Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Башлангыч сыйныфта хатасыз язарга өйрәтү — «Мәгариф»

0 148
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәгариф» , Рәдинә Ягъфәрова).Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Рәдинә Ягъфәрова балаларны хатасыз язарга өйрәтү хакында аңлата. Хатасыз язарга өйрәтү өчен кирәкле орфографик күнегүләр сайлаганда, иң элек орфографиянең принципларына мөрәҗәгать итәләр. Һәр тел өчен иң җайлы, уңайлы ысул — сүзне ишетелгәнчә язу, фонетик принцип. Татар теленең үз сүзләре нигездә фонетик принцип буенча, ничек әйтелсә шулай, языла. Академик грамматикада: «Татар әдәби телендә сүзләр ничек, нинди авазлар белән әйтелсә, шулай языла, — бу безнең орфография өчен төп кагыйдә», — дип күрсәтелә (107 б.). Бу тәгъбир баланың хатасыз яза алуы аның уку осталыгына бәйле икәнлеген аңлата. Әгәр дә бала I сыйныфта ук сүздәге хәрефләрне дөрес авазлаштырып, төшереп калдырмыйча, урыннарын алмаштырмыйча, артык хәрефләр өстәмичә сыйфатлы укуга ирешсә, аның уку осталыгы һәм грамоталы язу сәләте дә камил булачак. Иң элек укучыда сүзнең дөрес график образын формалаштырырга кирәк. Төрле илләрнең психологлары, методистлары баланың аңына хаталы язылган сүзне беркетеп, теркәп куярга ярамаганлыгы турында кисәтә. Нигездә, бу хәлнең килеп чыгуына язма эшләрдәге хаталар өстендә эшләү сәбәпче була. Бу эш гадәттә хаталы язылган сүзне ун яисә тагын да күбрәк тапкыр дөрес итеп яздырудан гыйбарәт. Ләкин укучы, шул сүзне соңгы тапкыр язганда, барыбер үзенчә, хаталы итеп яза. С. Г. Вагыйзов: «Язгач укып төзәтү гадәте булган балада дөрес язу күнекмәсе озак формалаша», — дип язды (2 — 272 б.). Моңа охшаш фикерне «Народное образование» журналының баш редакторы А. М. Кушнир да яклап чыкты: хаталар өстендә эшләү дөрес язу күнегүләренә бирелгән вакытны ун тапкыр артык исраф итә. А. М. Кушнир, сүзнең дөрес график образын тудыру өчен, орфографик күнегүләрне күчереп язудан башларга тәкъдим итә. Ләкин бу аң эшчәнлегенә бәйсез, автоматик рәвештә күчереп язу булмый. Укучыга алдан ук максат куела: текстны бер хатасыз күчереп язарга кирәк, чөнки эшнең беренче хатага хәтле булган өлеше генә исәпкә алыначак. Шулай итеп, күчереп язу бала өчен максатчан эшчәнлеккә әверелә, ул акылын эшкә җигеп, игътибарын көчәйтеп, туплап эшләргә тиеш була. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, танып белү мөмкинлекләрен исәпкә алып, башлангыч сыйныфларда шигъри текстларны гына күчереп яздыру нәтиҗәлерәк. 1 нче сыйныфта бер-ике сүздән генә торган юллы шигырьләр сайлау көтелгән нәтиҗәләргә тизрәк китерәчәк, чөнки болай эшләгәндә, балаларның күрү мәйданы әлегә кечкенә, ә игътибары ихтыярсыз булуы исәпкә алына. Башкарылган эштә хаталар төзәтелми, хатасыз язылган өлеш хаталы өлештән горизонталь сызык белән генә аерып куела, һәр дөрес язылган юл өчен бер балл бирелә. Укучы үзе сызыктан соң булган юл ни өчен исәпкә алынмаганын үзлегеннән тикшереп карый, хатасын таба һәм укытучының хаклы икәнлегенә ышана. Бу инде балада Федераль стандарт таләп иткән үзтикшерү компетенциясе формалаша башлауны аңлата. С. Г. Вагыйзов күчереп язуның өч төрен аерып күрсәтә (2 — 207 б.).       Сүзлек диктанты. Диктант, әйткәнне ишетеп язу дип кенә аталса да, — башлангыч белем алучы бала өчен бик катлаулы эш төре. Балалар гадәттә сүзнең сузык авазларын төшереп калдыралар, чөнки алар сүзне укытучы артыннан үз-үзләренә кабатлап әйтеп язалар. Эчке сөйләмдә яки пышылдап әйткәндә, тартык авазлар, бигрәк тә саңгырау тартыклар, баш сөяге эчендә шау тудыралар һәм ачык ишетеләләр. Бала сузыкны ишетмичә дә кала, шау тудырган авазны ишетә һәм хәрефләштерә. Алдан ук диктант вакытында үз-үзенә әйтеп язган баланы сузык авазларны эчке сөйләмдә гадәттәгедән сузыбрак әйтергә күнектерергә кирәк. Яңа нормалар буенча ана теле рус теле булган балалар өчен сүзлек диктантында сүзләр саны түбәндәгечә күрсәтелә: I сыйныф — 7–8 сүз, II сыйныф — 10–12 сүз, III сыйныф — 12–15 сүз, IV сыйныф — 20 сүзгә хәтле. I сыйныфта контроль диктант язу соңгы чиректә генә каралган, өйрәтү характерындагы язма эшләрне II чиректән кертә башларга мөмкин. Башта андый эшләрдәге сүзләр саны 8 — 10 булса, уку елы азагында 15 — 17 гә җитә. Мәсәлән, сүзлек диктантларын әлифба чоры азагында ук тәкъдим итәргә мөмкин. 2 — 3 хәрефтән генә торган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бертөрле булырга тиеш. Сүздәге хәрефләр санын акрынлап арттырып барырга мөмкин. Беренче иҗегендә  о ,  ө  сузыклары булган сүзләр белән генә сак эш итәргә кирәк: икенче иҗеккә  ы ,  е  сузык аваз хәрефләрен әлегә кертергә ярамый. Сүзләрне хатасыз язуга ирешү өчен, аларның аваз схемасына таянып, баланың язылыш, әйтелеш төшенчәләрен аңлап, сөйләмдә төгәл куллануларына ирешеп, сүзнең язылышын бу сүзләрне кулланып дәлилләргә күнектерергә, диктанттан соң сорау куеп, һәрдаим ачыклап барырга кирәк. Шуның өчен дә әлифбада башта аваз, сүздәге авазлар схемасы бирелә, шуларга карап, бала нинди авазның нинди хәреф белән билгеләнгәнен үзләштереп бара. Әлифба чорында ук хәрефләре таныш сүзләрнең аваз схемасын хәрефләр белән язарга күнектерә башларга мөмкин. Һәрвакыттагыча бу эштә дә җиңелдән авырга күчү, укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, күнегүләрне еш һәм дәвамлы уздыру исәбенә генә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп була.  II–IV сыйныфларда сүзлек диктантын сайланма диктант итеп тә уздырырга мөмкин. Мондый эш кайсы сүзне нинди кагыйдәгә таянып язылганын алдан сиземләргә өйрәтә, булуы ихтимал хаталар турында искәртә. Бу сыйныфларда диктантта конкрет предметны белдергән сүзләр белән генә чикләнергә ярамый, төрле төшенчәләрне белдергән, төрле сүз төркемнәренә караган, хәтта аңлашылып та җитмәгән сүзләр дә кертелә.  О  —  ы ,  ө — е  сузыкларының язылышына бәйле сүзлек диктантына мондый сүзләр өстәргә мөмкин: сорый, тозлый, тойгы, тонык, койрыклы, котлый, моны, олылый, көлдерә, көндез, көчле, сөзгеч, сөрем, сөртенә һ.б. Шул рәвешчә баланың аңында билгеле бер орфографик кагыйдәнең телдәге барлык сүзләр өчен дә мәҗбүри булганлыгы турында фикер тудырыла. С. Г.Вагыйзовның бу турыда шундый искәртмәсе бар: «Кагыйдә — гомуми төшенчә. Ул һәр конкрет сүзне ничек язарга икәнен күрсәтә алмый» (254 б.). О — ы ,  ө — е  сузыкларының язылышы турында сөйли башлагач та, татар телендә фонетик принцип барлык сүзләрнең язылышын үз эченә алмаганлыгы, морфологик принцип та кирәк булганы аңлашыла. «Телдән әйтелгән сүзләрдәге авазларның чиратлашуы, йотылу, аваз өстәлү һәм башка төрле фонетик үзгәрешләр күбрәк тамыр һәм кушымчалар арасында булганлыктан, морфологияне яхшы белми торып, аңлап дөрес яза белүгә ирешергә мөмкин түгел», — дип язды С. Г. Вагыйзов. Аның фикеренчә, орфографияне яхшы үзләштерү өчен, грамматик белем генә түгел, ә грамматика материалы белән эш итә белү кирәк. «Морфологик принцип сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен һәр очракта да бер генә төрле язуны, сүз үзгәрү белән, алардагы аваз үзгәрешләрен күрсәтеп тормауны максат итеп куя» (Б. 1 — 108). Мәсәлән,  [болот] — болыт, [көзгө] — көзге, [умбэр] — унбер, [төңгө]  –  төнге  һ.б. Сүзнең мәгънә ачыклыгы югалмасын өчен, бу үзгәрешләр язуда күрсәтелми. Морфологик принципны язуда куллана белү өчен башлангыч сыйныф укучыларына күп кенә кагыйдәләр өйрәнергә кирәк. Аларны ныклы үзләштерү, Д. Н. Богоявленский язганча, баланың максатчан, аңлы эшчәнлеге аша уза, фикер йөртеп гомумиләштерелә һәм гамәлдә кулланыла. Фикер йөртү, уйлау нинди дә булса мәсьәләнең чишелешен, тормышта яки танып белү барышында сорауга җавап табу дигән сүз. Мәсьәлә бала өчен ниндидер дәрәҗәдә яңа булганда, аны чишү өчен булган белемнәр җитмәгәндә, яңа белем кирәк булганда, уйлану, фикер йөртү, төрле яктан уйлап карау башлана. Яңа орфографик кагыйдә аңлатканда, яңа грамматик төшенчә керткәндә, укучыларны шундый ситуацияләргә куярга кирәк. Башта укытучы әзерлек эше алып бара. Мәсәлән, I сыйныфта «Кеше исемнәре һәм фамилияләре» темасын өйрәнү өчен тактага сүзләр язып куярга мөмкин: алмаз  Алмаз                                       рәхмәт       Рәхмәт йолдыз  Йолдыз                                  баян           Баян  Укытучы сорау куя: «Сүзләрнең кайсысы хаталы язылган?» Җаваплар төрлечә булырга мөмкин: беренче сүзләр, икенче сүзләр, барысы да дөрес язылган. Укытучы дөрес яки тулы булмаган җавапларга таянып, балалардан дәрес максатын әйттерә: «Сүзләрне нинди хәрефләр белән башлап язарга өйрәнергә кирәк?» Дәрес максатын үзләреннән билгеләтү балаларда кызыксыну уята, укытучы сүзенә игътибарлы булырга, яңа материалны зиһенгә алуга этәргеч бирә. Әзерлек эше балага яңа теманың әһәмиятен үз тәҗрибәсендә аңларга ярдәм итә: ул орфографик кыенлыкта калып, килеп чыккан кыенлыктан булган белемнәр белән генә чыга алмавын аңлый. Иң мөһиме — дәрес максаты укучының үз эшчәнлеге нәтиҗәсендә туа. Федераль стандарт укучыга танып белү эшчәнлеген оештыруны тәэмин итүче регулятив (эшне җайга салу) уку гамәле итеп иң беренче «…яхшы таныш һәм үзләштерелгәнне өйрәнелмәгән белән чагыштырып танып белү максатын фараз итү (целеполагание)»не атый (Б. 4 — 29). Башлангыч гомуми белем бирү Стандартында шундый ук сүзләр фәннәрдән өстен нәтиҗәләрдә әйтелгән: «… уку эшчәнлегенең максатын һәм бурычларын кабул итү һәм саклау сәләтенә ия булу» (8 — 8 б.). «Хайван кушаматлары» темасын шул ук алым белән, балаларның белем дәрәҗәсен күтәреп, үзләреннән аңлаттырырга мөмкин. Тактага мондый сүзләр языла: чуар       Чуар                                                    сарбай     Сарбай чаптар   Чаптар                                            пантера   Пантера Бу очракта сорауның кыенлык дәрәҗәсе инде түбәнрәк була: «Бу юлларда хаталы язылган сүзләр табарга тырышасыңмы? Ни өчен?» Чаптар сүзе кайсы хайван кушаматы була? Пантера нинди төстә була? Бу сүз нинди төстәге эт кушаматы була ала?  Эзбасар ,  эзтабар  кушаматлары нинди этләргә килешә?  Мыркылдык  кушаматын нинди хайванга бирәләр?  Чаптар, пантера, эзбасар, эзтабар, мыркылдык  сүзләре кушамат булганда, нинди хәрефтән башлап языла? Кемгә исем куялар? Нәрсәләрнең кушаматы була? Диктант һәм башка язма эш төрләре С. Г. Вагыйзовның «Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы»нда тәфсилләп, җентекләп бирелгән. Һәртөрле язма эш уздырыр алдыннан аның үзенчәлекләрен шул хезмәттән карап искә төшерергә кирәк. Яшь укытучыларга кабатлап укуның әһәмияте бигрәк тә зур, чөнки уку йортында имтихан бирү өчен уку белән эш барышында туган сорауларга җавап табу өчен кабат уку арасында бик зур аерма бар. Шулай эшләгәндә генә белем бирү эшендә кыенлык тудырган мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкин. «Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы»нда искәртмәле, сайланма, аңлатмалы, шәрехләүле (комментарийлы), иҗади, контроль диктантларның, сүзлек, күреп язу диктантларының, хәтердә калганча язу, күчереп язуның төп бурычлары, планлаштырылган нәтиҗәләре, аларга ирешү юллары, башкару үзенчәлекләре бәйнә-бәйнә аңлатылган. Диктант төрләреннән искәртмәле диктант һәм аңлатмалы диктантларны чагыштырып карыйк. Искәртмәле диктантның төп бурычы — язганда укучы хата җибәрмәсен өчен, төрле юллар белән хаталы язу ихтималын язганчы ук бетереп кую. Аңлатмалы диктантта ихтимал булган хаталар алдан искәртелми, алар бары тик диктант тәмамлангач кына тикшерелә һәм төзәтелә. (2 — 272-273 бб.) Балада сүзнең дөрес булмаган график образын тудырмауда искәртмәле диктант аңлатмалы диктанттан өстен, кирәкле булуы аңлашыла. Сыйныфтагы укучыларның барысын да эшкә җәлеп итү өчен, диктантларда кирәк булачак кагыйдәләрне алдан күмәкләп искә төшерү файдалы булачак. Изложение һәм сочинение язу ирекле диктантлардан башлана. Кызыклы һәм аңлаешлы текст укыла, әңгәмә уздырыла. 2 нче сыйныфта тулы абзац яки берничә җөмлә укыла, укучылар тыңлаганны истә калдырганча язалар. Эш текст азагына хәтле шулай дәвам итә. III–IV сыйныфларда текст тулысынча укыла. Ирекле диктант балаларның мөстәкыйльлеге һәм яңа текст булдырудагы иҗаты белән әһәмиятле.       Әдәбият исемлегендә күрсәтелгән приказ нигезендә контроль диктантларга кагылышлы яңалык та кертелгән: анда контроль күчереп язу һәм контроль диктантның сүзләр саны укучыларның бер минут эчендә укырга тиешле сүзләр санына тәңгәл килә дип күрсәтелгән. сыйныф   I яртыеллык     II яртыеллык I                 —                         35 — 40 сүз II               40 — 50 сүз        55 — 60 сүз III              60 — 70 сүз        70 — 75 сүз IV              75 — 80 сүз        85 — 95 сүз Укытучының эшчәнлегенең максаты контроль түгел, ә белем бирү, өйрәтү. Билге куйганда да, укучы файдасына нинди нечкәлекләр, ташламалар булуын яхшы белергә кирәк. Министрлыкларның норматив документларын өйрәнеп барып, үзеңдә аларның җыелмасын булдыру әһәмиятле. Күрсәтелгән приказда ташламалар каралган. Контроль диктантта хатага саналмый: — алдагы сыйныфларда һәм уку елында өйрәнелмәгән орфография һәм пунктуация бүлекләре; — җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белән башланган җөмлә алдында бер генә тапкыр төшереп калдырылган нокта; — җөмләнең мәгънәсен үзгәртмиячә бер генә сүзне алмаштыру очрагы. 1 хата итеп исәпләнә: а) ике төзәтү; ә) ике пунктуация хатасы; б) бер үк сүздә кабатланган хата; шундый ук хата башка сүздә кабатланса, ул исәпкә алына. «2»леләр орфографик хаталар саны 8 дән артса гына куела диелгән.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.