Казан изоляция чорында яңа белгечлеккә укырга теләүчеләр саны буенча беренче унлыкта
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Казан изоляция режимы гамәлдә булган чорда яңа белгечлеккә укырга теләгән кешеләр саны буенча Россиянең 10 шәһәре арасына керде. Рейтингны РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты төзегән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшеренү халкы 500 меңнән артык булган шәһәрләрдә үткәрелгән телефоннан сораштыру мәгълүматларына нигезләнгән.
Казан якын арада яңа белгечлек үзләштерергә (шул исәптән, дистанцион технологияләр кулланып) теләгән кешеләр саны (7 процент) буенча тугызынчы баскычта урнашкан. Беренче өч позицияне Новокузнецк, Барнаул һәм Хабаровск шәһәрләре биләгән. Чаллы шәһәре (4 процент) — 30нчы урында.
Шул ук вакытта, квалификациясен күтәрергә җыенучылар саны (12 процент) буенча Казан 29нчы баскычта урнашкан. Үзләре сайлаган һөнәрдә күнекмәләрен камилләштерергә теләүчеләр аеруча Оренбург, Хабаровск һәм Уфа шәһәрләрендә күп булып чыккан. Чаллы шәһәре (10 процент) — 34нче урында.
«Экспертлар фикеренчә, яңа белгечлекләрне дистанцион юл белән үзләштерүгә ихтыяҗ 2019 елның икенче яртыеллыгында ук башланган. Әмма март аенда ул тагын да арткан һәм бүгенге көндә, безнең бәяләмә буенча, дистанцион өстәмә белем алырга әзер кешеләр саны узган елдагы күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк», - дип ачыклык кертте РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец.