Туймазы районында зират яна - видео
0
282
Бүген кичке җиделәр тирәсендә Башкортстанның Туймазы районындагы Райман авылында зиратка ут капкан. Бу турыда «Туймазы хәбәрләре» яза.
Шаһитлар янгын видеосын социаль челтәрләрдә таратты.
Кадрлардан күренгәнчә, ут шактый көчле котыра, коры үлән, агачлар яна. Җил көчле булу сәбәпле, ялкын бик тиз тарала.
Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.