«Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта җиңде
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородта «Торпедо»га каршы уенда җиңде. «Торпедо» — «Ак Барс» матчы исәбе — 3:4.
Беренче период. Унсигезенче минутта Казан хоккей мәктәбе шәкерте, хәзер «Торпедо» һөҗүмчесе Станислав Бочаров, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертте (1:0).
Икенче период. Өченче минутта Вячеслав Лещенко «Ак Барс» өчен үзенең беренче алкасын кертте (1:1). Тугызынчы минутта Тай Рэтти «Ак Барс» капкасына алка кертте, видеокабатлаудан соң алка сызыкны үтмәгәне ачыкланды, ул саналмады. Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (1:2). 37 секунд үтүгә, Кирилл Ураков «Торпедо» өчен җавап алка кертте (2:2).
Өченче период. Икенче минутта «Торпедо» сакчысы Денис Баранцев командасын алга чыгарды (3:2). Унсигезенче минутта Түбән Новгород егете, «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Журавлёв, туган шәһәре командасының капкасына алка кертте (3:3). Журавлёвның бу голы аның «Ак Барс» өчен керткән беренче алкасы булды. Периодның соңгы минутында Патрис Кормье «Ак Барс» өчен гол кертте (3:4).
Командалар составы:
«Торпедо»:
Тихомиров (Суханов);
Рэтти — Шрёдер — Җәфәров, Орлов — Баранцев;
Шенфельд — Хауден — Бочаров, Геноуэй — Волченков;
Ураков — Ильин — Веряев, Зборовский — Мишарин;
Смолин — Щехура — Гончарук, Аляев.
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билялов);
Азеведо — Кормье — Лещенко, Лямкин — Викстранд;
Э. Галимов — Тихонов — Зарипов, Педан — Хенкель;
Дыняк — А. Галимов — Воронков, Рукавишников — Юдин;
Фрэттин — Ткачёв — Кара (Ли), Журавлёв.
«Ак Барс» киләсе уенын Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үткәрәчәк. Анда «Ак Барс» Омскиның «Авангард» командасы белән очрашачак. Матч 8 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.