Мы в Telegram
Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Син икәнсең, тормыш, исәнме!» — Саҗидә Сөләйманованы искә алу  кичәсе

0 169
«Син икәнсең, тормыш, исәнме!» — Саҗидә Сөләйманованы искә алу  кичәсе
Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсендә Кәрим Тинчурин артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Резеда Сәлахова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Зөлфия Вәлиева һәм Казан театр училищесы студентлары катнашты. Алар тарафыннан шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, тормышына бәйле хатирәләр искә алынды. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтов Саҗидә Сөләймәнованың ире Әдип Маликов ролендә беренче танышуларын, мәхәббәтнең ничек бөреләнүе хакында, шагыйрәнең истәлекләрен сөйләде. Ә Алсу Гайнуллина Саҗидә Сөләймәнова образында шагыйрәнең тормышын, хис-тойгыларын ачып бирде. Зәринә Хәсәншина, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Айгөл Хәйри, Резеда Галимова, Илгиз Мөхетдинов, Айрат Имашевлар Саҗидә Сөләймәнованың шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Кичәнең сценарий авторы Илсөяр Иксанова, режиссеры Илдар Хәйруллин. Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләймәнованың беренче очрашуы Әдип Маликов Саҗидәсен беренче тапкыр 1934 нче елның җәендә клубта очрата. Ул вакытта шагыйрәнең әтисе Гаделша Сөләйманов авыл советы рәисе була. 8 яшьлек кыз үзенең биюе белән Әдипнең күңелен яулый. Сентябрь җиткәч, икенче тапкыр ул аны мәктәп юлында очрата. Алар икесе дә бергә физкультура түгәрәгенә йөриләр, Виталий Губаревның «Павлик Морозов» пьессасында бергә уйныйлар. Бер елдан соң Саҗидә, әтисен Тәтешле районына район советы рәисе итеп билгеләүләре сәбәпле, Тәтешле мәктәбенә китә.  «Иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә турсайта белгән зәңгәр күзле, горур кыз минем күңелемнең бер почмагына кереп калды шикелле. Көтмәгәндә, уйламаганда мин аны Тәтешле мәктәбендә очраттым. Мин педучилище тәмамлаган укытучы, ә ул — 6 нчы сыйныф укучысы алдан икенче рәттәге партада утыра. Бер-беребезне шунда ук танып алдык. Ә берничә көннән миңа военкоматтан армиягә китәргә повестка килде. Тарантаска төялгән такыр башлы егетләрне бөтен Тәтешле озата чыкты, мәктәп балалары арасында Саҗидә дә бар иде. Ул кул болгап калды. 1939 нчы елның көзе иде ул. 7 елга сузылган солдат тормышы, хәвефле заманнар, рәхимсез сугыш, кайда гына булсам да, безне озатканда кул болгап калган зәңгәр күзле, горур кыз минем күз алдымнан китмәде», — дип искә алган Әдип Маликов. «Канлы күлмәгеңне байрак итеп колхоз кырларына киткәнсең» Сугыш вакытында Саҗидә Сөләймәнованың әтисен артта калган бер төбәккә — район советы комитеты җитәкчесе итеп куялар. Бөтен гаиләләре белән алар шунда күченеп китә. Шул урынга барып төшүгә үк Гаделша абый, беренче эш итеп, ачтан шешенә башлаган ятимнәргә, сугыш инвалидларына колхоздан он бүлеп бирә. Моңа районның башка җитәкчеләре дә каршы килми. Хәтта район прокуроры да ризалык бирә. Тик бераздан шуның өчен Гаделша абыйга җинаять эше кузгаталар. 1943 нче елда 3 кешедән торган комиссия Саҗидә Сөләймәнованың әтисен халык дошманы дип игълан итә. Нәтиҗәдә -10 ел төрмә, 5 елга хокукларыннан мәхрүм итү. Гаделша абый төрмәдә, штрафной батальонга җибәрүләрен сорап, кассация яза. Сугышта югалтулар күп булу сәбәпле, «халык дошманнарын» армиягә җибәрә башлаган заман — аны штрафной батальонга җибәрәләр. УлКёнигсберг крепостен штрумлауда катнаша. Бер бәрелештә ул хезмәт иткән частьтән нибары 3 кеше исән калалар. Гаделша абый, сугыштан үзен аклап, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнеп кайта. Әмма ни исәбенә — зур гәүдәле, көләч йөзле Гаделшә Сөләймәнов урынына ак чәчле, бетеренгән, таушалган күләгәсе генә кайта. «Минем иң зур теләгем — балаларымның киләчәгенә тап төшермәү иде», -дип әйткән була ул. Эзләремне саклый һәр буразна Әткәй истәлегенә Урман буе яшел аланлыкта гөлләр үскән инде кай ара. Күптәнме соң, кулларымнан тотып өйрәтүең печән чабарга. «Өздереп чап, чалгың уйнап торсын, такыр калсын покос арасы», — Алдан киттең чыклы болын буйлап, яшел сукмак салып барасың. Очкынлатып чалгы янаганда хәтерләдең яшьлек елларын. Кылыч белән ерып үткәнсез сез покосларга кайту юлларын. Сүз озайтмый идең үз хакында, әллә вакытың бик аз булдымы; кара рамда рәсмең төшкән хәбәр сөйләп бирде тормыш юлыңны. Яшен кебек сукты һәрбер сүзе, хәтеремдә мәңге калсын дип — элек батрак булган, аннан эшче. Егермебишмеңче. Большевик. Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар…  — Үләр диеп дошман көтмәсен! — Канлы күлмәгеңне байрак итеп колхоз кырларына киткәнсең. Ак каеннар, әнә, хәйран калып, шуны сөйли булыр җилләргә. Эзләреңне саклый һәр буразна, кырны иңләп бодай тирбәлә… Саҗидә Сөләймәнова — укытучы Саҗидә Сөләймәнова, Уфа педагогия институтын тәмамлагач, укытучы булып эшли башлый. Ул туганнары һәм дусларының ризасызлыгына карамастан, Башкортстанның иң ерак бер районын сайлый. «Минем аз гына булса да, сәяхәт итәсем, ят җирләр, яңа кешеләр күрәсем, элек күчмә халык дип саналган башкортлар белән танышасым килде, әмма, мин уйлаганча, артык романтика тапмадым. Беренче сентябрь көнне беренче дәресем җиденче класста иде. Классны атлап керүгә, икенче адымымны атлый алмый туктап калдым, укучылар баш өстеннән йөриләр, партадан партага сикерәләр, кайсы тәрәзә төбенә менеп баскан, кайсыларыдыр почмакта әүмәкләшеп сугышып яталар. Мин — яшь кыз бала, бер читтә басып торам, игътибарга алучы да юк үземне. Кыю гына өстәл янына килеп бастым. Менә шушы беренче дәресем минем мәктәптә калу- калмавымны билгеләячәк дигән коточкыч уй башымнан узып китте. Үзем дә сизмәстән, 4 атаманны класстан җилтерәтеп чыгарып җибәрдем. Калганнарны ничек тә булса кулга алырга кирәк иде. Тоттым да программаның урта бер өлешеннән 100 еллык сугыш, Жанна Д Арк турында сөйли башладым. Укучыларым тын да алмый тыңлый башладылар», — дип искә алган Саҗидә Сөләймәнова. «Минем сөясем, сөеләсем, үз тормышыма хуҗа буласым килә» Әдип Маликовны 1949 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга җибәрә. Анда укыган чакта алар Саҗидә Сөләймәнова белән аралашып торалар. Беренче хатларыннан ук сөйгәненнән аңа уңай җавап килә.«Әдип абый дип тормаган, просто Әдип дип башлаган хатын, шуңа мин бик сөендем», — дип әйткән булган ул. «Әле дә хәтеремдә — ак йөзле, ябык гәүдәле идегез, өстегездә зәңгәрсу-кара пальто. Сезнең китүегез миңа бик тә кызганыч булып тоелды. Көнләшәм мин сездән, сез әдәбият институтында эшлисез. Мин гомерем буе укырга риза булыр идем, мин монда балаларга Мәскәү һәм Мәскәү тарихы турында сөйлим, ә үземнең башкалада булганым да юк. Киләсе җәйгә Мәскәүгә барырга дип хыялланам, музейларны, тарихи урыннарны карап йөрисем, Третьяков галереясы белән танышасым, Иван Сусанинны тыңлыйсым килә һәм билгеле инде сезне күрәсем килә», -дип яза Әдип Маликовка бер хатында шагыйрә.  * * * Кем әйтә «сөю — ләззәт» дип? Дөресе: сөю — газап, Йөгәнен өзгән йөрәгең әллә кол, әллә азат. Ут белән су арасында тукталыр нокта эзләп үрсәләнә, өзелә үзәк. Дөресе: сөю — бизгәк. Үз-үзеңне югалтуың - мәхәббәтне табуың, Йомарлап йөрәккә салган оҗмахың бу, тәмугың.           *** Үзем сөяр идем, берәү сине өзелеп яратканын белмәсәм. Тагын берәү сине шулай сөйсә, бәхетең артык булыр, көнләшәм. Ут йотсам да, салкын су эчәрмен, сиңа кабынмасын ялкыным. Ярсуларым тулып ургылсын да  җырга күчсен! Көтмим артыгын! * * * Мәхәббәтне тирән яшерәләр, сиздермәслек итеп беркемгә. Тирәнәйгән саен, аның нуры керфек очларыннан сирпелә. Нәфрәтне дә кайчак качыралар, - кирәк чакта үзе бер һөнәр. Ә керфекләр - күзләр коесында елкылдашып торган сөңгеләр. Саҗидә Сөләймәнова Әдип Маликовка «мин эгосит, характерым ужасный», — дип язса да, анда тискәре тәэсир калдырмый. «Дөрес булса, алай димәс иде. Димәк, үз уе, үз фикере бар. Хатында ул дөресен, турысын әйтеп яза. Аның өчен дә бит кыюлык кирәк. Ә инде бер кешегә дә буйсынырга теләмәвенә килгәндә, анысында бер хатында шаярып болай гына дип яздым „борчылма, Саҗидә, тормыш йөгәнли ул, син дә йөгәнсез калмассың әле“, — дидем», — дип исенә төшергән булган шагыйрәнең сөйгәне. Саҗидә Сөләймәнова да мәхәббәт хатларын үзенчә, башкаларга хас булмаган бер хисләр белән яза. «Уйларымда сезгә бик нык ияләшермен дип курка башладым. Әйдәгез, бу хакта язышмаска дип шарт куешыйк. Болай да бит инде барысы да аңлашыла: минем сөясем, сөеләсем, үз тормышыма хуҗа буласым килә. Әмма шунысы бар: ир затлары белән борчагым пешми минем. Бәхәсләшеп бетәм, бу нидәндер, үзем дә белмим. Мөгаен характерым шундыйдыр инде», — дип яза бер хатында ул. Саҗидә Сөләймәнова Мәскәүгә булачак ире янына китә, ун ай буена ике арада йөргән ягымлы, бәхәсле дә хатлар аларны Мәскәүдә кавыштыра.                * * * Синең куллар белән минем куллар, синең юллар белән минем юллар очрашса да, бергә үрелмәс, «Саумы» диеп кемнәр кул бирмәс.   Ә мин кулым бирәм син сузганда, Ә мин өнсез булам син узганда, Йөрешләрең әллә тылсымлы. Очрашулар безнең бик соңмы?   Үзем кулым алам кулларыңнан, үзем күзем алмыйм юлларыңнан, булыр төсле берәр могҗиза. Көн артыннан шулай көн уза.   Ә мин сыныйм акыл белән хисне. Баскан җирдә карлар эрер төсле… Йөрәк каты тибә, тиз эремəс. Күзләреңә туры карасам да, эчләремдә утлар кайнаса да, кулым салкын булыр, сиздермәс. Ана фаҗигасе 1955 елның августында ике йөрәк Әлмәткә күченергә була. Менә шушы төбәктә Саҗидә Сөләймәнова поэзия диңгезенә юл сала. «Саҗидә кичке техникумга эшкә урнашып, мин фатирга ордер алып, телефон куйдырып йөргән арада кечкенә кызыбыз Миләүшәбез хәлсезләнә башлады. Аны врачлар караганнан соң, безнең кулыбызга бирмәделәр, диагнозын да әйтеп тормадылар, палатага кертеп салдылар. Бер атна үлем белән тартышты. «Әттә», «әннә»не әйтә башлаган кызыбызны ай күрде, кояш алды. Атна —ун көн эчендә Саҗидәнең йөзе саргаеп куйды, төннәре йокысызга әйләнде. Кайчан карама күзләре шар ачык һәм алар билгесез ноктага текәлгәннәр. Минзәләдә вакытта бәйләргә, тегәргә һәвәс иде Саҗидә. Барыбызга да мамыктай йомшак йокбашлар бәйләп бирде, күлмәкләрен үзе тегә иде. Кызыбызны югалтканнан соң, бераз йөрәк ярасы сүрелгәч, Саҗидә чигү чигәргә утыра. Йөрәк ярасы кушылып чигелгән сөлгеләр безнең бүлмәбезнең стенасында озак вакытлар эленеп тордылар. 1957 нче елның 31 нче мартында нәкъ Саҗидә Сөйләймәновага охшаган тулы битле, сары чәчле улыбыз туды. Илдар абыйсы энеле булуына бездән дә артыграк сөенгәндер. Тавышы көр улыбыз Әнвәрнең. Бер аваз салса, зур зал эче яңгырап тора. 4 килодан артык булып туды бит ул. Шуңа күрә дә иптәш хатыннары Саҗидәне батырга чыгардылар. Шулай булуына ул үзе дә горурлана иде», — дип искә алган Әдип Маликов.   Аланнарда балан Аланнарда балан ак чәчәктә, - яшь гомернең баллы тәлгәше. Болыннарга, күңелләргә патша чәчкә таҗы кигән җәй башы. Жил искәндә, сайрар кош очканда, өскә ява чәчәк тәңкәсе. Аланнарда балан төймә-төймә, мөлдерәмә алсу тәлгәше. Аланнарда балан — кызыл тамчы, ачы бит ул, нигә өзәсең? Сөенечләренә түзмәсәң дә, ачысына, күңел, түзәсең. Аланнарда балан тамчы-тамчы. Ак чалмалы салкын кыш башы. Янып тора балан, тамып тора, кышлау кошлар язга чыкканчы.  «Нинди шәп шигырьләр, бу кемнеке, нигә исеме язылмаган?» «Балачакта, яшьлектә кем генә шигырь язып карамый. Мин 3 нче сыйныфта яза башладым. Ул шигырьләр язгы тамчылар, кар сулары, әни һәм, әлбәттә, инде Ленин турында иде. Мин аны берәүгә дә күрсәтмәдем, үзем өчен генә яздым. Аннан 7 нче класста прозага күчтем, үзебезнең яшьләр турында пьесса яздым, чөнки балалар турында пьессалар бик аз иде. Мәктәптә әдәби драмтүгәрәк актив эшләде, әдәби журнал чыгара башладым. Анда минем беренче хикәям басылып чыкты, аннары сугыш башланды, язу хыялы чигенде. 1955 нче елны Әлмәткә күченеп китмәгән булсак, мин, мөгаен, мәктәптән аерыла алмас идем, чөнки бер эш белән мавыксам, мин бөтен дөньямны онытып мавыгам. Ирем Әлмәттә әдәби түгәрәк оештырып җибәрде, анда шигъри күңелле яшьләр тартылды, шигырьләрен күтәреп өйгә киләләр, бәхәсләшкән булалар, шуларга кайвакыт мин дә кушылам. Кызыбыз дөньядан киткәч, мин тагын шигырьләр яза башладым. Мин аларны берәүгә дә күрсәтмәдем үзем өчен генә яздым», — дип искә алган Саҗидә Сөләймәнова. * * * И акыл өйрәтәләр, тәмәке көйрәтәләр. Белексезләр йөрәгенә, имеш, ут үрләтәләр. Дәшмим, күп сүздән гарык, Туктарлар әле арып. Күмелеп калган сүзләрем бер чыгар, ташны ярып. Әлмәткә татар шигъриятенең классиклары Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким килгәч, алар Әдип Маликов гаиләсендә туктыйлар. Кич утырып язучыларның әсәрләрен, шигырьләрен укыйлар. Кунакларга чәй ясаганда, Саҗидә Сөләймәнова аларны тыңлый һәм сиздермичә генә укылмаган язмалар арасына үзенең берничә шигырен салып куя. Көтмәгәндә Хәсән Туфан «нинди шәп шигырьләр, бу кемнеке, нигә исеме язылмаган», — дип кычкырып җибәрә. Менә шушы кичтә Саҗидә Сөләймәнова шигърияткә классикларның фатихасын ала.   Ач, шигърият, серләреңне Үз энҗемне эзлим һаман, көн туса, йөрим йөдәп… Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт.   Гөл серләрен тыңлар идем, чәчәк атса бер гөлем. Таңда торып, сандугачтан өйрәнимме җыр телен?   Боз пәрдәсен умырзая ничек ача — күрсәйдең. Энҗе гөлдән мәңге шиңмәс такыялар үрсәйдең.   Тау чишмәсе таш эретә, әллә суы кайнармы — шуның серен сорыйм әле сездән, Урал таулары.   Кем уйламый бер очарга йолдызларга юл төбәп. Уйларымны җырга салам — яшендәй сүзләр кирәк.   Ташка тисә, таш эресен, һич сүрелмәсен йөрәк! Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт.  «Һәр сәгатьтә яшәү белән үлем бәрелешә пычак пычакка» 1974 нче елда Саҗидә Сөләймәнова авырый башлый, аны терапия палатасына салалар, анда берни дә барып чыкмагач, хирург кулына тапшыралар. «Баш хирург Поляков операция бүлмәсендә бик озак торды, ул аннан чыгуга мин аның каршына килеп бастым. Күзгә күз карап тын калды, арганлыгы йөзенә чыккан иде. Саҗидәнең яман шеш авыруы иде», — дип искә алган Әдип Маликов Саҗидә Сөләймәнова операциядан соң бераз хәлләнеп аякка баса башлагач, 1976 нчы елда табиблар хакында «Гөлбадран» исемле повесть язарга алына. «Саҗидә әсәрне Поляков ясаган операциядан башларга уйлый. Шуңа рөхсәт сорар өчен хирург кабинетына керә. Поляков аны тыңлый, аннан өстәл тартмасыннан әле яңа гына чыккан „Знамя“ газетасын алып шигырь укырга тотына. Бу Саҗидәнең Поляковка багышланган „Хирург“ дигән шигыре Саҗидә өчен дә көтелмәгән яңалык. Сүзгә сүз тәрҗемәсен Әлмәт шагыйре Дмитрий Мотвеевка әле яңа гына биргән иде бит, Поляков Саҗидәгә халат бүләк итә һәм аның үтенеченә уңай җавап бирә. Шагыйрә „Гөлбадран“ повестен 1978 нче елда тәмамлый», — дип искә алынган Саҗидә Сөләймәнованың истәлекләрендә. Хирург B. М. Поляковка Яши алар шомлы ак тынлыкта, аклыклары белән саваплы. Кешеләрнең һәр сулышы өчен, бар тормышы өчен җаваплы. Кан саркыган ай-балталар тотып, газраилләр баса бер якка. Һәр сәгатьтә яшәү белән үлем бәрелешә пычак пычакка. Бу көрәштә син бит ялгыз түгел, и оттырма, кешем, ектырма! - кылдан нечкә сират күпереннән кылыч тотып чыга доктор да. Нечкәлек тә анда, җитезлек тә, Сабыр тәвәккәллек — гаҗәеп! Алып атса, шәрә шәүлә булып кул астында йөргән әҗәлне, - таң атуга, ничә күз елмаер, ничә йөзгә тагын нур кунар! Кешеләрнең елмаюын күреп яшәрәләр икән докторлар. Ә киселгән гомер өзеп китми, кайтып-кайтып җанны камчылый. Берәүләрнең гүрдә яткан бәхете, тәрәз шакып, төнлә җан сорый. Табып булмый аны бер хакка да… Үлем белән мәңге низагта, мәңге сафта доктор яуга керә ак тынлыкта пычак пычакка. Соң булган шул… Саҗидә Сөләйманова ике тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим ителә, шигырьләре, җырлары, поэмалары вакытлы матбугатта да, радио-телевидениедә дә уңай бәя ала, ләкин аның кандидатурасы икесендә дә кире кагыла. Үләренә бер ай калгач, Саҗидә Сөләймәновага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, анысы да бик көттереп кенә. Үләренә бер атна калгач, мактаулы исем бирелү турында указны радиодан хәбәр итәләр. «Саҗидә моңа сөенгәндер дисезме? Белмим, ул берни дә дәшмәде, йөзен яшерер өчендерме, стена ягына борылып ятты. Аңа инде мондый мактаулы исем кирәкми иде. Саҗидә гомеренең соңгы елларын үлем белән якалашып үткәрде. Шулай да ул иҗатын ташламады, үҗәтләнеп язды, соңгы операциясен Казан Кремль астындагы онкология хастаханәсендә кичерде. 1979 нчы елның язы иде ул. Операциядан соң бераз хәлләнә башлагач, Саҗидә миннән кәгазь, каләм сорап, «шигырь туарга азаплана бит әле», диде. Берничә төнне шушы шигырен миңа укырга бирде», — дип искә алган Әдип Маликов. *** Ни белән үлчәнә үткән гомер? Йөргән юллар белән, уй чаткысы булып йөзгә төшкән юл-юл сырлар белән.   Ни белән үлчәнә үткән гомер? Менгән үрләр белән, үзән-үрләрендә йөргәнеңдә белгән серләр белән.   Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән, кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр белән.   Һәм өметләр белән! Йә табылган, йә тапталып калган… Гомерең алда — үлчәүләргә сыймас хыялларың барда.  Әдәбият классиклары Саҗидә Сөләймәнова хакында Күренекле әдибебез Хәсән ага Туфан: «Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз», — дип яза. Шагыйрә дә, үз чиратында, җавапсыз калмый. «Ахматова түгел мин, бүтән», — ди ул бер шигырендә. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники: «Саҗидә! Мал иясенә охшый дигәндәй, синең үзең кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырьләреңне мин чын күңелдән яратам һәм хөрмәт итәм», — дип әйткән. Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов: «Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул — ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә. Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып… Өлгергән, шигъри образлар белән тәмам тулышкан иде инде ул. Җиде-сигез ел эчендә, шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә, баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште. Әгәр Ходай аңа Анна Ахматова гомерен биргән булса, без аңа үлгәнче үк һәйкәл куярга тиеш булыр идек», — дип әйткән.  *** Кермим кеше биләмәләренә, бәлки, анда мәңге җәйдер дә… Ил күрергә чыксаң, азмыни ул күзне камаштырган әйберләр. Кермим кеше биләмәләренә, дөрес, таулар анда мәһабәт! Күңел омтылышы гел биеккә, - каян килгән аңа бу гадәт? Кермим кеше биләмәләренә, чикләр аша яулык болгама. Ике ярдан икәү карап йөрик ташып-шашып аккан елгага. Бер йөзәсе иде колач салып! Кулларымны бәйлим ни белән? Ниятләрем — яулап алу булса, төзәми дә туры тидерәм. Кермим кеше биләмәләренә, үз җиремдә ташка таш өям, мәһабәт тау түбәсенә басып, мәхәббәткә шуннан баш иям.   Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким үзенең бер чыгышында: «Саҗидә шигырьләре беркемне дә кабатламыйлар. Кабатлана торган шигырьләр алар кемгәдер охшарга тырышып язылган шигырьләр, Саҗидәнең үз кичерешләре, фәкать үз хисләре. Алар фәкать хатын кыз гына тоя ала торган, хатын — кыз гына әйтә ала торган шигырьләр. Алар вак түгел, так түгел. Алар зур, ачыңлы, хәтта усал да», — дип сөйләгән. Шагыйрь Наҗар Нәҗми үзенең хатында «Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да хатын-кыз мужественный булмаса, шагыйрә булалмый. Бу хатымны башлаганда синең бик каты авыру икәнеңне, соңыннан бик авыр операция кичергәнеңне белдем, операциядан соң бик озак реанимацияда ятканыңны ишеттем. Шушы газаплардан соң да син менә дигән шигырьләр яздың. Хатымның шушы урынына җиткәч, җан тетрәткеч бер хәбәр булды, бу хәбәргә ышансаң да, ышанмасаң да чара юк. Син вафат булдың. Башта нишләргә дә белми йөрдем, гадәттә үлгәннәр турында истәлекләр язганнар. Миңа да шул юлга басарга? Юк, хатымны дәвам итәм, чөнки ул синең гомерең турында, иҗатың турында. Димәк, син тереләрдән тере. Чын шагыйрьләр үлмиләр, аларның шигырьләре эзләрен тудыручыларны үлемсез итәләр», — дип язып калдырган.   Кеше Лачын диләр, канат кагып горур очканга. Лачын булсам, җирне сөймәс идем. Мин — кеше. Ут шикелле диләр, кулы тисә — эш яна. Ут булсам, соң әллә сүнмәс идем? Мин — кеше. Алтын диләр, бик кирәгем чыкса, куштаннар, алтын булсам, бер сатылыр идем. Мин кеше — кеше! Ярага тоз, арага ут сала дошманнар, корыч булсам да бер эрер идем. Мин — кеше. «Аның шигърияте күкрәгеннән урылып чыккан» Татар язучысы, шагыйрь Ләбиб Лерон шагыйрәнең иҗатын бик югары бәяләде: «Аның шигырьләре, шигърияте күкрәгеннән урылып чыккан. Чын хатын — кыз шигърияте нинди дисәләр, ул Саҗидә Сөләймәнова шигърияте. Бөтен нәрсә дә бар анда. Ана шагыйрә, шагыйрь шагыйрә буларак та, бөтенесе дә аның күңеленнән чыккан. Барлык шигыре дә аның камил, югары, зәвык белән язылган. Шигырьләрендә бернинди дә кимчелекле, хилафлы шигырьләр юк, барысы да шәп. Хатын кызның көче нәрсәдә? Ул фаҗигаләр кичергән кеше. Саҗидә гаилә авырлыгын да татыган, кечкенә кызы вафат булган, сугыш чорының бөтен афәтен кичергән, әтисенең репрессияләнүе, төрмәләргә эләгүе дә аның чын татар шагыйрә икәнлген раслый. Һәм ахырдан үзенең вафат булуы түгел, һаләк булуы дип әйтсәң дә була, һәлак булуы да җыелып килгән фаҗигаләрнең соңгы ноктасы. Аның шигыренең менә шулай кайнап — кайнап язылуы, бүгенге кичәдә дә артистлар тарафыннан көчле тәэсирләр белән яңгыравы аның иҗат потенциаленнән чыккан клибы. Саҗидә Сөләймәнованың иҗаты — диңгез кебек кайнап торган иҗат. Кичә бик әйбәт кичерешләр генә калдырды, артистлар да бөтен җаннарын биреп уйнадылар. Илдар Хәйруллин кичәне бик яхшы эшләгән» *** Кеше барыбер кошлар нәселеннән! Төшләремдә очам кош булып. Ничә очып, ничә мәтәлсә дә, кеше барыбер сайлый кош юлын. Ачылмаган йолдызлары белән заман һаман үргә чакыра. Үрләр менми, җырлар тумас иде җирнең матурлыгы хакына. Шагыйрә, журналист Илсөяр Иксанова, сценарий авторы буларак, Саҗидә Сөләймәнованың кем икәнен күрсәтеп бирергә теләвен әйтеп узды: «Аның шигъриятендә бөтен көче салынган, дөньяга бөтен фәлсәфәсе җиткерелгән. Миңа калса, шигырьләренең тирәнлеге тамашачы ишеткән, аңлагандыр. Кичәгә аның кем икәнлеген күрсәтә торган шигырьләре сайланды. Аның шигырьләренең көче хатын-кызлыгында да һәм көчле хатын-кыз булуда. Бездә хатын-кыз поэзиясе дип елаграк поэзияне әйтәләр бит, ләкин чын хатын-кыз поэзиясе, зур поэзиясе ул Анна Ахматовалар, Цветаеваларның, Белла Ахмадуллиналарның, Саҗидә Сөләймәноваларның поэзиясе. Хатын-кыз поэзиясе менә шушы! Аның үзенең ирләр тоеп бетерә алмаган хиссият, акыл һәм акылдан бигрәк зирәклек бар. Ирләрдә бәлки акыл күбрәктер, ләкин зирәклек белән хиссиятнең бергә кушылуы хатын-кыз поэзиясенә хас. Йөгереп каршы чыксам Ярата дип уйлый күрмә тагын, юк, син түгел миңа кадерле, - сине күргән саен, бар дөньяга гашыйк чакларымны хәтерлим. Ярсуларны эчтән тыеп кына карап тордык елга ташуын. Бергә күрдек япь-яшь бөреләрнең кыяр-кыймас керфек ачуын. Һай, күкләрнең язгы күкрәүләре! Бу дөньяның зәңгәр сафлыгы! Шәфәкъләрнең кайнар кочагына керелмәгән шунда атлыгып… Син яратып инде аргансыңдыр, калганнарга сагыш таратып. Ялганнардан качып, бер кайтып кил, яшьлегеңнең җигеп пар атын. Йөгереп каршы чыксам, уйлый күрмә, гашыйк икән диеп һаман да; юк, мин түгел - таңнар шулай алсу, шулай якты зәңгәр һавалар.   Тормыш, исәнме! Үлән булып җирдә үсәмме мин, Балык булып суда йөзәмме? Җилләр исә… Төш икән бу, дисәм, өн икәнсең, тормыш, исәнме!   Бу язда да тагын, бу язда да  шомырт чәчәкләре иснәдем. Чәчәк алып килде, кем бу, дисәм, Син икәнсең, тормыш, исәнме!   Артта торсын юллар исәбе дә, артта торсын еллар исәбе. Сахраларга чыксаң җырлап туймас җыр икәнсең, тормыш, исәнме!   Гомер озын, дисәм, рас булырмы, сиздерми дә узды, дисәмме? Күп тә түгел гомер, аз да түгел, бер икәнсең, тормыш, исәнме!



Алдан

Прогноз погоды на 16 июня: В Якутске возможна гроза, порывы ветра


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Триумфальное возвращение: Евгений Алексеев в седьмой раз стал сильнейшим Халдеевского турнира

Сотрудников Медцентра АО «АК «ЖДЯ» поздравили с профессиональным праздником

Шоу-программа госцирка в улусе Гурульба в Бурятии - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Участники акции "Сад памяти" провели флешмоб ко Дню России

Новости Якутии

Свыше шести тысяч тонн груза доставит на Чукотку сухогруз «Саско Алдан»

Триумфальное возвращение: Евгений Алексеев в седьмой раз стал сильнейшим Халдеевского турнира

Сотрудников Медцентра АО «АК «ЖДЯ» поздравили с профессиональным праздником

Шоу-программа госцирка в улусе Гурульба в Бурятии - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети


Триумфальное возвращение: Евгений Алексеев в седьмой раз стал сильнейшим Халдеевского турнира

В Якутии вчера потушили 9 пожаров 

В Якутск пришёл дым от лесных пожаров в Томпонском районе

Айсен Николаев поручил объявить в Якутии режим ЧС из-за лесных пожаров


В Якутии действуют 43 лесных пожара

Прогноз погоды на 16 июня: В Якутске возможна гроза, порывы ветра

Опять девочки-байкерши перевернулись на мотоцикле

В Якутии введен режим чрезвычайной ситуации в лесах регионального характера, возникшей вследствие лесных пожаров


Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

«Кто хозяин в республике? Недропользователи?». Глава Якутии раскритиковал депутата Ил Тумэна за вопрос


Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Желдорреммаш

Массовыми патриотическими акциями отметили День России на заводах АО "Желдорреммаш"



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Шоумен Барецкий: у нас с Моргенштерном будет концерт 28 июня

Гитаристов зовут играть Цоя. Массовый флешмоб устроят в Чите

Подняли с Пола: юбилейный раритет Маккартни и блуждания Билли Айлиш

«Не кричи!»: Елена Север и Филипп Киркоров представили совместный клип и трек


Самсонова вышла в четвертьфинал турнира WTA в Хертогенбосе

«Наконец-то всё началось». Борис Беккер побывал на матче открытия Евро-2024

Саснович победила на старте квалификации турнира WTA-500 в Берлине

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС


Creepy King Charles Painting Is Vandalized by Radical Animal Rights Activists, Gets a Cartoon Face and Speech Balloon!

'Hum bhi insaan hain': Pakistan allrounder Imad urges calm

Virtual Luck: Exploring Vavada Casino

McDonald's Grimace showed Mets fans what happens when something goes right this season