Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак
0
82
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә. Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 9 һәм 10 апрельдә төбәктә яңгыр, төнлә җепшек кар явуы көтелә. Төнлә синоптиклар -1дән +4 градуска кадәр, көндез — 4-9 градус җылы фаразлый. 9 апрельдә урыны белән 13, 10 апрельдә 15 градуска кадәр җылы була. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин. Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә атмосфера фронты йогынтысы сакланачак: яңгырлар көтелә, температура — 0-5 градус, урыны белән 8 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән бозлавык саклана. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы — 7-12, кайбер районнарда16 градуска кадәр күтәрелә. «Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында тыныч аз болытлы һәм бик җылы һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә температура 14-19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», — диде синоптиклар.