Рөстәм Галиуллин: Тукай әле дә халыкка хезмәт итә – китаплары иң сатыла торганнар рәтендә
Рөстәм, беркөнне хәтта театрның кунак бүлмәсендә чәй эчкәндә дә бер язучының, «шкурный вопрос» дип, нәшриятта яткан үз кулъязмасы буенча мөрәҗәгать иткәнен ишеттем. Ияләшә башладыңмы инде моңа?
Язучының, галимнең үз иҗат җимешен китап итеп күрергә теләве гадәти хәл. Сүз социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге турында бара икән, аның үз тәртибе бар. Мәсәлән, быел кулъязмалар 15 июльгә кадәр җыелган. Аның иң дөрес, туры юлы болай: авторлар нәшрият директоры исеменә гариза язып, кулъязмаларын калдырып китә. Яхшы әсәр үз юлы белән, бернинди каршылыкларсыз, киртәләрсез, шалтыратуларсыз-хатларсыз, барлык этапларны да тиешенчә үтеп, вакытында дөнья күрә. Шул тәртип кенә җитмичә, директорның үзен күреп, «Китабым тәгаен чыгамы?» – дип белешеп китүчеләр дә бар.
Кешеләр төрле холыклы. Журналда да шулай иде: «Киссәгез дә, кыскартсагыз да, нишләтсәгез дә ярый – чыксын гына», – дигән авторлар да, «Бер генә өтеренә дә тимәгез», – дип, корректураны кат-кат укый торганнары да очрый. Кайсысын әйбәт дип исәпләргә? Мин үзем битараф булмаганнарны хөрмәт итәм, иҗатына җитди караган авторлар кадерле. Бездән элгәреләр, Әмирхан Еники, китабы типография киткәч тә: «Фәләненче биттәге фәләненче юлда бер өтер артык куелган» дип борчылып, төзәттереп йөргәнен сөйлиләр бит. Бу профессиональлек билгесе. Шуңа күрә борчып йөрүчеләр безнең эш процессының бер үзенчәлеге инде, ансыз булмый.
Директор булырга ризалашып, шушы кабинетка килеп утыргач, чыннан да син күз алдына китергән эш булып чыктымы бу, әллә кая килеп эләктем мин дигән шок-уйларың да булдымы?
Дөресен әйткәндә, шушы эш тәкъдим ителгәч башта бик борчылдым. Табигатем буенча һәрнәрсәне йөрәккә якын алам, шуңа да әлеге вазифаны тәкъдим иткән җитәкчеләрнең, нәшрият хезмәткәрләренең, авторларның ышанычын аклый алырмынмы дип уйландым.
Ләкин, шөкер, беренче көннән үк процесска кереп кителде – мәңге шунда эшләгәнмендер кебек хәзер. Чөнки мохите үземнеке: шул ук язучылар, галимнәр, мөхәррирләр, корректорлар... Дөрес, генераль директорның эше нигездә икенчерәк, оештыру эшләре төп вакытны ала. Шулай да һәркөнне, иртән җиделәрдә эшкә килгәч, беренче булып яңа кулъязмалар белән танышырга тырышам...
Димәк, кая килеп эләктем дигән шок кичермәдең?
Юк, юк, үз мохитемдә калдым. Ләкин масштаблар күпкә зуррак. «Казан утлары»нда ияләнгән кечкенә редакция булса, монда коллектив та зур, хуҗалык эшләре дә күп – кибетләре, сату нокталары, күргәзмәләре, гаражлары, складлары... Мәсәлән, бу атнада гына 4 күргәзмә булды: 3 көн Ульяновскида эшләдек, Казанда «Геройлар янәшә» конкурсында һәм «Әдәби марафон»да күргәзмә белән чыктык, китаплар саттык, Мәрҗани мәчетендә шулай ук тематик күргәзмә оештырдык, бер хезмәткәребез чит илдә китапларыбызны Халыкара күргәзмәдә тәкъдим итте. Әле шушы атнада ук яңа чыккан 3 китапны тәкъдим итү чарасы да булды әле.
Күргәзмәләр тәгаен кирәкме?
Бик кирәк. Нәшриятта эшли башлагач, китап сәүдәсенең шактый уңышлы баруын күреп гаҗәпләндем һәм сөендем. Мисал өчен, өченче ай Тинчурин театрында күчмә китап сату ноктасы уңышлы эшләп килә. Беркөнне премьерага баргач, үзем дә күпләгән тамашачыларның спектакль башланганчы, тәнәфес вакытында китаплар белән кызыксынып танышуын читтән сокланып күзәттем. Камал театрында да китап сатуны оештыру теләгебез бар.
Димәк, безнең киләчәктә татар китабының тиражы 1 мең данә белән генә чикләнмәячәк дигән өмет бар, шулаймы? Моны фаразлый алабызмы?
Сез һаман да социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеген күздә тотасыз инде. Нәшрият китапларын гади генә итеп берничә төркемгә бүлеп аңлатам. Беренчесе – әлеге дә баягы социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге буенча чыккан китаплар. Икенчесе – төрле грантлар, коммерция килешүе нигезендә, максатчан программалар ярдәмендә бастырылган китаплар. Өченчесе – нәшрият үз акчасына бастырып, табыш ала торган укылышлы, чагыштырмача зур тиражлы, кат-кат бастырыла торган китаплар. Әйтик, 2026 елда бастырылачак бер китапның тиражы 20 мең булачак. Дүртенчесе – төрле дәреслекләр, уку әсбаплары. Мин басма китаплар буенча гына сөйлим, әле тагын бер юнәлеш бар, анысы хакында соңрак телгә алырмын. Әлеге барлык юнәлешләрне дә исәпкә алсак, нәшриятта 2025 елда чыккан китапларның, дидактик материалларның гомуми тиражы 500 меңгә якын. Электрон, аудиокитаплар үзләре бер зур юнәлешне тәшкил итә. Без әле башка нәшриятларның да китапларын үз ресурсларыбыз аша сатабыз.
Сез, гадәттә, социаль әһәмияткә ия китаплар исемлеге буенча гына сүз йөртәсез дә, нәшрият эшләми, тиражлар аз, укылышлы китаплар кими дип тамга сугып куясыз. Ул мәсьәләдә эш болай тора. Ачыктан-ачык әйтәм – әлеге программаның суммасы 2016 елда бик аз гына арттырылган, шуннан соң үзгәргәне булмаган. Шуңа бәйле рәвештә тиражы да, саны да кимеп барган. Ләкин 80ләп китап ел саен шул программа буенча чыгып килә. Аларның гомуми тиражы 100 меңнән артык. Укылышлы, кызыклы китап булса – монысы маркетинг бүлеге анализы буенча билгеләнә, мөхәррирләрдән һәм сату бүлеге белгечләреннән торган тираж комиссиясе билгели – тиражы арттырыла. Бу исемлектәге китаплар 107нче яшенә чыккан нәшриятыбызның калыплашкан тәртипләре буенча туплана һәм, дөресен әйткәндә, ул исемлекне төзүдә без үзебез генә катнашмыйбыз...
Анысы билгеле...
Монысын әйткәнем юк иде, «Казан утлары» белән параллель китереп әйтәм инде: ни өчен без «кесә китаплары» чыгара башладык?
Редакциягә акча эшләү өчендер...
Юк, акча эшләү өчен генә түгел. Хәтерләсәгез, «Казан утлары» эчтәлегенә үзгәреш кертергә тырышып, шау-шу тудырган әсәрләр чыгарып карадык. Моның өчен миңа нык кына тәнкыйть тә эләкте. Укучылар яратып укыса да, җәмәгатьчелек төп әдәби журналдагы андый үзгәрешләрне кабул итмәде. Мин бик озак уйландым, чөнки журналны элекке эздән генә дә алып барып булмый иде...
Булмый иде...
Бик озак уйланып йөргәч, милләтебезнең «йөзек кашы» булган журналга зур үзгәрешләр кертергә, гасыр буе дәвам иткән буразнасыннан чыгарырга, юлыннан тайпылдырырга ярамый дигән фикергә килдем. Яңа авторлар белән бергә эчтәлеккә күпмедер үзгәрешләр керсә дә, нигездә, ул үзгәреш кичермәде. Заманча укучыга җиңелрәк барып җитә ала торган әсәрләрне, шулай ук журналда дөнья күргән укылышлы әсәрләрне «кесә китабы» форматында чыгарырга керештек – аның идеясе менә шулай туды.
Монда да әнә шул юлны – калыплашкан тәртипне җимермичә, яңаны булдыру нияте бар. Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге үз юлыннан барачак. Ләкин ул, әйткәнемчә, без чыгарган китапларның бер өлеше генә.
Ә ул исемлеккә килгәндә, аны төзүнең үз тәртипләре бар. Авторлар 15 июльгә кадәр кулъязмаларны тапшыра. Нәшрият хезмәткәрләре танышып чыккач, алар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына рецензиягә бирелә. Ул Институтта үзем дә эшләгән идем, аларның мөмкинлекләрен яхшы беләм, бәяләре минем өчен бик мөһим…
Бәя дигәннән, хезмәтләре өчен галимнәргә быел түләргә дә вәгъдә иткәннәр ди...
Быел да түләнде, киләсе елга да түләячәкбез. Шулай итеп, рецензияләр мөһерле хат булып килә. Объективлык саклансын өчен, рецензия язган галимнәрнең фамилияләре күрсәтелми. Чөнки безгә аларның объектив фикере мөһим. Аннары маркетинг бүлеге рецензияләр язылган кулъязмаларның авторларының алдагы елларда чыккан китаплары ничек сатылганлыгы хакында тулы мәгълүмат әзерли. Әлеге саннар белән рецензияләр социаль әһәмияткә ия исемлек төзелгәндә төп күрсәткеч булып тора. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: хәлемнән килсә, барлык язучыларыбызның да китапларын бастырыр, берсен дә төшереп калдырмас идем...
Яхшысын да, начарын дамыни?
Чират көткән язучыларыбызны куандырыр идем диюем... Ләкин минем андый мөмкинлегем юк.
Рөстәм, алай итсәң, син бөтенләй дә дөрес эшләмисең. Укучы буларак мин син чыгарып яткан «чүп үләнен»дә укырга тиешмени? Миңа яхшы әдәбият бир!
Мин ул хакта түгел. Әйтик, социаль әһәмияткә ия исемлек буенча бер елга 80ләп китап чыкса, керми калучылары бермә-бер артык бит. Кемдер барыбер үпкәли... берсен дә үпкәләтәсем килми, димәкче булам...
Бер анекдот бар. «Бөтенесенә «ярар», дия-дия корсагым борыныма җитте», дигән ди бер хатын... Гафу, дәвам итик.
Анысы шулай! Социаль әһәмияткә ия әдәбиятны раслый торган редсоветка тәкъдим ителгәнче һәр кулъязманың рецензиясе, маркетинг бүлеге белешмәсе була. Ул белешмәдә бу авторның сатылмаган ничә китабы булуы яки алдан чыкканы сатылып беткән булса, ничек сатылганлыгы турында мәгълүмат бирелә.
Исем китте – китап даулап сорап йөрүчеләрнең исемнәре, гадәттә, маркетинг бүлегенең сатылмаган китаплар исемлегендә беренче урыннарда тора. Хәтта сатылып бетмәгән икешәр китаплары бар. Язучыга: «Син начар язасың, китапларыңны укымыйлар», дип әйтеп булмый – үзем дә язучы, моны яхшы беләм. Ләкин саннар башкача сөйли. Китап укучыны алдап булмый. Безнең кабат-кабат чыгарыла торган китапларыбыз күп, шөкер. Мисал өчен, Тукай китапларын быел гына да 3 мең белән дә, 5 мең тираж белән дә чыгардык, яңа гына 10 мең белән типографиягә бер китапны җибәрдек...
Тукай белән акчаны әйбәт эшлисездер...
Эшлибез. Яшермим: эшлибез.
Кая китә соң ул Тукай эшләп биргән акча? Элек кая киткән...
Яхшы сатыла торган китаплар хезмәт хакын формалаштырырга, кайчагында премияләр бирергә, складларыбызның, кибетләребезнең арендаларын түләргә, аларны заманчалаштырып үзгәртергә, яңартырга мөмкинлек бирә...
Тукай китабыннан кергән акча талантлы яшь авторны табып, аның китабын чыгарырга максатчан тотылсын иде ул – монысы минем тәкъдим, уйлау өчен. Редсоветка тәкъдим ителгән маркетинг бүлеге саннарында калган идек.
Маркетинг бүлеге саннарын алдап булмый. Без шушы белешмәләрне редсоветка тәкъдим итәбез... Редсовет әгъзаларының исемлеген сорамагыз – аны мин дә тагын бер-ике кеше генә белә.
Бер генә сорау – ул илаһи затлар ел да алышынып торамы, әллә бер үк кешеләр унар ел кул күтәреп утырамы?
Редсовет яңарды. Безнең Татарстан китап нәшрияты бөтен яклап күз өстендәге каш бит, ул исемлек кат-кат киңәшеп төзелде.
Ә редсовет белән шушы көннәрдә без җыелабыз - аларга рецензияләр язылган һәм маркетинг бүлеге белешмәләре булган кулъязмалар тәкъдим ителәчәк.
Социаль әһәмияткә ия әдәбият мәсьәләсендә алдагы ел өчен сиңа кадәр җыелган әсәрләр белән эш итәсез. Бу процесска ниндидер үзгәрешләр кертелә алдымы? Әллә...
Дөресен әйткәндә... нигездә... Мин үземнән җаваплылыкны төшерәм бит инде болай әйтеп, әйеме?
Шулай итәсең килә кебек шул.
2026 ел өчен кулъязмалар 15 июльгә кадәр кабул ителде дигән идем. Аңа зур үзгәрешләр кертә алмыйбыз инде хәзер.
Алдарак башка юнәлешләрне дә әйтә башлаган идем. Ул юнәлеш буенча чыккан китапларның гомуми тиражы социаль әһәмияткә әдәбият исемлеге буенча чыккан китаплардан зуррак булачак. Әйткәнемчә, арада 20 мең тиражлы китаплар да бар.
2026 ел өчен аеруча ике мөһим китап-альбом хакында аерым әйтеп узасым килә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең зур форматлы, затлы китап-альбомнары дөнья күрәчәк. Муса Җәлилнеке татарча-русча булса, Габдулла Тукайныкы татарча һәм русча аерым китаплар булып басылачак.
Ике шагыйребезнең дә мондый китаплары соңгы тапкыр нәшриятыбызда 40 ел элек дөнья күргән. Габдулла Тукайның 1986 елда чыккан альбомны төзүчеләрнең берсе булган Зөфәр Бәширов бүген дә безнең белән яңа китапны төзүдә катнаша. Муса Җәлил альбомын әзерләүдә Искәндәр Гыйләҗевне дә җәлеп иттек. Гомумән алганда, бу масштаблы эштә Фәннәр академиясе институтлары да, музейлар да, архивлар, китапханәләр дә – барысы да катнаша.
Әле тагын бер зур юнәлеш оешып килә дияр идем. Продюсерлык үзәге кирәк дип, интервьюларыгызда шул теманы гел күтәрә идегез. Без хәзер шул юлга таба хәрәкәт итәбез. Әле зурлап андый үзәк булачак дия алмыйм, әмма, үз өстемә җаваплылык алып, берничә авторга төрле жанрдагы китаплар язарга заказ бирдем. Әйтик, шундый авторларның берсеннән – әдәби әсәр түгел – кулъязма килде дә инде. Аны зур тираж белән чыгарып, сатып, нәшрият акча эшли алыр дип ниятлим. Менә бу ялларда укып чыктым – кызыклы, кеше язмышлары, үзеңне табу, максатыңа ирешү юллары. 5 мең тираж белән чыгарыргамы, 10 мең беләнме – әлегә исәплибез. Шушы басмадан башлап, кызыклы авторлар белән шулай эшләргә исәп бар.
Авторның кем икәнен әйтмисең инде...
Юк.
Мин хәзер шул интрига белән кайтып китәргә тиеш булам. Яхшы, шундый ничә заказ бирелде?
Берничә кеше белән очрашып сөйләштем. Бу чиста коммерция була инде. Табыш ала торган.
Бу рәсми үзәк буламы?
Әлегә анысын уйлап бетермәдем. Беренче китапны чыгарып, кызыклы презентацияләр уздырып, сатып карыйк әле. Бу юнәлештә бары тик үзе актив булган авторлар белән генә эшләп булачак.
Автор да табыш аладыр бит? Китап чыкканга гына сөенеп йөрмидер.
Аңа бер чыгым да булмаячак, гонорар алачак.
Заказ биргәндә нәрсә кирәклеген күңелең тоемлап эш иттеңме?
Әйе. Атна саен кибетләрдә, маркетплейсларда, күргәзмәләрдә, төрле нокталарда күпме китап сатылганлыгы турындагы саннарны анализлыйбыз. Маркетплейслардан сату артканнан-арта бара, шунысы сөендерә.
Маркетинг бүлегенең «башына суга» башладыңмы? Нигә шулай кинәт кенә артып китте соң ул?
Нәшриятта команда болай да профессиональ. Ләкин үзең нәрсә эшләргә кирәген белмәсәң, кешедән таләп итеп булмый бит. Шуңа күрә темага ныграк керергә тырышам: складларда да йөрим, кибетләргә дә кереп чыгам. Минем яхшы мәгънәдәге беренче шаккатуым – биредә потенциалы зур булган кешеләр эшли.
Син килгәч күп кеше алыштымы? Мин белгәне – Ленар Шәех.
Баш мөхәррир алышынды: Ленар үз теләге белән китте. «18 ел эшләдем, арыдым, үз эшләрем дә бар», – диде. Ул быел чыга торган күп кенә китапларның төзүчесе. Вазифасыннан киткәч тә, әле берничә ай шул китапларны тынычлап эшләп бетерде.
Китап сатылу темасында калган идек...
Аналитиканы карап бару үзем өчен дә кызык: кибетләрдән күбрәк кайсын алалар, маркетплейслар аша заказ бирүчеләрне ниндиләр кызыксындыра? Бауман урамындагы кибетне яңартырга ниятлибез – дизайн-проектын эшләттек.
«Ногай»дагы теге кечкенә кибетнеме?
Әйе, ул искиткеч матур булачак. Анда хәтта китаплар белән танышып утырырга почмак та булачак, милли сувенирларны да тәкъдим итәчәкбез.
«Ногай» кунакханәсе залында презентацияләр дә булыштыра иде. Залның кулланылышын ничек күрәсең?
Анда һәр атна диярлек, кайчагында атнасына берничә тапкыр яңа китапларны тәкъдим итәбез. «Миллиард татар» белән лекторий форматындагы өченче чара оештырабыз – уртак проектыбыз. Керү билеты – 700 сум. Аңа автор култамгасын куеп бүләк иткән китап та керә. Әлегә рус телендә. Сез санарга яратасыз, бигрәк тә кеше акчасын...
Үземнекен дә... булса...
Зур аудитория булмаса да, билет алып 30лап, 40лап кеше җыела. Аларга «Ногай» буйлап экскурсия ясыйбыз, автор белән очрашу, автограф-сессия уздырабыз. Бу бик кызыклы проект. Андый чараларның аз булса да бәясе булырга тиеш икән, чөнки сатып алынган әйбер кадерле. Бу проектны алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз.
Авторларның активлыгына бер мисал китерим әле. Яңа гына Фатих Кутлуның китабы чыкты. 1 мең данә тираж белән генә чыгару минем хатам булды. Фатих бәйнең фанатизм белән эшли торган кеше икәнен белсәм дә, тиражны зуррак куярга шикләндем. Презентация вакытында ук алып килгән кадәресе сатылып бетте. Хәзер үз акчабызга тагын 500 данә чыгардык, инде анысы да актив сатыла. Автордан да күп нәрсә тора диюем.
Гафу, тагын бер кат социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә кайтыйк әле. Тиражы 1 мең данә генә итәсез шул. Сатуга аз чыга бит.
Сез социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеген сүккәндә, тиражын 1 мең дип кенә күздә тотасыз. Анда 2 мең тиражлы китаплар да бар. Әйе, 75 проценты китапханәләргә китә – аны күпсенмәгез.
Мин аны күпсенмим. Әле шул 1 меңнең 100е читтәге татарларга китә – анысын да күпсенмим, адресатка дөрес итеп барып кына җитсен. Миңа сатуга 150се генә чыгуы ошамый. Авторлардан килгән 200ләп кулъязманың 80ен шул программа буенча бюджет хисабына чыгардыгыз, ди. 120се «за бортом» калды. Алар арасыннан үзеңә ошаганнарына акча табасызмы, алар киләсе елны көтәме, әллә авторларга «таралыгыз» дисезме?
Беренчедән, безгә китапларның традицион бүленешен дә сакларга кирәк: фәнни-популяр, тарихи, сәнгать альбомнары, балалар әдәбияты, классик әдәбият, хәзерге заман прозасы... Әйтик, 50 балалар китабы тәкъдим ителеп, аның 15-20се генә исемлеккә керергә мөмкин. Әле шул балалар китаплары да үз эчендә күпмегә бүленә: рус телле, татар телле, кече яшьтәгеләргә, үсмерләргә... Авторның юбилее... Керми калганнарының төрле сәбәпләре була. Рецензиядә көчәйтергә, үзгәрешләр тәкъдим ителә, мәсәлән. Бер-ике ел элек кенә китабы чыккан булуы да искә алына. Чиратның булуы әйбәт, әмма ул сыйфатлы чират булсын.
Авторга да: «Акча тапсаң, чыгарабыз» дисезме?
Төрле очрак була. «Безгә Татарстан китап нәшриятының бренды кирәк» дип акча табып килгән авторлар да бар. Нәрсә генә дисәгез дә, ничек кенә сүксәгез дә Татарстан китап нәшрияты киңкырлы, иң профессиональ нәшрият. Моны башкаларны кимсетү дип кабул итәсе түгел, яме.
Татарстан китап нәшриятында профессиональ редакторларның да, корректорларның да соңгы буыныдыр. Болары картайса, яңалары булмаячак.
Мин хәлләр тагын да мөшкелрәк дип уйлаган идем, дөресен әйткәндә. Әйткәнемчә, профессиональ коллектив. Дизайнерлар мәсьәләсендә проблема булмас – яңа белгечләрне дә җәлеп итә башладык. Социаль әһәмияткә ия әдәбият баш рәссам Ринат Хәсәншин кулыннан узса, коммерцияле проектларда яшьләр дә катнаша. Соравыгыз урынлы – бүген безнең тәҗрибәле редакторлар һәм корректорлар бар – хәзерге вакытта команда әзерлекле, ләкин без киләчәкне кайгыртырга тиеш.
Яхшы. Яңалыклар темасын дәвам итик. Яңалыклар була дип бик серле елмайган идек бервакыт.
Сез дә яза идегез, мин дә гел хыялланып сөйли идем – безгә (Башкортстандагы шикелле) зур китап фестивале җитми. Татарстанны һәм татар халкын ача торган милли рухлы фестиваль турында сүз бара. Аны 3-4 айда эшләп куеп булмый. Без киләсе елдан – 21 февральдә - Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татар китабы-2026» конкурсын игълан итәбез.
Конкурсның максатлары: китапның абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелек арасында туган телләрдә китап уку һәм язуны популярлаштыру; иң яхшы басмаларны һәм авторларны билгеләү; китап сәнгате һәм полиграфиянең иң яхшы үрнәкләрен булдыруга ярдәм итү; профессиональ мәгълүмати киңлекне киңәйтү, укучылар арасындагы милли мәдәни бәйләнешне ныгыту.
Анда «Яңа исем», «Иң яхшы әдәби китап», «Фәнни-популяр һәм документаль жанрдагы иң яхшы китап», «Иң яхшы балалар китабы», «ALGA буыны: иң яхшы яшүсмерләр китабы», «Иң күп сатылган китап». «Art-китап» (автор дизайны һәм бизәлеше белән нәшер ителгән уникаль басма), «Татарстан халыклары китабы»: Татарстанда яшәүче халыклар телләрендәге басмалар, «Ел китабы» (елның иң мөһим вакыйгасына әверелгән һәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән басма) кебек номинацияләр булачак һәм җиңүчеләргә акчалата бүләк тә каралган.
Конкурс мәгълүмат чараларында игълан ителгәннән башлап, ел дәвамында семинарлар, дискуссия, викторина, авторлар белән туры эфир кебек өстәмә чаралар оештырылачак. Китап уку темасына блогерларны җәлеп итү һәм аны социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә пропагандалау да күздә тотыла.
Әлеге конкурста 2026 ел дәвамында Татарстан Республикасындагы барлык нәшриятларда чыккан һәр татар китабы катнаша ала – берсен дә чикләмибез. Шушы конкурс кысаларында районнарда очрашулар оештырылачак, авторлар белән мастер-класслар уздыру да күздә тотыла. Минем өчен иң мөһиме – тыйнаграк һәм минем кебек социаль челтәрләрдә актив булмаган язучыларны иҗатыңны һәм шәхесеңне пропагандаларга өйрәтү дә уйланыла – монысын «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белгечләре белән бергә эшләрбез дип ниятлибез. Китабыңны һәм үзеңне танытырга өйрәтү, укучың белән аралашу бик мөһим. Монда төп максат – китап укыту, авторны таныту, укучыны югалтмау. Нәшриятны автор һәм укучы тотып тора.
Оештыру эшләре тулаем безнең нәшрият кулында булса да, җиңүчеләрне билгели торган жюри составына читтән дә белгечләрне чакырачакбыз. Конкурс хакында тиздән игълан итәрбез.
Бу әйтү игълан итүгә тиң инде – белә торсыннар. Алга таба зур китап фестиваленә үсү мөмкинлеге турында сүз барамы?
Казанда китап фестивальләре бар, без дә аларда катнашабыз. Ләкин безгә Татарстанны һәм татар китабын, татар язучыларын таныта торган зур фестиваль кирәк. Мин ике ел рәттән Уфада Китап фестивалендә катнаштым, чыгышлар да ясаганым булды. Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов (Рөстәм Галиуллинның җан дусты – авт.) идеясе белән оешкан зур чара бит инде ул. Анда йөрисең: урамда Башкортстанда яшәгән язучылар турында мәгълүмат бирелгән тумбалар урнаштырылган, алар белән автограф-сессияләр оештырыла, укучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырыла – язучы чын мәгънәсендә, ел буена җитәрлек иҗат дәрте ала. Бар ягы да яхшы уйланылган, югары дәрәҗәдәге фестиваль ул.
Рөстәм, яңа гына синең китабың чыкты. Гафу, усал сорау бирим әле: маркетинг бүлеге исемлекләрендә Рөстәм Галиуллин исемле язучы нинди урында?
Маркетинг бүлегеннән саннарны таләп итә башлагач, үземнең алдарак чыккан китабым белән дә кызыксындым – Аллаһка шөкер, складларда беткән булып чыкты. Кибетләрдә берничә данә калган булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, үземне уртача сатыла торган язучы дип уйлыйм.
«Казан утлары»на баш мөхәррир булып килер алдыннан минем яңа гына «Әдрән» дигән повестем чыккан иде, ә эшли башлагач минем журналга зур әсәр биргәнем булмады. Монда да шул ук хәл кабатланды: Татарстан китап нәшриятына эшкә килгәнче, узган ел ук «Көзге кайтаваз» китабым планга кергән иде, гөнаһ шомлыгына, мин эшкә керешкәнче чыгып җитмәде, берәр ай узгач дөнья күрде.
Бер җитәкче: «Килеп җитмәс борын үз китабыңны чыгаргансың», дип әйтте дидең шул.
Шаяртып әйтте инде ул. Әмма, китап чыгару тәртипләрен белмәгән кеше өчен, чыннан да, шулай тоела. Нәшрияттан ерак торган кеше булсам, мин дә шулай: килгән дә беренче эш итеп үз китабын чыгарган дияр идем. Әмма аның кулъязмасы үз вакытында – узган елның 15 июленә кадәр тапшырылган иде. Алдарак чыкканы – балалар китабы иде («Биш икеле»): балалар китабы болай да яхшы сатыла.
Үзеңне китаплары сатылмаган язучылар арасында күрмәгәч рәхәт булып киткәндер.
Ул яктан – әйе. Әле шушы көннәрдә генә бер шагыйребез: «Китабым ничә еллар чыкмыйча ята. Халык сорый», – дип шалтыратты. Нигә әйбәт шагыйрьне рәнҗетәләр икән дип борчылдым. Мин бит әле кешегә нык ышана торган да кеше. Шунысы ачыкланды – соңгы китабы бездә 2023 елда бик кечкенә тираж белән чыккан һәм 2 ел эчендә нибары 35 китабы сатылган. Калган зур өлеше үз укучысын кибетләрдә көтә.
Кибет дигәндә, Баумандагы кибетне, Әдәби кафены гына күз алдына китерәләр. Безнең Дәүләт Советында киоскыбыз эшли, тагын төрле форматта безнең белән 150гә якын төрле сату нокталары багланышта тора. Соңгы айларда «Татар утары», «Туган авылым» кебек комплексларда китапларыбыз пәйда булды, Саратовтагы китап кибетендә киштәбез барлыкка килде...
Шагыйрьнең үзенә әйттегезме соң хәлнең шулайрак икәнен?
Күңелен төшермәдек. Ләкин кулъязмасын рецензиягә бирдек һәм маркетинг бүлеге белешмәсен әзерләдек. Редсовет нәрсә әйтер – карарбыз.
Кайчан язасың?
Шимбә-якшәмбе. Башымда йөргән кызыклы сюжет кышкы каникулларны көтә. Мин озак уйлап, тиз язам бит.
Сине монда куеп, милләт язучыны югалтмыймы?
Алай уйламыйм. Кешеләр белән аралашу, төрле язмышлы кешеләрне очрату да язучының биографиясе бит инде ул.
Кеше язмышы дигәннән, билгеле хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында грантка әсәр язган идең. Ул чыгып мин күрми калдыммы соң?
Аның кулъязмасы ике-өч ел элек үк әзер иде, Әсгать абый белән аралашкан берничә кешегә дә укыттым. Аның якын дусты журналист Габделбәр Ризванов кереш сүз дә язып куйды. Киләсе елга Әсгать абыйның юбилее бит – аерым китап булып чыгу мөмкинлеге бар. Татарстан китап нәшриятында эшли башлагач, монда үземә китап чыгару килешми инде хәзер. Һәрхәлдә, социаль әһәмияткә ия исемлек буенча.
Тукта, тукта, монда хәзер китабыңны чыгармыйсыңмыни? Ничек инде? Баш мөхәррир булганда Ленар Шәех гел-гел чыгарып торды.
Юк инде... Быел чыккач, алдагы 4-5 елда үзебезнең нәшриятта китап чыгарырга намусым кушмаячак. Мин болай да 4-5 елга бер генә китап чыгара торган автор идем. Алда гомер бар әле, булыр, Алла бирса. Хәзер минем китапны булсын өчен генә чыгарасы килми, укылсын ул. Элек кенә ул күңелсез лекцияләрдә хикәяләр яза идем дә, нокта куюга редакцияләргә йөгерә идем. Үземчә шулкадәр әйбәт әсәр язылды дип уйлап, шатлыкны тизрәк уртаклашасы килә бит инде. Хәзер алай түгел, иҗат эшенә җитди карыйм.
Карале, Рөстәм, шул чакта яшь язучы иҗатына салкын караган кебек тоелган кешеләр булдымы, булса, аларга үпкәң калдымы?
Нишләп булмасын... Әмма мин аларга бөтенесенә яхшылык белән кайтардым. Исемләп сөйлисем килми, ләкин иң күңелдә калганы – I курсны тәмамлагач булса кирәк, җәен авылда эшләп йөргәндә бер кызыклы сюжет туды да хикәяне язып, июль челләсендә иртә таңнан башта Әтнә-Арча автобусына, аннары Арчадан электричкага утырып Казанга килдем – «Казан утлары» редакциясенә кердем. «Әдәбиятка яшьләр килми» дигән сүзләрне ишетеп торганга батыраеп килгәнмендер инде.
Бер язучы хикәямне шундук укый да башлады, беренче абзацтагы «ич» дигән сүзгә бәйләнергә дә тотынды. Шул ике җөмләдән ары китмичә, яшьләрне тәнкыйтьләп, безнең буын яшь каләм ияләренең никадәр мәгънәсез, талантсызлыгы хакында бер сәгатьлек лекция сөйләде. Таң белән дәртләнеп чыгып киткән идем, кич җилкәләремне салындырып кайтып кердем. Ул әсәр соңрак журналда басылып та чыкты, китапка, төрле антологияләргә дә керде. Шул вакытта үз-үземә киләчәктә яшьләргә игътибарлы булырга кирәк дип сүз биргән идем.
Ә теге язучы?
Аңа соңрак ярдәмем шактый тиде. Мин аңа бик рәхмәтле: үз гамәле белән ул миңа «уңышка ирешсәң, яшьләрнең канатын кисәргә ярамый» дип юл күрсәтте. Шуңа да Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә 1-2 үзгәреш кертә алдым һәм ул яшьләр иҗатына кагыла. Кечкенә генә китаплары чыга торсын, бәлки, канатланып китәрләр. «Яңа исем» проектында катнашуым да шуннан килә.
«Яңа исем» проектыннан чыгып, без талантлы язучыларны ясалма юл белән үстереп була дигән нәтиҗәгә килә алабызмы?
Ясалма үстереп була, димим. Без университетта укыганда «Әллүки» түгәрәгендә иҗади мохит кайнап тора иде. Язучы кешегә сәләтле, белемле, кызыклы сюжетларга ия булу гына җитми – иҗади мохит кирәк. Шундый әдәби түгәрәкләрдә аралашу, театрларга йөрү, семинарларда, мастер-классларда катнашу... Шәхесне янәшәсендәге кызыклы кешеләр дә формалаштыра. Кайчакта бик талантлы кешеләр дә шундый мохиттән мәхрүм калып, югалырга мөмкин. Минем иҗади бәхетем – «Әллүки» түгәрәгеннән башлап бүгенге көнгә кадәр үземнең талантлы яшьтәшләрем белән аралашып яшим.
«Яңа исем»нең дә төп мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт – талантлы яшьләрне үзара аралаштыру, буыннар чылбырын өзмәү. Яшьләрне сәяхәтләргә алып чыгабыз икән, бу тырай тибеп йөрү түгел. Әйтик, төрле буын язучылар бергәләшеп Әтнәгә кайттык - анда Гөлүсә Батталованың Әтнә ягы легендаларын сөйләве, көн дәвамында аралашып йөрүләребез генә ни тора! Бу проектны, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк.
Алга таба, кирәк булса, аны үзең дәвам итәргә әзерме?
Төгәл хәтерлим – аны булдыру «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков идеясе иде. Редакцияләр, нәшрият, Язучылар берлеге бергәләшеп, уртак көч белән алып бара торган проект итеп күрде аны. «Яңа исем», һичшиксез, дәвам итәргә тиеш, алдагы елга яшь язучыларны нәшрият эшчәнлеге, китап әзерләп чыгару процессы белән бик теләп таныштырыр һәм шул эштә катнаштырыр да идек.
Яңадан нәшрият темасына кайтыйк әле. Димәк, кызыклы авторлар эзлисең...
Әйе, заказ биргән автордан беренче кулъязма керде дидем бит. Ул тормыш авырлыкларын җиңеп, уңышка ирешкән кешенең киртәләр һәм аларны җиңеп узу мөмкинлекләре турында төрле язмышларны бергә җыйган, мисаллар белән аңлатып күрсәткән кулъязмасы. Бу татар кешесенең татарча җиңел тел белән язылган укылышлы китабы булачак. Без укучыларны кызыксындыра торган темалар буенча анализ ясадык, коммерция юнәлешендә шул ихтыяҗларны искә алып эш итәчәкбез.
Кыскасы, социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы белән генә дә нәшриятны алып барып була, сез эшләмиләр дип сүгәргә яраткан нәшриятны... Ләкин безнең максат башка.
Бирсен Ходай! 100 көндә эшләнгән эшләр байтак җыелды, сөйләшә башлагач. Әле хыялдан узмаган планнар да бармы?
Китапларыбыз белән язучыларыбызны югарырак масштабларда күрсәтәсе килә... Зур хыял бар, әлбәттә. Әллә кайдан күренеп, балкып торган зур китап кибете турында хыялланам. Ул заманча эшләнешле, подкастлар өчен студиясе дә ясалган, презентация залы һәм тематик кафесы булган кибет. Хәтта ул кафеда Казан белән бәйле төрле кызыклы язучыларның менюлары да тәкъдим ителә...
Марсель Галиев кофесы, мәсәлән...
Бик мөмкин. Үзенчәлекле тематикалы шундый бер...
...аерым бина...
Бу әлегә хыял. Төп нәшриятның шәһәрне бизәп торган, милли рухлы шундый китап йорты булсын иде. Кызыклы чаралар белән гөрләтер идек без аны. Мин аның табышлы булачагына шикләнмим дә. Кем белә, бәлки, бергәләшеп чынга да ашырырбыз?
Матур хыял, бирсен Ходай – чынга ашсын иде. Монда хыялый сүзләрдән тормыш ваклыкларына кайтаруым өчен гафу ит. Шулай да, табышлы дигән сүзең чыккан икән, нинди китапларның нәшриятка табыш китергәнен дә санап чык инде. Нәрсәгә курыкмыйча акча салып була?
Гадәттә, болар төрле сүзлекләр, тел өйрәтә торган үзөйрәткечләр, кайбер классик әсәрләр, әкиятләр, татар рухын ачып бирә торган аерым тематик китаплар... Мисал өчен, Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Йосыпова һәм Эльвира Денмөхәммәтова әзерләгән «Татарча сөйләшик» китабы кат-кат дөнья күрә. Күптән түгел 3 мең тираж белән яңадан чыгардык. Хәзер кабат бастырырга әзерләнәбез. Бездә 5 төрле үзөйрәткеч бар - аларны кабат-кабат чыгарып торабыз.
Боларның бишесе дә тел өйрәтәме? Әллә, мәсәлән, гитарада уйнарга өйрәтә торганы да бармы?
Әйе, гел ихтыяҗ бар икән, димәк, сатып алучылар башкаларга да киңәш иткән булып чыга. Әйткәнемчә, болар – табыш китерә торган китапларга мисал булды. Баянда уйнарга өйрәнү өчен әзерлибез, ихтыяҗ булса, гитара уйнарга өйрәтә торганын да бастырырбыз. Татарстан, Казан турында затлы альбомнар яхшы сатыла – алар туристлар өчен бик кызыклы – үзкыйммәте зур булса да, үзләрен аклыйлар. «Путеводительләр»не, открыткаларны гел сорыйлар...
Тарихи әдәбиятны яратып алалар. Татар мәчетләре, Иске татар бистәсе турындагы китаплар, Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Алтын Урда... Алар рус телендә дә, татарча да бар. Бая әйтә башлаган идем: татар йорты интерьеры, татар авылы, татар йолалары, татар чәе, татар туйлары, татар мунчасы – шундыйрак темаларга китапларны сорыйлар. Бәяләре дә кыйммәт түгел.
Сездәме? Кыйммәт булмас инде сездә...
Бер дә кыйммәт түгел: сайттан ачып карагыз – анда бәяләр төрледән-төрле.
Ркаил Зәйдулланың да интервьюларында нәшриятта чыккан китапның кыйммәт булуы турында әйткәне бар...
Ркаил абыйның сатып алганы юктыр. Шаяртып әйтәм инде, һәр презентациягә килгән саен ул китап сатып ала да шул бәяләрнең кыйммәтлегеннән тагын бер кат зарлана. Каты тышлы, яхшы кәгазьле, зур көч түгеп әзерләнгән китапның үзбәясе дә шактый. Берничә корректор, мөхәррир күзе аша кат-кат үтеп, барлык тиешле этапларны үтеп чыккан затлы китаплар бит алар. Китаплар төрле булган кебек, укучыларыбыз да төрле. Арада Ркаил абый кебек затлы китапларга өстенлек биргәне дә, зур тиражлар белән, нәкъ менә күпләп сатуны күздә тоткан заманча форматтагы китапны ошатучылар да бар.
Яхшы. Табышлы китаплар исемлеге буенча алга таба китик.
Балалар әдәбияты. И-и-иң күп сатыла торганы – 6 яшькә кадәргеләр өчен. Ни өченме? Чөнки әти-әни кечкенә баласына әкиятләр, матур рәсемле, уенчык формадагы китаплар укырга һәм укытырга тырыша. Мин үзем дә балаларга нәкъ менә шул яшьтә гел китап ташыдым. Уйнап утыра торган китаплар, мәсәлән...
Заманында мин дә ташыдым, хәзер дә торалар китап киштәләрен бизәп. Балага игътибары җитмәвен аңлап, ата-ана шулай намусын чистартадыр.
7 яшьтән бала укырга кергәч, мәктәп программасына төп көч юнәлтелә, китапка игътибар кими. Укыган бала укый инде: мәсәлән, кызым бүгенге көндә үзе заказ биреп, үзе теләгән китабын таба. Кайбер кулъязмаларны да 14 яшьлек кызыма укытам. Минем әсәрләремне дә соңгы ике-өч елда ул беренче укый. Укучы, татар телендә дә укучы балалар бар ул диюем.
Синең уникаль кызың кебек балалар күп түгелдер ул.
Шуңа да иң табышлысы 6 яшькәчә балаларга чыга торган китаплар инде. Алар методик яктан тиешле дәрәҗәдә эшләнгән булырга тиеш.
Балалар өчен әдәби әсәрләрдән, иң яхшы сатылган китаплар Тукайныкы – татарча булсын, русча булсын – сатыла. Берничә ай саен «Шүрәле»сен дә, «Су анасы»н да чыгарып торабыз.
Гонорар да түлисе юк...
Аннан гына да түгел, алына бит. Тукаебыз яңа чыгып торган китаплары белән милләткә бүген дә хезмәт итә дип әйтергә нигез бар.
Тукаебыз хезмәт итә, Аллаһка шөкер! Бүгенге балалар язучылары гына шедеврлар тудырганы күренми.
Балалар китаплары буенча сораулар бар. Алар иң заманча, иң кызыклы булырга тиеш. Социаль әһәмияткә ия исемлеккә кергән китаплардагы балалар шигырьләрен укыйм да, аларның кайсылары минем өчен дә катлаулы. Мин классик балалар әдәбиятын саклау яклы, ләкин бүгенге балалар өчен заманча геройлар да кирәк. Балалар китабы бүгенге көндә иң игътибар юнәлтелергә тиешле өлкәдер. Тәкъдим белән килгән һәр кешегә мин ачык.
Табышлы китаплар темасын дәвам итеп, әдәби әсәрләргә килсәк...
Татарстан китап нәшрияты әдәби әсәрләр чыгаруы белән данлыклы – безнең бу эшебезне беркем дә киметми. Шул юлдан барабыз: прозаны да, шигъриятне дә чыгарабыз. Әлбәттә, укыла торганы бар, авыррак сатылганы... Ләкин кибетләр, маркетплейслар аша безнең сату бер әйбер, безгә авторның активлыгы да бик кирәк.
Тагын бер үзенчәлек – театрда ниндидер спектакль куелса яки фильм, сериал төшерелсә, шул авторга һәм шул әсәренә кызыксыну арта.
Элек «Дикая роза», «Просто Мария» сериаллары вакытында да самиздатлар нык акча эшләде инде.
Без дә бу юнәлешне читкә куймыйбыз. Без авторлык хокукларын бозмыйча эшлибез – анысын да әйтеп куям. Авторларның нәсел-нәсәбенә тиешенчә түләнә диюем.
Тагын бер кат социаль әһәмияткә ия әдәбият темасына әйләнеп кайтам, чөнки тагын бер сорау калган: бу исемлек бервакытта да ачык мәгълүмат кырына чыкмады, запрос ясагач та бирмәделәр хәтта чыгасы китаплар исемлеген. Нигә яшерен соң ул?
Мин аны яшерерлек сәбәп күрмим. Әмма бирә дә алмыйм әлегә, чөнки киләсе елгы исемлек расланмаган...
Раслангач чыгачакмы?
Аны яшереп тотуның мәгънәсен күрмим.
Мин дә! Тагын нәрсә сөйләшенмичә калды икән... Складта китаплар бик күпме?
Кими, Аллаһка шөкер! Бу хакта сездән башка да гел сорашып торалар, шуңа һәр ай ахырында ничә китап барлыгын, күпмегә кимегәнен данәләп тә, суммаларда да яттан беләм. 4 атна элек складка 60 мең данәдән артык дидактик карточкалар керде. Без аны районнарга таратырга тиеш. Аларны ел дәвамында да, ай буе да, бер атна эчендә дә таратырга мөмкинбез. Бер көнне килсәгез, склад тулы булса, икенче көнне – буш. Складлар тулы дигән язуларның матбугатта басылып чыкканын хәтерлим. Шундый вакытка гына туры килгән булырга мөмкин. Гаделлек өчен әйтим: складларда элек тә тәртип яхшы булган, хәзер дә шулай тотарга тырышабыз.
Районнар дигәннән, андагы китапханәләрдә китап сату почмаклары ясап булмыймы? Иң китап яраткан кешеләр шунда бит инде.
Киләсе елга «Татар китабы» конкурсы кысаларында берничә районың китапханәсе белән эшли башлыйбыз. Мөмкинлекләрне эш барышында ачыкларбыз.
Рөстәм, сайтыгызда нәшрият хезмәткәрләре турында мәгълүмат булмауга ничек карыйсың? Югыйсә, легендар шәхесләр эшли торган оешма.
Әйе, дөрес әйтәсез, бездә бик күп күренекле шәхесләр – фән кандидатлары, күренекле язучылар, тәҗрибәле белгечләр эшли. Сайтта төп көчебез булган профессиональ белгечләребез турында мәгълүматны булдырырбыз!
Шушы позитив нотада төгәллик алайса. Уңышлар! Без һәрчак янәшәдә яме – ярдәм итәргә дә, киңәш-табыш итәргә дә, хәтта сүгеп атарга да…