Башкортстанда әнисе күршеләрдә чакта унбер айлык бала янып үлгән
0
376
Башкортстанның Туймазы районындагы Булат авылында 12 гыйнварда кич белән янгын чыга. Коткаручыларга 23.51 сәгатьтә шалтыраталар. Алар килгәч, 7×8 метрлы агач йорт януын ачыклый. Утны төнге берләр тирәсендә сүндереп бетерәләр. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән « Башинформ » хәбәр итте.
Янгын хәрабәләрен актарганда, төнге өченче яртылар тирәсендә бала мәете табыла. Нәни малай 2021 елда туган.
Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.
Янгын вакытында мәрхүм сабыйның анасы 3 һәм 6 яшьлек ике баласы белән күрше йортта була.
Йортта янгын турында кисәтә торган җайланма да урнаштырылган, диелә хәбәрдә.
Мәрхүм балага 5 февральдә 1 яшь туласы иде, дип яза «Мой Башкортостан» сайты.