Илшат Рәхимбай һәм Айдар Шәрипов Уфада булачак кинематографистлар белән очрашкан
Кинережиссер Илшат Рәхимбай һәм оператор Айдар Шәрипов Уфада булачак кинематографистлар белән очрашкан. Бу хакта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Кино режиссурасы буенча Аскаров һәм Римович остаханәсе хәбәр итә.
Айдар Шәрипов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бүген татар кинематографиясенең талантлы вәкилләре – «Микулай» фильмы авторы, кинорежиссер Илшат Рәхимбай һәм оператор Айдар Шәрипов белән иҗади очрашу узды. Җылы атмосферада кунаклар үзләренең профессиональ тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, кинога илткән юл, кино төшергән вакыттагы кыенлыклар һәм ачышлар турында сөйләделәр. Аерым блок буларак, чит ил киномәктәпләре, аларның укыту алымнары һәм кинопроизводство үзенчәлекләре турында сүз барды», – диелгән хәбәрдә.
- Илшат Рәхимбай – Татарстанның Балтач районында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетында һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кинорежиссура бүлегенә укыган. «Гастарбайтер», «Представь», «Ышанмыйм», «Микулай» фильмнарының режиссеры.
-
Айдар Шәрипов - Канн халыкара кинофестиваленең «Особый взгляд» конкурсында катнашкан «Ласковое безразличие мира» казах фильмының куючы операторы, Казан егете. Казан дәүләт мәдәният институтының Николай Морозов остаханәсен тәмамлаган, профессиональ кинооператор.