Башкортстан авылында әбиләр хоккей уйный - видео
0
157
Башкортстанның Баймак районында әбиләр хоккей уйный башлаган. Алар милли киемнәр киеп бозга чыккан. Әлеге кадрларны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте.
Кадрларда итек кигән әбиләрнең кәшәкә тотып алка артыннан йөрүе күренә, капкачы әби кулына себерке тоткан. Социаль челтәр кулланучылар әбиләрнең кәшәкә тотуына соклана, башкалары бу кешеләрнең әби булуына шикләнә, диелә бу хәбәрдә.