Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Уфа «Нур» театрында «Тау»: гашыйклар, өмет, әманәт һәм бульдозер турында спектакль

0 719

Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча куелган «Тау» спектаклен премьерага кадәр карадык. Соңгы прогоны, тапшырылуы булгандыр, һәрхәлдә без аның иң беренче тамашачылары идек. Спектакль караганда берничә мәртәбә «Илдар абый исән булса, ничек сөенер иде» дигән уй сызылып үтте. Аның белән бер кабинетта эшләгән кеше буларак, аның пьесаларын куйдырасы килеп ничек өзгәләнгәнен яхшы хәтерлим. Юк, Казанда режиссер Равил Тумашевтан соң аның нечкә күңеле аша өзелеп чыккан пьесаларын аңлаучы табылмады, ни кызганыч. Заманы да башка булгандыр, ургылып, Зөлфәт Хәким драматургиясе килеп кергән чак иде, халыкка башкача әсәрләр соралган чор булгандыр...

Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев белмичә китеп барды шул – нәкъ менә аның «Гашыйклар тавы» бүгенге көннең иң көчле татар режиссерларының берсе Айдар Җаббаровны театр дөньясына алып кергән икән ләбаса. Шагыйрәнә пьесалар язучы драматургның шушы гаҗәеп лирикалы әсәре аша Айдар Җаббаров театрга гашыйк булган. Ниһаять, шушы әсәрне үзе сәхнәгә күтәрде. Илдар Юзеев рухына дога булып барсын! Илдар абыйның нечкә күңелен аңлап, әлеге спектакльне Чаллы сәхнәсендә чыгарган Фаил Ибраһимовка рәхмәт!

Әлеге спектакль Чаллы татар дәүләт драма театрында 1992 елда беренче тапкыр куелса, 2005 елда ул яңартыла. «Туган җир, табигатьне саклау проблемаларын киң итеп яктырткан, яратудан башка тормышның төссез, ямьсез булуын ассызыклап күрсәткән, мәхәббәт көченә дан җырлаган әсәр ул», – дип яза театр спектакль турында.

Айдар Җаббаров: «Гашыйклар тавы» – мине театрга гашыйк иткән спектакль. Ул 1992 елдан Чаллы татар дәүләт драма театрында барды. Мин аны 10-11 яшендә күрдем дә 20ләп тапкыр караганмындыр. Таныш әсәрне кую бер яктан ярдәм булса, икенче яктан бик авыр иде. Чөнки ул миңа шулкадәр сеңгән. Булат Сәлахов, Рафил Сәгъдуллин уеннары... Алар интонацияләреннән баш тарту бик авыр булды. Бу әсәрне кайда да булса куям, дигән сүзем бар иде. «Нур» театрында куярга туры килде. Чөнки Илдар Юзеев та Башкортстаннан, тау да биредә, тау темасы да. Шуңа бик урынлы килеп чыкты. Аңлавымча, Илдар абыйның бу әсәр буенча прозасы да, пьесасы да бар. Прозасы ике башка өстәрәк, бик шәп инде».

Чаллы театрының легендар куелышы режиссеры Фаил Ибраһимов булса, Айдар Җаббаров, яңа куелыш өчен рәссам итеп, аның улын – Булат Ибраһимовны чакырган. Бу аның Ибраһимовлар аша үзе күргән спектакль рухын саклавы да, Фаил Ибраһимовка рәхмәте дәдер.

Спектакльнең хореографы – Софья Гуржиева, яктылык буенча рәссам – Ольга Окулова, видеорәссам – Игорь Домашкевич.

Әсәр тарихыннан башлыйк. Илдар Юзеевның биштомлыгының II томында укучыларның язучыга биргән сорауларына җаваплар бар. «Гашыйклар тавы»ның язылу тарихын Илдар абый болай аңлата: «1977 елның сентябрь аенда без Туфан Миңнуллин белән бергә, шәһәр советының чакыруын кабул итеп, Кемерово өлкәсенең Юрга каласында булган идек. Анда безне Хәнәфи ага каршылады... Җыр ансамблендәге яшьләр белән таныштык... Кайтышлый, әти-әниләрнең хәлен белергә, үзебезнең Яңавылга да кердем. Әсәрнең башы шушы күренешләрне документаль төгәллек белән күрсәтә.

Гашыйклар тавы – ул безнең Ямадыга якын гына урнашкан, ерактан ук күренеп торган Йөгәмеш тавы. Аның кыр үрдәген атып казанга салган аучы турындагы риваяте бар. Әсәрнең нигезенә шушы легенда алынды.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшләгәндә, минем кабинетка өлкән яшьтәге бер ханым килде һәм үзенең фаҗигале хәлен сөйләде. Ул яраткан иренең сугыштан кайтуын бик озак көткән, үлем хәбәре килгәннән соң да көткән... Инде өметен өзгәч кенә, читтән кайткан авылдашы аның иренең исәнлеген, икенче бер хатын белән яшәп ятуын, ярты гәүдәсенең хәрәкәтләнмәвен әйткән. Үз гаиләсенә кайтмавын хатынына бәла булырга теләмәвеннән дип аңлаткан. Шундый хәлгә калган хатын, нишләргә дип, миннән ярдәм сорый...

Әсәрне язарга этәргән тагын бер вакыйга. Балтач районына таба барганда, дулкынланып үскән арыш басуына карап, икенче бер апа турында сөйләделәр. Авылны күчергәннәр, күпме генә тырышсалар да, бер апаны урыныннан кузгата алмаганнар. «Сугыштан кайтмый калган ирем кайтыр да мине таба алмый йөрер», – дип көтә дә көтә, күчеп китергә теләми икән. Шунда берүзе яшәп соңгы сулышын алгач кына бу җирләрне дә сөреп, арыш чәчкәннәр икән».

Илдар Юзеев «Гашыйклар тавы»н шушы вакыйгаларны берләштереп, үзенең бетмәс-төкәнмәс моңын, хиссиятен кушып иҗат иткән.

Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасына эпиграфын да бирәсем килә: «Элеккеге дәверләрдә Гашыйклар тавында түгәрәк тирән күл булган, диләр. Туган җирләрен сагынып, тезелешеп, язларын киек кошлар кайтканнар. Көннәрдән бер көнне шул якның сунарчысы, нәни балалары белән күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәген аткан да, пешереп ашарга ниятләп, ут өстендәге казанга салган. Бер көн кайнаган үрдәк, ике көн, өч көн... һаман пешми икән. Җиденче көн дигәндә, серле үрдәк, казаннан күтәрелеп, зәңгәр һавага очкан... Шул көннән соң, Гашыйклар тавының матурлыгы күзгә күренеп сулган, күле корыган... Борынгы риваять».

Чаллыда 2 мәртәбә куелган/яңартылган спектакль Казанда – Тинчурин театрында да 2 мәртәбә куела. 1992 елда режиссер Ленар Садриев аны Тинчурин театры өчен махсус язылган пьеса буенча куйган. Фотоларын күрдем: Сәет ролендә соңрак мөфти булып торган Илдус Фәизов, Мөнирә ролендә Җәмилә Әсфәндиярова һәм Лилия Мәхмүтова чиратлашып уйнаганнар. 1993 елда театрга яшь режиссер булып Рәшит Заһидуллин килгәч тә спектакль репертуарда озак барган. «5-6 ел уйнадык без аны. Бик яратып уйнадык. Пьеса да безнең өчен махсус язылган иде. Өметнең сүзләре бик көчле иде анда», – дип искә алды Лилия Мәхмүтова. Соңрак «Гашыйклар тавы»н Резеда Гарипова чыгара. Әмма пьеса буенча түгел, прозасы буенча.

Инде әсәр тарихыннан яңа куелышка күчик. Айдар Җаббаров куйган спектакльдә әсәр авторына гаҗәеп дәрәҗәдә хөрмәт чагылуын ассызыклыйсы килә. Мин Илдар Юзеевның күптомлыгында «Гашыйклар тавы»ның пьеса вариантын тапмадым. «Сәхнә әсәрләре» бүлегендә «Гашыйклар тавы»ның повесть-поэма варианты бирелгән. Бу инде – диалоглар һәм ремаркалардан торган пьесага сыеша алмаган режиссер өчен дөнья бәһасе торган байлык: автор сүзе дә бара, диалоглар кертелгән.

Рәссам Булат Ибраһимов сәхнәгә тау булып өскә үрләгән агач басмалар тезгән. Артистларның барлык уены шушы басмаларда бара. Мөнирәнең тау өчен бульдозер белән көрәшү мизгелләре басмалар арасында югалып калса да, мәхәббәтне гаҗәеп матур күрсәтә ул агач басмалар.

ххх

Спектакль Бөтендөнья татар конгрессы тирәсендә йөрүче калфаклы апайлардан үз итеп кенә шаяртудан башланган. Дөрес, ни өчендер, Кемерово өлкәсендәге Юрга шәһәрен Юграга, ягъни, Ханты-Манси округына әйләндергәннәр. Югра – ныграк пиарлашкан исем бит, Юрга дип язсалар, тамашачы «хата юкмы икән» дип борчылыр, дип уйлаганнардыр. Хәерле булсын, татарлар, шул исәптән калфаклылары да, анда да бар, монда да.

Аннары вакыйгалар Таллыкүлгә, юк-юк, Таллыкүл авылына түгел, дөресрәге, Сәет ага хыялындагы һәм яшьлегендәге Таллыкүл буендагы Гашыйклар тавына күчә. Тамашачы Сәет белән Мөнирә мәхәббәтен күзәтә. «Җиләккә дип барган идем, юри генә адаштым. Сине күргәч сүзсез калдым, адаштым дип алдаштым...»

  • Шушы мәхәббәт күренешләренә сокланып утырганда, бер гаҗәеп хәл булды. Күренешләрнең берсендә кызларның су чәчрәтеп шаярулары Зуля Камалова җыры астында бара. Бу – Зуля Камалованың вафаты турында хәбәр ишетелгән көн иде. Бер зал тамашачы өнсез калды. Сәхнәдә чыркылдашып уйнаган артистлар өстендә күбәләк оча башлады. Мин ул күбәләкне үзем төшергән видео кисәкләрендә дә, фотоларда да тапмадым. Әмма зал ул күбәләкне күрде, һәм зал өстеннән пышылдау узды. Аннары ул күбәләк юкка чыкты. Әйе, әле урамда җылы бит, күбәләк очып кергән булуы да ихтимал. Бу – табигый. Әмма ул мизгелдә зал Зуля-Зөлфиянең күбәләккә әверелеп кайткан җаны турында уйлады.

Дәвам итик. Спектакльдәге вакыйгалар дәвам итә. Гашыйкларның биюләре, әтисенең Мөнирәне чыбыркы белән яруы, яшь кызны аздырган дип, Сәетне комсомолдан чыгарулары – барысы да мәхәббәт белән сугарылган күренешләр. Дөньяда мәхәббәт барлыгына ышанмаган туң күңелләрне дә эретерлек күренешләр тудырган иде Айдар Җаббаров һәм «Нур» театры артистлары.

Спектакльнең икенче бүлегендә (антракттан соң) Автор (язучы-журналист), Сәет аганың әманәтен алып, Таллыкүлгә кайта.

Тәнәфестә буфет тирәсендә озак буталмаучыларга Айдар Җаббаровның бүләге бар – беренчедән, артык диварда кассета әйләнеп, җыр яңгырап тора, аннары артистлар чыгып уйный да башлыйлар. Без авторның поездда кайтуын күрәбез. Буфетта озак юанучылар да әсәр эчтәлегенә зыян китерерлек югалту кичермиләр, әлбәттә. Шәхсән мин Айнур Баянов (Руслан Хисаметдинов) башкарган Автор (журналист) ролендә Илдар Юзеевның үзен күрдем һәм миңа бу өлеше дә кадерле иде – күземне алмыйча карадым.

Икенче бүлекне дүрт күз белән көтүем – мин Айдар Җаббаровның әсәрдән социаль темалар табуын, дөресрәге, Илдар Юзеевның Өметтән әйттергән: «Таллыкүлне мәсхәрәләүдә катнашкан кешеләрнең берсе – мин үзем», – дип сак кына керткән сүзләренең спектакльдә киң колач алуын көткән идем. Бай табигатьле республикаларда экологик проблемалар чыккалап тора, сер түгел. Башкортстанда да экологиягә кагылышлы хәлләр булганын беләбез, монда халыкның гомер иткән җирен якларга-сакларга, кадерләргә теләве турында сүз бара. Спектакльдә Таллыкүлдә ялгызы калган Мөнирә «без – новатор, заман кешесе» дип кәпрәйгән улы Өметкә каршы чыга, бульдозер юлына каршы ята. Болар бар, әлбәттә. Әмма миңа барыбер җитмәде.

«Айдар, барлык куярга һәм әйтергә теләгәнеңне эшли алдыңмы?» – дип сорадым мин Айдардан спектакльдән соң.

«Төрлесен уйлыйсың инде. Аңлаган кеше болай да аңлар. Кискен итәсем килмәде. Дөресен әйтим, башта андый теләк бар иде. Беркем дә каршы төшмәде, сүзләрне кисмәде, нәрсәдер йомшаграк тоела икән, бу – минем үзцензурам», – диде Айдар.

«Минем өчен монда иң якыны – Өмет. Аның монологлары, халәте якын миңа», – дип өстәде ул.

Әйе, миңа да иң якыны Өмет иде. Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов – гаҗәеп актер. Кайда да булса очрашырга туры килсә, бу актердан интервью алып, аның белән Татарстан тамашачысын тәгаен таныштырам дип, күңел дәфтәремә теркәп куйдым.

Яшь Мөнирә белән яшь Сәетне уйнаган Илгизә Муллабаева белән Айдар Хөснетдиновның уены да әсир итте. Айдар Җаббаров кебек режиссер аша үтү – алар өчен язмышның зур бүләге. Иҗатлары алга таба да уңышлы булсын яшьләрнең.

Айдар Җаббаров – документалист режиссер. Аның һәр әсәрендә – ил тарихы. Биредә 80нче елларны документаль төгәллек белән сурәтләвенә хәйран калырсың. Рәссамны да, куелыш бүлеген дә шактый тинтерәткәндер бу, дип, жәлләп утырдым.

Спектакльнең жанры, диимме, исем астымы – «изге әманәт» дип билгеләнгән. Икенче бүлектә без авторның әманәт кассетаны бирә алмый газапланганын күрәбез. Айдар Җаббаровның үзенә дә Илдар абый җаны кереп утырган диярсең – кырт кисеп кассетаны бирдертә алмый гына бит – суза да суза. «Айдар Җаббаров Әмирхан Еникидан башлап Зифа Кадыйровага кадәр бөтен татар әдәбиятын урап чыкты бит инде әманәт тирәсендә таптанган арада», –дип шаярта башладык, карый-карый. Инде артистлар беренче бүлектә биегән биюләрен яңадан бии башладылармы соң? Сүз уңаеннан, искиткеч пластика – артистларга һәм хореограф София Гуржиевага афәрин. Безнең бөтен бер зал булып: «Бир инде кассетаны!» – дип кычкырасы килә башлады...

Ә менә азагы ничек беткәнен әйтмим – спойлер булмасын.

Ә инде әманәт булып Таллыкүлгә кайткан җырга килгәндә, «Буа районында Интал Шәйхаттаров дигән кеше бар. Мин аның белән «Хуш авылым»ны эшләгәндә танышкан идем. Аның ул җыры интернетта йөри. Без Интал абыйның җырын кулландык», – дип аңлатты Айдар.

Айдар Җаббаровның Башкортстанда беренче эше, биредә, бәлки, аның исеменә килүче тамашачы бик юктыр да. Әмма Илдар Юзеев исеме Башкортстан өчен дә кадерледер – димәк, тамашачы аның исеменә килә ала. Уфа «Нур» татар дәүләт театры нинди генә юллар белән булса да бу спектакльне тамашачысына җиткерә алсын иде. Әлбәттә, Казан тамашачысы да көтә. «Язга», – дип ышандыра театр җитәкчелеге. Көтәбез!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Знакомая пропавшего Героя России Асылханова сказала, где его искать

В Томске пройдёт большой инклюзивный фестиваль по боулингу

В Кемеровской области бывший директор стройфирмы ответит за хищение 16 миллионов рублей

Загадочное исчезновение Героя России: все версии пропажи, известные на данный момент


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Юрга на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.