Добавить новость
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Әстерхан татарлары: «Алтын Урданың уртасында утырып, без татар булмасак!»

0 759

«Әстерхан революциягә кадәр татар мәдәни үзәкләренең дә берсе була»

Әстерхан өлкәсе татарларының бай тарихы бар. Бу җирләр Төрки һәм Хәзәр каганлыклары, Алтын Урда, Нугай Урдасы составларында була. 1460 елларда биредә татар дәүләтләренең берсе булган Әстерхан ханлыгы оеша. Ханлыкның Хаҗитархан дигән борынгы исеме татар халкының күп санлы риваятьләрендә, дастаннарында сакланып калган. Алтын Урда җимерелгәннән соң, аның территориясендә барлыкка килгән татар ханлыклары бер-бер артлы рус дәүләте тарафыннан яулап алына. Әстерхан ханлыгын да бу язмыш урап узмый, ул 1556 елда рус дәүләтенә буйсындырыла.

Әстерхан өлкәсе татарлары әлеге төбәктә яшәп килгән төрле этник төркемнәр (кундра татарлары, юрт татарлары, карагашлар, мишәрләр, Казан татарлары һәм нугайлар) катнашында, аларның аралашуы нәтиҗәсендә формалашкан.

Хәзерге вакытта татар халкы туган телне, гореф-гадәтләрне саклап, Әстерхан шәһәрендә, Приволжск һәм Нариманов районнарында урнашкан авылларда яшиләр, милләтебезнең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итәләр. Октябрь революциясенә кадәр татарлар Әстерхан шәһәренең Тияк дигән татар бистәсендә яшәгән. Бу бистә йортларының затлылыгы, чисталыгы белән аерылып торган.

Әстерхан революциягә кадәр татар мәдәни үзәкләренең дә берсе була. Биредә «Азат халык», «Ирек», «Ислах», «Тартыш», «Идел» газеталары, «Азат ханым», «Мәгариф» һәм «Туп» журналлары чыга, 1907 елдан Татар халык театры эшли. Революциягә кадәр шәһәрдә 13 мәчет, аларның һәрберсенең мәктәп-мәдрәсәсе булуы билгеле. Әстерхан һәм тирә-як авыллардан килгән балалар атаклы «Низамия» мәдрәсәсендә белем алалар. Бу мәктәп-мәдрәсәләрдә кызлар һәм ир балалар өчен аерым класслар була. Халык кыз балаларга да тиешле белем бирергә омтылган. 1789 елда Әстерханның Беренче ир балалар гимназиясендә татар теле классы ачыла.

Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташның Әстерханга килүе халык хәтерендә саклана

Әстерхан татар халкының мәшһүр әдипләренең дә эзләрен саклый. Мәсәлән, «Идел» дигән газета редакциясенә эшкә чакырылып 1910 елда Сәгыйть Рәмиев килә, ул соңрак башка нәшриятка күчә. Сәгыйть Рәмиев чакыруы буенча, 1911 елның язында Әстерханга Габдулла Тукай килә. Шагыйрьнең төп максаты үпкәләрен дәвалау булса да, ул Әстерхан татарларының рухи дөньясыннан читтә кала алмый. Тукай әдипләр һәм журналистлар, үзенең иҗатын, татар шигъриятен сөючеләр белән аралаша. Мәсәлән, Тияк бистәсендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә оештырыла. Шагыйрь шул чорның танылган табибы һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов белән очраша, табиб бөек шагыйрьгә кымыз белән дәваланырга киңәш бирә.

Әстерханда Габдулла Тукай башта «Люкс» кунакханәсендә туктала, соңрак үзенең дусты Сәгыйть Рәмиевта кунак була. Биредә чакта кымыз эчеп дәвалану өчен Калмык базары дигән авылда яши. Габдулла Тукай Әстерханда 29 апрельдән 6 июньгә кадәр була. Әстерхандагы дуслары, аңа кымызның файдасы булуын, шагыйрьнең яхшы якка үзгәрүен, тазарып китүен әйтәләр.

Әстерханда Һади Такташ та булган. Тияк бистәсе халкы шунда урнашкан Шәрыкъ клубында атаклы шагыйрьне төн буе сәхнәдән төшермичә шигырь тыңлаган.

1933 елда Әстерханга Муса Җәлил килә. Шагыйрьгә хөрмәт шулкадәр зур була, аның белән бәйле предметларга кадәр кадерле истәлек итеп саклана. Муса Җәлил турындагы истәлекләрне Киләче авылында яшәүче информантыбыз Кужамкулов Румиль Мәүлет улы сөйләде.

1933 елда Киләче авылына «Ялкын» журналы редакторы Шакир Фатхуллин белән атаклы шагыйрь Муса Җәлил килә. Ул вакытта колхоз рәисе Ибраһим Мәхмүдов була. Мәхмүдовлар өендә шагыйрь йоклаган кровать озак еллар шул урында тора. Хуҗалар анда бер кешене дә утыртмый.

Муса Җәлил авылда 11 көн яши, Киләче халкына уңыш җыярга булыша. Шагыйрь «Җиһан» поэмасын Киләче авылында булганнан соң яза. Поэмада Киләче авылының уңыш җыйган вакыты тасвирлана:

Җил тирбәткән сары җиз башаклар

җиргә яттылар.

Тук бодайлар иркен амбарларга

җырлап актылар.

Бакчаларда торма, кишерләрдән

таулар өелде.

Помидорлар пешеп кызарды һәм

җиргә иелде.

Бакчалардан кайта авылларга

кавын-карбызлар.

Көн буена үтеп тора

тулы обозлар.

Муса Җәлил Киләчедә булып киткәннән соң, авылда алган тәэсирләр «Күк юрга», «Колхозчы кыз», «Балыкчы кыз җыры» һәм башка әсәрләрендә чагылыш таба.

Әстерхан татарларының фольклоры

Без Әстерхан өлкәсендә узган комплекслы экспедиция вакытында Әстерхан татарларының рухи мәдәниятен, сөйләм үзенчәлекләрен, фольклорын өйрәндек. Эш барышында Әстерхан татарларының фольклорына караган бай материал тупланды. Бу — кыска һәм сюжетлы җырлар, риваятьләр һәм легендалар, мифологик хикәятләр, бәетләр һәм мөнәҗәтләр, изгеләр һәм әүлияләр турында хикәятләр, йола фольклоры. Шунысы күзгә ташлана, татар халкы кайда гына яшәсә дә, бер үк җырларны җырлый, сөйләмен бер үк мәкаль-әйтемнәр белән бизи, бер үк бәйрәмнәрдә күңел ача. Шуңа күрә Әстерхан татарларына гына хас, үзенчәлекле күренешләрне аерып чыгару да катлаулы. Дөрес, Әстерхан татарларының хушавазлары башка бер генә җирдә дә очрамый.

Татар халык иҗатының зур өлешен дүрт юлдан торган җырлар алып тора. Кыска җырлар бүгенге көнгә кадәр татар фольклорында иң популяр жанр. Алар безнең кайда яшәвебезгә карамастан, бер халык булуыбызны исбатлап торалар. Бу кадерле мирас әби-бабайдан, ата-анадан балага күчә бара. Халык, тормышының иң әһәмиятле борылышларында, бәйрәмнәрендә туган телендә җырлый. Шул рәвешле үзенең тамырлары белән, туганнары белән бәйләнешне ныгыта. Әби-бабайлар җырлаган җырларны җырлау кешегә буыннар бәйләнешен тоярга да ярдәм итә.

Экспедиция вакытында язып алынган җырларның иң зур күпчелеге мәхәббәт турында. Кыска җырларның тагын бер төркеме — хәрби хезмәткә яки сугышка китүчеләр тарафыннан башкарылган җырлар. Бу төргә кергән җырлар арасында шактый борынгы, 25 еллык солдат хезмәтенә каралган рекрутлар җырлары да очрый. Әстерхан өлкәсендә үткән экспедиция вакытында хат җырлары һәм истәлек дәфтәрләре җырлары да да язып алдык. Җырларның кайберләрен «Минем әниемнең җыры», «Минем әбиемнең җыры» дип җырлап күрсәттеләр.

Экспедиция барышында язып алынган җырларның гаҗәеп матур үрнәкләре бар. Кыска җырлар тормышның төрле ягын күрсәтә, аларда Әстерхан татарларының үзенчәлекле көнкүреш картиналары да искә алына. Мәсәлән, биредә җырларга бөтен кешенең бакчасында үстерелгән виноград образы да кергән.

Алма бакчасына кереп,

Виноград өләшәм.

Тормышыңда бул бәхетле,

Мин дә теләк теләшәм.

Тәрәзәмнең рамкасы

Виноград агачы.

Виноград гел яфрак,

Син сандугач баласы.

Әстерхан өлкәсендә татар авылларында йортлар зур, төрле төсләргә буялган, йорт кыйгачларына пар карлыгач бизәкләр төшерелгән. Ара-тирә исә камыштан үреп, өстән балчык белән сылап ясалган өйләр — мазанкалар да очрый. Тормыш авыр чакта шул рәвешле йорт салып булу мөмкинлеге күпләргә үз почмагын булдыру мөмкинлеге биргән. Аларны хәзер дә, җәйге өй буларак ясыйлар икән. Яшәешнең бу күренеше дә җырларда чагылган, камыштан өй — мазанкалар салу турында юллар җырга да кергән:

Өйләр салдым камыштан,

Башым салдым сагыштан.

Моңлы туган дип белмәгез,

Моңлы булдым язмыштан.

«Әстерханны кырык әүлия саклый»

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр — татар халкының уникаль жанрлары. Алар башка тугандаш халыкларда очраган вакытта да, бу татарлар белән багланышларны гына күрсәтә. Әстерхан өлкәсендә дә дистәдән артык бәет һәм мөнәҗәтләр язып алынды. Халкыбызның, кайда яшәвенә карамастан, бөтен кеше белә торган бәете бар: «Сак-Сок» бәете. Әлбәттә, һәр экспедициядә язып алына торган «Сак-Сок» бәетенең вариантларын биредә дә язып алдык. Информантларыбыз бу бәетне ахырына кадәр көйләп сөйли, үзләренең әбиләреннән яки әниләреннән отып алуларын әйтәләр.

Каргалык авылында яшәүче Нурия ападан (Максудова Нурия Гәрәй кызы, 1947 елгы) әүлияләр турында язып алынган мәгълүмат укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Әстерханны кырык әүлия саклый. Әстерханга сугыш җитмәде, шул әүлияләр саклады дип әйтәләр. Һәрбер авылның үз әүлиясе авыр. Әстерханда да әүлияләр бар.

Совет районында Әстерханның Баку урамы бар. Анда Владимирский собор урнашкан. Бу урыннар элек Кала тияге дип аталган. Элек анда татарлар яшәгән. Владимирский соборны салганда мөселманнар да бик күп акча биргән. Анда Газиз әүлия.

Кайнанам дога кылганда «Крепость астында яткан әүлияләрнең дә рухы шат булсын» дип дога кыла иде. Әстерхан крепостенең астында — әүлияләр. Ул бит Хаҗи-Тархан урыны.

Татар-базар янындагы чиркәү эчендә дә әүлияләрнең кабере бар. Златоуст чиркәве әүлияләрнең кабере өстенә салынган. Әүлияләре Фатыйма әүлия һәм Унбер Әхмәт әүлияләр. Чиркәүгә кергәч күрсәтәләр ул җирне: «Здесь находится могила вашего святого» дип. Анда сандык кебек җир. Шул җирне күрсәтәләр. Хөрмәт белән карыйлар.

«Йолалар борынгылык элементларын югалтмыйча сакланып калган» Әстерхан татарлары бөтен йолаларны эчтәлекләренә һәм асылына хилафлык китермичә, бозмыйча үтиләр. Шуңа күрә дә биредә гаилә һәм көнкүреш йолалар борынгылык элементларын югалтмыйча сакланып калган. Иң зур йола ул — туй йоласы. Үзе ике якта да уза торган йолалар һәм гореф-гадәтләр системасын тәшкил итә. Әстерхан татарларының туй йоласын күзаллау өчен информантларыбыздан язып алынган материал белән таныштыру урынлы булыр.

Колакау авылында яшәүче информантларыбыз (Шамгунова Ажмангул Садыйк кызы, 1930 елгы, Губайдуллина Гөлсинә Гаяз кызы, 1954 елгы, һәм Шабанова Гөлмира Әдһәм кызы, 1968 елгы), йола фольклоры, туй йолалары турында сөйләделәр.

Кызны ярәшәләр. Киләләр яучылар. Мәсәлән, әнисе, ике сестрасы. Китерәләр бүләк — конфет, шоколад бер подноста. Материаллар әнисенә, әтисенә күлмәк, кызга — алтын йөзек. Шуннан ярәшәләр, бу ярәшү була.

Әбиләр туе. Бу туйга хатын-кызлар гына килә. Кызга киемнәр китерәләр. Бу «Тугыз» була. «Тугыз» китерәләр бүләккә. Алтын, киемнәр китерәләр, зур поднос татлылар белән. Шоколад, конфет, шоколад һ.б. Зур бантик бәйлиләр подносны җыеп бәйләп.

Сөт хакы бирәләр. Сөт хакы — бер куй, 16 килограмм дөге. 5-10 мең акча. Егетнең туганнары кызның ата-анасына бирәләр.

Әбиләр туена пылау пешерәләр. Пәхләвә белән чәй эчәләр.

Саз уйныйлар (гармун), кавал сугалар (бубен сугалар). Сазчылар, кавалчылар килә. Уйныйлар, бииләр.

Туйга килгән һәр кешегә бүләк бирәләр. Материал, тастымал, сөлге бирәләр.

Кодагыйлар килә . Егет яктан, кыз биткә бүләкләр китерә. Кыз бит тә бүләк бирә. Бер мамай (муллабикә) дога укый. Аннары теләк телиләр. Бәхетле булсын, кайнана-кайнатасының сүзен тыңласын, диләр.

Кияү сый — яшьләрнең кичке туе . Кияү сыйда мәҗлесне кызның әти-әнисе башлап җибәрә.Кичен кияү сый мәҗлесе уза. Кияүнең туганнары, дуслары, егетләр авыл читендә машиналардан төшеп, җәяү киләләр. Алар кавыллар кагып, саз уйнап, җырлап-биеп киләләр. Кияү туй шатерына кермәскә тырыша, киреләнә, ялындыра. Аны күтәреп алып керәләр. Аннары бер атнадан кызга придан бирелә, йорт җиһазлары — диван, башкалар.

Регистрациядән соң шатерда егет ягында туй була. Башта «Бит күрем» Кыз шатерда, әбиләр туенда һәр мамайның кулын алып чыга. Килен, алдында егетнең җиңгәсе, артында кызның җиңгәсе. Мамайлар «Хәерле булсын!» диләр. Шунда акча чәчәләр. Өстәлдә тугызны күрсәтәләр. Җыелган халык акчаны җыя. Йөргән балалар җыя.

Нәүрүз

Календарь йолалардан бу якта иң популяр бәйрәм төрки һәм фарсы халыкларының Яңа елны каршы алу йоласы — Нәүрүз. Ул — язгы көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көннән Яңа ел башлана. Татар халкында Нәүрүз бәйрәмен уздыру XX йөз башларына кадәр дәвам итә. Бу көнне яшьләр, шәкертләр авыл буенча һәр өйгә кереп, «Нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмакларында өй хуҗаларына яхшы теләкләр, бәхет-шатлык, уңышлар теләгәннәр, шуның өчен хуҗалар нәүрүзчеләргә бүләк биргән. Нәүрүзнең татар халкында икенче исеме Әмәл яки Амил.

Мәкаләмне Каргалык авылында яшәүче, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучы Максудова Нурия апа сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Нурия апа халык тарихы белән кызыксына. Үзләренең ыру тарихын да кайнанасыннан, туганнарыннан сорашып өйрәнгән. «Без — татарлар. Алтын Урданың уртасында утырып, без татар булмасак, кем татар ул вакыт!» — диде Нурия апа үзләренең нәсел тарихы белән таныштырганнан соң.

Без татар булмасак, кем татар ул вакыт…





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Выборы в Госдуму стартовали на Южном Урале: 2,5 млн избирателей

Челябинский архив выпустил календарь знаменательных дат на 2027 год


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Златоуст на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.