«Өйләнештеләр дә Төркиягә ширбәт аена баралар иде». Ир белән хатын Уфа юлында һәлак
0
46
Башкортстанда автобус белән авариядә Оренбургтан килгән ир белән хатын һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«Yutong» автобусы Уфа – Оренбург юлында җиңел машинага бәрелә.
Биредә «Opel Astra» машинасы белән идарә итүче 60 яшьлек ир-ат һәм 50 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак була.
Автобус Уфа – Күмертау маршруты буенча бар. Салонда 10 пассажир була. Алар арасында зыян күрүчеләр юк.
«Башинформ» агентлыгы белешмәсе буенча, һәлак булган ир-ат белән хатын-кыз әле яңа гына өйләнешкәннәр һәм аэропортка барулары булган. Алар ширбәт аена Төркиягә очарга җыенган, диелә хәбәрдә.