«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге праймеризы офлайн һәм онлайн форматында узачак
0
54
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казанда «Бердәм Россия» партиясе праймеризы оештыру комитетының беренче утырышы узды. Анда алдан тавыш бирүнең офлайн- һәм онлайн-форматында оештырылачагы турында карар кабул ителде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов шулай дип белдерде.
«Алдан тавыш бирүнең ачык модель буенча үтүен телисе килә. Бу – праймеризның иң демократик һәм көндәшлеккә сәләтле формасы. Чынлыкта без „партия эчендә тавыш бирү“ алымыннан баш тартабыз, чөнки ул хәзер гомуми формага әверелә. „Бердәм Россия“ партиясеннән кандидат итеп күрсәтелергә теләгән кешеләр башка сәяси структураларның әгъзасы булырга тиеш түгел», - диде Камалтынов.
Спикер билгеләп үткәнчә, хәзер тавыш бирү икеләтелгән форматта узачак. «Без федераль оештыру комитетына республикада тавыш бирүне онлайн һәм офлайн-режимында үткәрергә рөхсәт бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек», - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин беренче утырышка нәтиҗә ясады. Ул иҗтимагый оешма вәкилләренең праймеризда актив катнашуы зур әһәмияткә ия икәнлегенә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, аларның булуы процедураның ачыклыгын һәм легитимлыгын арттыра.
Кичә «Бердәм Россия» партиясе праймеризының федераль оештыру комитеты составы расланды. Анда катнашучыларның күпчелеген җәмәгать эшлеклеләре тәкъдим иткән. Шулай ук катнашучыларга карата таләпләр дә билгеләнгән – кандидатлар 21 яшьтән өлкәнрәк булырга, Россиядә даими яшәргә, башка илләрнең гражданлыгы, чит ил активлары булмаска һәм хөкемгә тартылмаска тиеш.
Кандидат сыйфатында теркәлү өчен гражданин үзенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен, туган елын, яшәү һәм эш урынын, шулай ук башка кайбер кирәкле мәгълүматларны күрсәтергә тиеш. Быел гаризада яңа бүлек (волонтерлык эшчәнлегендә катнашу) барлыкка киләчәк.