«Сөякләр һәм тире генә калган». Башкортстанда бер төндә дүрт этне бүре талап үтергән
0
207
6 февральгә каршы төндә Башкортстанның Баймак районындагы Мерәс авылында дүрт эт һәлак булган. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте.
Өйне саклаучы этләр белән кыргый ерткыч арасындагы сугышны видеокүзәтү камерасы төшереп торган.
Бүре башта корбанын шактый озак күзәтә, аннары чылбырда торган эткә һөҗүм итә. Эт бүредән кача алмый.
Авыл халкы сүзләренчә, бу төндә бүре өй янында яши торган дүрт этне чәйнәп ташлаган. Бу — ике зур эт һәм ике яшь эт.
Урында этләрнең сөякләре һәм тиресе генә калган, диелә бу хәбәрдә.