. Ул биләмәләрен дә югалта бар, казна да бушый. Тамерлан династиясеннән соң Шәйбанидлар килә. Болар инде – үзбәккә якынрак башка этник төркем. Алар вакытында XVII гасырда Ширдар мәдрәсәсе (1619-1636) төзелә. Финанслар җитмәгәнгә, төзелеш 17 елга сузыла. Күрәсезме, мәдрәсә алдында кабер ташы тора. Мәдрәсә алдында беркайчан да андый хәл булмаган – җирләмәгәннәр. Бусын нинди кеше дип уйлыйсыз? Ул гап-гади итче булган. Исеме Мөхәммәт. Мәдрәсә төзеләсен ишеткәч, Мөхәммәт, төзүчеләрне ит белән тәэмин итәрмен, дип сүз биргән. Итче хәлле кеше булса да, төзелешнең 17 елга сузыласын башына да китермәгән. Ә биредә 3 мең кеше эшләгән. Мөхәммәт, акчасы беткәч, мәйданга чыгып, кешеләрдән гафу үтенгән. Ә кешеләр, ул сүзендә тора алсын өчен, үз малларын биргәннәр. Итче төзелеш беткәнче үлеп китә һәм, шәһәр кешеләре теләге буенча, мәдрәсә алдына җирләнә. Аны беркем дә күчереп җирләми. Мәдрәсә 1636 елда төзелеп бетә».

Ширдар мәдрәсәсе алдында торган кабер ташын игелекле иганәчеләргә һәйкәлгә тиңли алабыздыр.

Тагын 10 елдан өченче уку йорты – Тиллә карый мәдрәсәсе (1646-1660) төзелә. Шулай итеп Регистан мәйданының өч ягында, бер ансамбль булып, өч мәдрәсә бинасы калкып тора. Хәзер алар ЮНЕСКО исемлегендә.

Әлеге мәдрәсәләрдә сувенир лавкалары кебек әйберләрдән артык әллә нәрсә юк, әмма мәйданны кич карарга кирәк – гаҗәеп матурлык.

Сүз уңаеннан,1843 елда Шиһабетдин Мәрҗани да Ширдар мәдрәсәсендә укый. Аннары укуын Бохарада дәвам итә.

Регистан мәйданына керү түләүле. Үзбәкстан гражданнары өчен бер бәя, чит ил гражданнары өчен – башкачарак. Минем исәпләвемчә, безнең рубльгә күчерсәк, Үзбәкстан кешесе 30 сум тирәсе, читтән килгән кунак 300 сум түли.

Акча темасына килгәндә, әйе, анда сомнар. 1000 сом – безнең акча белән 5-6 сум чамасы.

«МИР» картасын Үзбәкстан банкоматларына куеп, сомнар чыгарып алырга була – бер кыенлыгы да юк. Әмма ул зур санлы сомнарның акча икәнен аңышу өчен бераз вакыт кирәк. Акчаны алыштырмыйча булмый, сатучылар товарын рубльгә сатырга атлыгып тормый. Сатам дигәне дә аны тиз генә курс буенча күчереп санап бирә алмый. Аны доллар аша әйләндереп шактый вакыт исәплиләр.

«Кирәк кешегә монда бәдрәф бар. Акчагыз булмаса – алыгыз», – дип, 2000 сом акча суза гидыбыз. Безнең аптырап карап торуыбызга: «Борчылмагыз, бу акчага су да алып булмый, бик аз ул», – ди. Соңыннан карадым – 11 сум тирәсе булган икән. Алыштыргач кайтардык, әлбәттә.

ххх

Күчтәнәчкә нәрсә алырга? Әлбәттә, Көнчыгыш тәм-томнарын. Шәрык базарына эләксәгез, анда әллә нинди төрләре бар. Бәяләре шактый очсызга чыга. Бирегә килгәч, үзбәк халаты алмыйча кайта алмаячаксыз. Вакытыгыз иркенрәк булса, атлас, ефәк халатлар сайларга мөмкин. Ашыксагыз, мамыктан гадирәген алырга да була. Кыскасы, икенче көнге мәдәни чараларда күбебез шул әдрәс/мамык/ефәк/атлас чапан-халатлардан идек.

Матур ул чапан-халатлар. Сүз уңаеннан, быел «Яшәү рәвеше – мәдәни код» фестивалендә дизайнер Солтан Салиев тәкъдим иткән кием коллекциясенең нигезендә дә әлеге шәрык тукымасы ята иде. Җырчы кызыбыз Абаделли «Печән базары»нда әлеге үзбәк чапанында җырлады.

Сәмәркандтан ерак түгел туристлар өчен этник авыл көйләнгән. Биредә тут агачы каерысыннан борынгы технологияләр буенча кәгазь җитештерәләр. Аны сувенир лавкаларыннан сатып алып була.

Акчаң һәм вакытың булса, Сәмәркандта тагын да күбрәк әйберләр сайларга була: текстиль, керамика, келәм... Әмма, вакытым булмау сәбәпле, минем боларга кулым җитмәде.

Сәмәркандка турист булып тагын бер барасы иде, дигән хыял/теләк/ният белән кайттым.




Болгар

«Метеоры» с перебоями. Почему между Ульяновском и Казанью перестали ходить суда


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

За диким пионом и вагоном знаний. Куда ульяновцам отправиться в мае

«Метеоры» с перебоями. Почему между Ульяновском и Казанью перестали ходить суда

Новости Татарстана

Галина Янко: главные традиции и приметы Пасхи

Аналитическое исследование «585*ЗОЛОТОЙ» показало, сколько тратят на обручальные кольца в 2024 году в разных городах России

Пресс-релиз | CRYPTONIUM | Новая экосистема для заработка на криптовалюте | Арбитраж | Трейдинг | Обучение

Москву и Санкт-Петербург назвали лучшими городами для подработки


Горы, сурки и святые места. Куда ульяновцам отправиться в путешествие в апреле

Свияжск примет первый теплоход в новом турсезоне

Рәис белән сөйләшү: ясалма акыл эшсез калдырырмы, татарча диссертацияләр яклап булырмы?

Сергей Иванов: «Планка в 10 млн туристов в Татарстане в год для нас основной вызов»


Җырлар авторы Мидхәт Әбделмәнов вафат: «Соңгы кайтуымдыр инде, дип, хушлашып китте»

«Тихий ужас»: жители села в Татарстане 22 года мучаются от бездорожья

Для туристов в Казани установят информшатры и напечатают 40 тыс. карт за 3,2 млн рублей

Кто может претендовать на наследие Золотой орды? Татарстан или Казахстан.


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов прибыл на церемонию открытия XV саммита ОИС


Частные объявления в Болгаре



Загрузка...
Персональные новости
Концерт

Концерт ко Дню Победы прошел на ледовой арене Красногорска



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

«Это было гениально!»: красноярец Илья Соболев спародировал Киркорова – Филипп оценил

Живет в ночлежке? Как на самом деле Волочкова проводит отдых на Мальдивах

Концерт ко Дню Победы прошел на ледовой арене Красногорска

«Больно смотреть»: Кудрявцева обнародовала переписку с Волочковой


Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP

Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид

«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP


Online Alarm Clock for efficient time management

Seven reasons Sporting are champions of Portugal

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly