«Хатыны тол калды...»: Су-25 очкычында һәлак булган Тимур Хисмәтуллины Әлмәттә җирлиләр
17 июльдә Краснодар краеның Ейск шәһәрендә Су-25 штурмовигы һәлакәткә очрап, диңгезгә килеп төште. Очкыч күнекмәләр ясаган булган. Һәлакәт сәбәбе – двигателе туктау. Пилот катапульта ясый, әмма биеклек аз булу сәбәпле, исән-имин котыла алмый – аякларын сындыра, парашют бауларында чуала һәм бата.
Intertat.ru