Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Казанда шәҗәрәләр фестивале узды: Кишер чәеннән алып удмурт туена кадәр

0 76

Быел шәҗәрәләр фестивале җиденче тапкыр оештырылды. Муниципаль этапта Татарстанның 40 районыннан 299 гаилә көч сынашкан, зона этабына 41 гаилә чыккан, ләкин финалга республиканың төрле районнарыннан төрле милләт вәкилләре булган 6 гаилә генә үтә алган.

Менә ул гаиләләр: Казаннан Әхәтов-Вахитовлар, Кайбыч районыннан Хәйбуллиннар, Актаныш районыннан Газизҗанов-Сабировлар, Мамадыш районыннан Никитиннар, Балык Бистәсе районыннан Бикметовлар һәм Сарман районыннан Хәлиуллиннар.

Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күп балалы гаиләләргә яңа автобус ачкычларын тапшырды. «Атлант» маркалы, 16 урынлы автобуска республиканың төрле районнарында яшәүче 6 гаилә ия булды. Аларның һәрберсе 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.

Арча районында яшәүче Сәфәргалиевлар гаиләсе башлыгы Илшат әлеге бүләкнең алар өчен бик кадерле булуын билгеләп узды.

«Бу – безнең өчен бик мөһим бүләк. Әгәр дә элек каядыр бару өчен берничә рейс ясарга кирәк булса, хәзер без бергәләшеп бара алабыз. Гаиләбез белән республика районнарына сәяхәткә дә чыгарга уйлыйбыз», – диде ул.

Алты гаилә – алты тарих

Театр фойесында һәрбер гаилә үзенең күргәзмәсен әзерләгән. Анда аларның гаилә ядкәрләре дә, нәселдән-нәселгә күчеп килгән туй күлмәкләре дә, «фирменный» ризыклары да һәм гаилә шәҗәрәләре дә тәкъдим ителгән иде.

Беренчеләрдән булып кунакларны Казаннан Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе каршы алды. «Без әби-бабаларыбыздан калган әйберләрне саклап яшибез», – дип, алар карт әбиләренең туй күлмәкләренә, бизәнү әйберләренә кадәр күрсәтте. Чыгышы белән әлеге гаилә Пермь өлкәсеннән һәм ирен татарлары булалар. Алар әлеге якта киң таралган берничә эчлектән җыелучы «как-бәлеш»не дә ясап күрсәттеләр, ә гаилә башлыгы шәҗәрәләре белән таныштырды. Ул 20 буынны берләштерә.

Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе

Балык Бистәсе районыннан Бикметовлар гаиләсе күргәзмәсендә «экспонат» булып 98 яшьлек әби утыра иде, ә аның өстендә – үзеннән дә озаграк сакланган 135 еллык күлмәк. Әбигә күз тия күрмәсен, «Сөбханаллаһ» дип карагыз. Сәхнәдә чыгыш ясаганда гаилә башлыгы үзе дә: «Безнең гаиләбезнең ядкәре ул – ак әбиебез», – диде. Алар Дәүләт Советы Рәисен үзләре җитештергән кишер чәе белән дә сыйлады.

Бикметовлар нәселе

Актаныш районыннан килгән Газизҗанов-Салиховлар гаиләсенең нәселе XII гасырга барып тоташа. «Безнең нәсел кешеләре балта осталары, төзүчеләр, пыяла кисүчеләр һәм дин эшлеклеләре була», – дип сөйләде алар.

Иң мул әзерләнгән өстәл аларныкы булгандыр. Нәрсә генә юк иде табында: тутырмалар да, каз да, балык та, камыр ризыклары да, чәйләр дә, яшелчә белән җиләк-җимешләр дә. Фәрит Мөхәммәтшинне дә алар: «Абый, тамагыгыз ачкандыр, безнең өстәл артында авыз итеп алыгыз», – дип чакырдылар.

Газизҗанов-Салиховлар гаиләсе

Никитиннар гаиләсе Мамадыш районының Пойкино авылыннан килгән. Әлеге гаиләдә 200 еллык удмурт милли киемнәре саклана, алар Идел буе халыклары костюмнары каталогына да кергән. Сәхнәдә дә алар бик матур милли костюмнарда удмуртларның традицион туй йоласын күрсәтте. Шулай ук гаилә вәкилләре махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм илтү һәм югалган хәрбиләрне эзләү белән шөгыльләнә.

«Миңа әнием: «Килгән кунакны һәрвакыт корбан ителгән каз боткасы белән сыйларга кирәк», – дия торган иде», – дип, ул кунакларга ботка авыз иттерде. Фәрит Мөхәммәтшин ботканы: «Бик тәмле», – дип бәяләде. Ышанабыз инде.

Никитиннар гаиләсе

Кайбыч районы Борындык авылында тәмле чәйләр ясыйлар, диделәр безгә. Алдагы гаилә дә нәкъ шуннан иде. Хәйбуллиннар кунакларны үләнле чәй белән сыйлап кына калмадылар, биреп тә җибәрделәр.

Хәйбуллиннар гаиләсе

Сарманнан килгән Хәлиуллиннар гаиләсендә әзерләнә торган ризык ул – «Туралы май». «Безгә аны пешерергә әби өйрәтте. Бүгенге көндә аны әле күпләр белми. Ул кызыл эремчеккә сары май кушып, шикәр комы өстәп кайнатыла. Бу – борынгы буыннарыбызның татлы ризыгы», – диде алар.

Сәхнәдәге чыгыш вакытында алар бабаларының аянычлы һәм тетрәндергеч үлеме турында сөйләде. Сәлимгәрәй бабайлары мулла була, шуның өчен 1918 елда ул һәм тагын 3 мулланы кызылармеецлар кулга алалар. Үзләреннән чокыр казытып, шул чокырга күмеп куялар аларны. Ләкин чокыр тирән булмаганлыктан, бабайларының баш бармагы күренеп кала, туганнары аны шул бармактан таныйлар. Һәм кызылармеецлардан рөхсәт сорап, аны яңадан җирлиләр, ләкин шул ук урында гына җирләргә рөхсәт бирелә. Бүгенге көндә әлеге урын Мөслим районының Мәллә-Тамак авылы янында урнашкан, һәм ул «Изгеләр кабере» дип атала.

Шуны да әйтергә кирәк: Хәлиулиннар нәселендә хәзерге вакытта 23 укытучы бар, алар меңләгән укучыга белем биргәннәр, ә аларның уртак педагогик стажы 600 елдан артып китә.

Хәлиуллиннар гаиләсе

Фестивальнең кульминацион өлеше – Камал театры сәхнәсендә һәрбер гаиләнең 10 минутлык чыгышы. Кунаклар удмурт туе күренешләре, кылыч белән сугышулар һәм һәрбер гаиләнең тарихы белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Фестивальдә шулкадәр дулкынландым, бөтен тормышымны күз алдына китердем»

Бәйгедә беренче урынны Казаннан Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе яулады. Алар төрле буыннар катнашында зур җырлы-биюле номер күрсәтте. Икенче урынга Кайбыч районыннан Хәйбуллиннар, өченче урынга Актаныш районыннан Газизҗанов-Сабировлар гаиләләре лаек булды.

«Гаиләдә гореф-гадәтләрне саклау өчен» дигән бүләк Мамадыш районыннан Никитиннарга, «Тынычлык гаиләсе» исеме Балык Бистәсе районыннан Бикметовларга, «Хезмәт династиясе» исеме Сарман районыннан Хәлиуллиннар гаиләсенә бирелде.

Һәрбер гаиләгә диплом һәм 100 меңнән башлап акчалата бүләкләрне Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырды һәм фестивальнең милләтара дуслыкны ныгытудагы ролен искәртеп узды.

«Мин бүген фестивальдә шулкадәр дулкынландым, бөтен тормышымны күз алдына китердем һәм, сәхнәгә карап, күпмилләтле республика өчен горурланып, шатланып утырдым. 4 миллионлык Татарстанда 175 милләт халкы яши. Без сезнең белән – бик бәхетле кешеләр: һәр милләткә үз телен, киемен, ризыкларын, гореф-гадәтләрен саклау, бәйрәмнәрен үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүгенге фестиваль әлеге байлыкны тагын да арттырырга ярдәм итә», – диде ул.

Шулай ук ул татар теле өчен дә горурлык хисе кичерүен әйтте һәм чыгышын татар телендә генә ясады, ә кунаклардан моның өчен ачуланмауларын сорады.

«Мин татар телен әле өйрәнеп кенә киләм, чөнки 45 яшькә кадәр мин татарча сөйләшми идем. Рус авылында яшәдек, шунда белем алдык, ә Казанга килгәч, депутатлар туган телне дә өйрәнергә мәҗбүр итте. «Бүгенге утырышны татар телендә – икенче дәүләт телендә алып барасың», – диләр, ә минем сүз байлыгы юк. Аллаһка шөкер, өйрәндем. Бүген сезнең алда да татарча чыгыш ясарга исәпләдем. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов миңа рәхмәт хатын биреп җибәрде. Монда русча язылган, мин аны тиз генә татарчага тәрҗемә итә алмыйм, әмма аның сүзләрен сезгә аңлатып бирергә тырыштым», – дип өстәде ул.

Соңыннан кунаклар алдында үзләре дә үрнәк гаиләләр булып торучы артистлар чыгыш ясады. Ул – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова ире Фәрит Таишев һәм кызы Ләйлә белән, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Салават Табаев һәм Айгөл Хәйри.

***

Менә шулай иң матур бәйрәмнәрнең берсе үтеп китте. Ләкин әлеге 10-15 минутлык чыгышлар үзләренә атналар, айлар буенча әзерлекне һәм дистәләгән гасырлык тарихны сыйдырган иде. Бер генә тамашачыны да тәкъдим ителгән чыгышлар битараф калдырмагандыр, аларның һәрберсе кабатланмас һәм тетрәндергеч иде!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Краснодар стал лидером среди миллионников по тратам на жителя — 76 тыс. руб. в год

Изменения условий семейной ипотеки и разрыв цен уводят покупателей на вторичку

Весенняя волна: каким регионам в этом году угрожают половодье и паводки

Названы города с самыми большими расходами на жителя


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.