Мы в Telegram
Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Правда» газетасы данлап язган татар солдаты 80 ел узгач туган авылына кайтты

0 1119
«Правда» газетасы данлап язган татар солдаты 80 ел узгач туган авылына кайтты
Трассадан Борындык авылына кереп китә торган борылыш янында ук зират, шунда казып куелган кабер күренде. Авыл эчендә юлга вак таш салынган. Авыллардагы төп юл гадәттә мәдәният йорты, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янына илтә. Абыйлар, апалар, җитәкләшкән әбиләр шул якка атлый. Мин соңыннан ачыкладым — Әбрар абыйның исемен йөрткән урамга гына асфальт салынган икән. Без килеп җиткәндә, халык әле җыела гына башлаган иде. Хәрби формалы кешеләр, яшь армиячеләр күренде. «Әти, синең абыең кайтты бит! Бәлки әтиең дә табылыр» Ак-ак шәл бәйләгән һәм аның өстеннән җылы зәңгәр башлык кигән әбигә игътибар иттем. Тәлига апа Хәйбуллина үзе белән таныштыргач: «92дә ич мин, оят», — дип пышылдап куйды. «Безнең каршыда авыл советы иде. Солдатка шуннан киттеләр. Без — 11 яшьлек бала-чага, елый-елый озатып кала идек. Әбрар абыең да шуннан китте инде. Ий, җаным мин нинди хис кичергәнемне дә белмим инде хәзер, бер дә ансат түгел. бөтенесен күрдек, белдек. Елыйм гына мин. Ярар, Аллага тапшырдык инде. Хәзер чыгып йөри торган хәлдә түгел, тик күрәсем килде», — ди ул. Яныма Әбрар Җәләлиевның туганы — Ләйсән апа Медова килде. Әбрар абый аның әбисенең абыйсы була. Ләйсән апаның бабасы да сугышта катнашкан. «Әтисе сугышка киткәндә минем әтигә биш яшь кенә булган. Әти 9 Май парадын караганда телевизор каршында күз яшьләренә буылып утыра иде. «Минем әткәй кайтмады, әнкәйнең дүрт туганы кайтмады», — ди иде. Мин хәзер: «Әти, синең абыең кайтты бит! Бәлки, әтиең дә табылыр», — дип әйтер идем. Ләкин соң инде… Әбрар абый чисталык яратучы, аз сүзле булган, аларның нәселе шундый. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде дигән хат килгән булган, тик вакытында аның артыннан йөрүче булмаган. Хәзер инде әти, туганнарның күбесе юк, шулай да без, калган туганнары, бик горурланабыз», — ди ул. «Бүген үлгән кебек булды» Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әбрар Җәләливнең шәҗәрәсен төзегән. Әбрарның дүрт ир туганы һәм ике кыз туганы була. Егетләр: Әбрар, Әкмәл, Әкрам, Нуретдин һәм әтиләре Гәрафетдин сугышта катнаша. Бары тик Әкмәл генә кире әйләнеп кайта. Әбрарның хатыны журналист булып эшли, аларныңбер балалары туган, әмма ул бик кыска гомерле булган. Әкмәл Җәләливнең кызы Роза апа абыйсының җәсәден табу хәбәрен авыр кабул итүен әйтте. «Шалтыратып хәбәр иттеләр. Ул хәбәрне ишеткәч, бик авыр булды. Туган авылына кайтарып җирләргә рөхсәт сорадылар», — ди ул.  Роза апаның Илшат, Марат, Люция исемле бертуганнары бар. Люция апа гына Казахстаннан кайта алмаган. «Бабай пулеметтан атып самолет бәреп төшергән, дип сөйлиләр иде», — дип искә алды туганнары. Халык арасыннан барганда хәрби киемле бер абыйның: «Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетми әле», — дигән сүзләре ишетелде. Әбрар абыйның авылдашлары өчен ул хәбәр бер яктан шатлыклы, икенче яктан кайгылы итеп кабул иткән. «Бүген үлгән кебек булды», — ди авылдашы Рузалия апа. Батыр татар солдаты «Без укыган вакытта мәктәп китапханәсендә «Батырлар» дигән зур китап бар иде. Аның өченче битләрендә «Дан һәм хөрмәт сиңа пулеметчы Әбрар Җәләлиев. бер сугышта гына да йөзләгән фашистларны корып салуың белән татар егетләре арасында дан алдың», — дигән сүзләр язылган иде, — дип искә алды авылдашы Фәрит абый Мөлеков. Әйткәнемчә, монда яшь армиячеләр дә бар. «Безгә аның турында укытучылар бик күп сөйләде. Бу турыда ишеткәч тә, бик гаҗәпләндек. Без аның белән горурланабыз», — дип сөйләде мәктәп укучысы Зилә Тимуршина. «Борындык авылы халкы безнең героебыз бар, дип яшәде» Яшь армиячеләр ике яклап тезелеп басты, Әбрар Җәләливнең җәсәде салынган кечкенә табутны автобустан чыгардылар. Шул коридор буйлап мемориал янына алып килеп куйдылар. Халык арасында «Әбрар кайтты», «солдат кайтты» дигән сүзләр ишетелде. Иң алдан солдатның портретын тоткан яшь армияче кыз бара. Намазлык белән капланган табутны мемориал каршындагы бәләкәй өстәлгә урнаштырдылар, янына чәчәкләр һәм солдатның шлемы куелды. Мемориалның баскычына тагын бер тартма урнаштырдылар, аны да намазлык өстенә куйдылар. Тартмада солдатның шәхси әйберләре тупланган. Кайгы митингы Россия һәм Татарстан гимны белән башланды. Беренче булып район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. «Бу көнне хәтер көне дип атап була. Батырларча һәлак булган Әбрар Гарәфетдин улы ниһаять туган авылына җирләнә. Бу — зур вакыйга. Борындык авылы халкы безнең героебыз бар, дип яшәде. Бәлки, кәгазьдә ул дәлилләнмәгәндер, ә аны тапкан егетләр батырларча һәлак булуын дәлилләде. Бүгенге көндә районда биш ветеран бар. Аларның батырлыгы мәңге хәтердә калырга тиеш», — диде ул һәм бер минутлык тынлык игълан итте. Ул эзтабарларга, авыл халкына, Калуга өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте. Солдатны эзләп табу, алып кайту эшенә зур өлешен керткән кешеләргә Кайбыч районының 30 еллыгы медален тапшырды. «Лев Марченков исеме Кайбыч районы тарихында алтын хәрефләр язылыр», — диде район башлыгы. Калуга өлкәсенең конкурентлы сәясәт министры урынбасары, хәрби тарихчы Лев Марченков — Әбрар Җәләлиев җәсәден тапкан кеше. «Медальон эчендәге кәгазь кызыл төстә, канга буялган кебек иде» Лев Марченков чыгышы бик тетрәндергеч булды. Ул шундый ихлас һәм чын иде, әйтерсең, үз туганы турында сөйли. Ул бит бу кешеләргә туган да, авылдаш та, райондаш та түгел, ә бөтенләй чит төбәктән килгән ят кеше. Эшен күңел биреп башкарган кеше генә нәтиҗәсен күреп, шундый хисләр кичерә аладыр. Күпмедер дәрәҗәдә салкын канлы булуны таләп итә торган хезмәт белән шөгыльләнүче абый, шундый йомшак күңелле булып чыкты. «Бер яктан кайгылы чара булса, икенче яктан — тантаналы. Ничек булса да, солдат өенә кайтты. Монда аның балачагы, яшьлеге узган, мәхәббәтен очраткан, беренче тапкыр үпкән, әти-әнисе белән булган. Бүген ул өйдә. Без аны 4 сентябрь көнне таптык, торгыздык. Эзтабар хезмәте металл эзли торган җайланма һәм көрәктән генә тормый. Алдан СоветларСоюзы һәм немец документларын өйрәндек. Мосальск районын өйрәнгәндә, 10-20 июльдә (ред. — 1942 ел) Сухаселино авылы янында 146нчы укчылар дивизиясенең дүрт мең солдатын югалтуы ачыкланды. Ун көндә! Без шул урынны өйрәнергә булдык. Элек Сухаселино авылы урнашкан урында касканы таптык. Солдатны торгызганда портмоне, тәңкә, тарак, пәке табылды. Хезмәттәшем: «Медальон!» дип кычкыргач, без бик шатландык. Безнең бик күп төрле медальон күргән бар, монда эчендәге кәгазь кызыл төстә, канга буялган кебек иде. Без ул язманы экспертизага җибәрдек. Икенче көнгә аны укыдылар. Анда «146нчы укчылар дивизиясе 698нчы укчылар полкының өченче пулемет ротасы взводы командиры Җәләлиев Әбрар Гәрәфетдин улы, Кайбыч районы Борындык авылы», дип язылган иде. Шунысы гаҗәпләндерде - ул кәгазьгә иң кечкенә энесенең исеме язылган иде. Гадәттә, солдатлар хатынын яки әти-әнисен күрсәтә. Кәгазьдә күрсәтелгән кешегә солдатның үлеме турында хәбәр ителергә тиеш була. Бу очракта — энесе. Соңыннан аңладык: ул әти-әнисенә, хатынына хәбәр итәргә теләмәгәндер», — дип сөйләде эзтабар. Борындык авылы җиренә аның күз яшьләре тама иде. Ул һич оялмады үзенең шул халәтеннән. «Аңлыйсызмы, шул „үлем кәгазен“ язганда солдат нинди хисләр кичерә икән? Ул бит аны ни өчен язуын аңлый. Солдат медальонындагы кәгазь буш булган очраклар бик күп. Ул шулкадәр кызганыч. Кайтыр иде, тик булмый инде. Бу очракта кайтты. Бу яңа тарих булыр», — ди хәрби тарихчы. «Юл буе Коръән укыдык» Лев Марченков солдатның шәхси әйберләрен, аның канын сеңдергән туфракны туганнарына тапшырды. Ул әйберләрне күргәч Роза апа да елады. «Тарагы да булган…» — дип пышылдады ул. Эзтабар абый: «Барысы да яхшы», дип аны тынычландырырга тырыша. Туганнары солдатның шәхси әйберләрен халыкка күрсәтеп мәйданнан әйләнде. Ул вакытта сүз Роза апага бирелде. «Минем әтиемнең бертуган абыйсын бүген туган авылында җирлибез. Эзтабарлар алдында баш иям, район җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм. Әбрар 1914 елның 14 мартында дүртенче бала булып дөньяга килә. Авыл мәдрәсәсендә укый, совет армиясенә алынганчы авылда эшли. 1939 елда Хасан күле янында Япония милитаристларына каршы сугышларда катнаша, аннан авылга кайта. 1941 елда сугышка китә, 1942 елда һәлак була», — дип абыйсының биографиясе белән таныштырды ул. Солдатның туганнары аның шәхси әйберләрен Кайбыч районының Туган якны өйрәнү музеена тапшырды. Апас һәм Кайбыч районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин комиссариатка килгән үлем турындагы хәбәр кәгазен укыды. «Батырлык күрсәтеп, 1942нче елның 13 июлендә һәлак булды», — дип язылган булган. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин — солдатның җәсәден Калугадан Мәскәүгә алып кайткан кешеләрнең берсе. Солдатның җәсәде бер тәүлек Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә торган, хәзрәтләр бертуктаусыз Коръән укыган. «Калугада югары дәрәҗәдә озату мәрасиме оештырганнар иде, губернатор да катнашты. Әбрар абыйны ничектер башкалардан да күбрәк мактап сөйләделәр. Без Мәскәүдән 7-8 кеше бардык, кайтканда шуны аңладык: бу эшне безгә тапшырдылар бит, без аны барып алдык. Шундый горурлык хисе белән кайттык. Юл буе Коръән укыдык», — ди ул. Дамир хәзрәт аңлатканча, читтә вафат булган кешеләрне туган җирләренә кайтарып кәфен кылу дөрес гамәл дип санала. «Аларга бит җеназа укылмаган, хәзер җеназа укылачак. Бу очракта мәетнең сөякләрен юмыйча гына алып кайтып күмәргә рөхсәт ителә. Пәйгамбәр заманында да шулай эшләнгән», — ди ул. «Дан һәм хөрмәт сиңа, большевик-пулеметчы Әбрар Җәләлиев!» Әбрар Җәләлиев исеме 1943 елда «Правда» газетасында басылып чыккан. Татар халкы фронтовик татарларга хат язган булган. Анда иң батыр солдатларны мисал итеп күрсәткәннәр. Батыр татар егетләре турында язма ике битлек булган. Солдатның авылдашы Фәрит абый исендә калган сүзләр дә шуннан өзек булган икән. «Дан һәм хөрмәт сиңа, большевик-пулеметчы Әбрар Җәләлиев! Бер сугышта йөздән артык фашистны юк итеп, син бөтен дөньяга Ватанын саклаучы татар егетенең нинди батырлыкларга сәләтле булуын күрсәттең», — дип язылган анда. Соңыннан җеназа намазы укылды. Солдатның җәсәден хәрби машинада зиратка алып киттеләр. Ишегалларына, урамнарга чыккан авыл халкы солдатны озата калды. Бөтен авыл өстеннән мылтык тавышы яңгырады.  79 ел читтә яткан солдат туган авылына кайтты… Һәр гаиләдә диярлек хәбәрсез югалган солдатлар бар. Ничек өмет яшәмәсен инде?



Алдан

В ЖДЯ выявили сильнейших в соревнованиях по бильярду


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Куда поехать на длинные выходные

Вскрытие реки Лены в пределах Ленского района Якутии ожидается в ближайшие двое суток

С юга на север по рекам Якутии. Члены РГО проводили в экспедицию Валерия Стемпень

В мае в Южной Якутии выпал снег

Новости Якутии

В Якутии грузовой автомобиль «Урал» с 12 пассажирами провалился под лед

В ЖДЯ выявили сильнейших в соревнованиях по бильярду

12 человек на машине «Урал» провалились под лёд на реке Алдан — жертв нет

В Якутии 12 человек, находившихся на борту автомобиля "Урал", провалились под лед


График ремонтных работ энергетиков на период с 4 по 17 мая

В Якутске воздали дань памяти Василию Никифорову-Кюлюмнюр

В Якутске воздали дань памяти Василию Никифорову - Кюлюмнюр

В ЖДЯ выявили сильнейших в соревнованиях по бильярду


График ремонтных работ энергетиков на период с 3 по 16 мая

Ледоход на Лене дойдёт до Якутии через 2-3 дня

Обращение детей войны к главе Якутии: Требуем устранить несправедливость

Подробности ДТП с мотоциклом в Алданском районе рассказали в ГИБДД


Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

Олег Колесов получил Премию Главы Якутии имени Героя Советского Союза Николая Кондакова


Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Песня

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Певица Ольга Бузова перепела песню "Show Must Go On" группы Queen

Полина Гагарина опровергла «уход на пенсию» и рассказала о новом рубеже

Певец Niletto перенес операцию: что случилось с артистом?

Культура России: как прошёл конкурс бурятского языка для детей в Бурятии?


Соболенко и Швентек сыграют в финале турнира WTA в Мадриде

"Я играю и зарабатываю хорошие деньги, но...". Рыбакина назвала главную проблему в женском теннисе

Потапова и Павлюченкова вышли в полуфинал турнира WTA в Мадриде в парном разряде

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде


Online Alarm Clock for efficient time management

13 Crops You'd Be INSANE Not To Plant in May

5 Things To Remember When A Friendship Ends

Tom Aspinall says UFC 304 start time is ‘awful’ and should be changed as Brit provides update on next opponent