Лесосибирскида татар үзешчән коллективлары һәм башкаручылары фестиваль-бәйгесе булды
0
203
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдә Лесосибирск шәһәренең «Магистраль» мәдәният йортында татар үзешчән коллективлары һәм башкаручылары фестиваль-бәйгесе узган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, офлайн режимында, барлык санитар нормаларны үтәп оештырылган фестивальдә Ачинск, Енисейск, Лесосибирск шәһәрләре, Казачинск районының Отношка һәм Пировск районының Икшермә авылларыннан һәвәскәр коллективлар һәм башкаручылар катнашкан. Железногорск шәһәре һәм Зур Улуй районының Елга авылы коллективлары бәйгедә онлайн режимында чыгыш ясаган. Мәдәният йорты фойесында Лесосибирск шәһәр китапханәсе, Икшермә авылының Һөнәрче йорты, Енисейск шәһәреннән ирле-хатынлы М.Йосыпова һәм М.Сидиков әзерләгән күргәзмәләр эшләгән, диелә хәбәрдә.