Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Салават Фәтхетдиновның энесе Рафил Фәтхетдинов: «Инәй миндә тора, миннән китә, дидем…»

0 151

Узган елның көзендә Фәтхетдиновлар гаиләсе зур югалту кичерде. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны тәрбияләп үстергән әни – Тәкълимә апа мәңгелеккә китеп барды. Тәкълимә апаны Тәтешле районының Аксәет авылында бик зурлап соңгы юлга озаттылар, матурлап ашларын үткәрделәр. Инде хәзер, бу кайгылы көннәр артта калып, барысы да бераз тынычлана төшкәч, Тәкълимә апаның соңгы көннәре турында аның иң төпчек улы, Аксәет авылы мәдәният йорты директоры Рафил Фәтхетдинов белән сөйләшеп алырга булдык.

Рафил абый, Тәкълимә апа да китеп барды. Ходай тәгалә гомерен бирде, картлыгы да балалары янәшәсендә узды, бәхетле картлык булды. Үкенечләре калмагандыр.

94 яшь туласы иде инәйгә җәй көне, июньнең унында. Инәйне үзебезгә алып кайтуыбызга да 18 октябрьдә 6 ел була иде инде. 8ендә өзелде…

Бик озак карагансыз…

Аллаһка шөкер, карадык. Кулдан килгәнчә тырыштык. Инәй риза-бәхил булып киткәндер, дим инде.

Кайберәүләр: «Рәхмәт, бик зур савап эшләдегез, инәегезне карадыгыз», – дип әйтә дә, бу сүзләр белән килешмәвемне белдерәм. Инәй бит ул безнең. Без аларны карарга, хөрмәт белән соңгы юлга озатырга тиеш. Безнең урындагы һәркем шулай итәр иде. Үз инәеңне рәхмәт өчен карамыйсың бит инде. Кулыбыздан килгәнчә тырыштык. Инәйне абыйга да, апага да бирмәдек. Үзебезнең тәрбияләп озатасыбыз килде. «Абый, апа, инәй миндә тора, миннән китә», – дидем. Үкенечкә калмады, дип әйтәм инде, алай да, инәй ничә яшьтә булса да, аны җибәрәсе килми икән. Иң кыены шул.

Һушны алып китеп барды, дип яздыгыз, Рафил абый. Соңгы көннәрендә авырайган идеме инде Тәкълимә апа?

Хәле гадәттәгечә иде. Төш вакытында үз кулларым белән аш ашаттым. Сәгать берләр иде ул вакытта. «Инәй, эш белән барып кайтасым бар иде», – дип чыгып киттем. Миннән соң Гөлнара чәйләр эчерткән әле аңа.

4 тулганда кайттым, ул вакытта башын күтәреп ята иде. Минем ишекне ачып керүем булды, башы төшеп тә китте. Мине генә көтеп яткан кебек булды… «Инәй, инәй», – дип уятмакчы булам, башы тагын төшеп китә…

Нишләргә белмичә, иң беренче абыйга эндәшкәнмен икән. Берсен дә хәтерләмим… Абый әйтә: «Беренче миңа шалтыраттың ич», – ди.

Иң авыры, беләсезме, нәрсә икән: якын кешең күз алдыңда китеп бара, ә син берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Безнең әтиебез дә абый белән икебезнең кулыбызда китте. 1986 елда 30 мартында тәмәке тартып утырган җиреннән авып төште… Бер ягыннан абый, икенче ягыннан мин култыклап алдык та, шул арада җан бирде дә куйды. Инәй дә, инде соңгы елларда авырса да, көтмәгәндә китеп барды.

Соңыннан кире шалтыратып, абыйдан: «Кайтып җитә аласыңмы, кайта алмасаң, инәйне, куймыйча, тагын 1 көн көтәбез», – дидем. Абый ул көнне Ульяновскида булган икән. Концертларын чигерде дә туп-туры Аксәеткә кайтты. Төнлә үк кайтып та җитте.

Инәйне икенче көнне бик зурлап соңгы юлга озаттык. Халык шулхәтле күп иде. Чаллы, Уфа, Пермь якларыннан абыйныкылар бик күп килгәннәр иде. Үзебезнең дә дусларыбыз аз түгел. Чыгып, инәйне зурлап килгәннәре өчен, барлык халык алдында рәхмәтләремне әйттем.

Фото: © Рафил Фәтхетдинов архивыннан

Авылыбыз зиратына, үзебезнекеләр янына җирләдек. Моннан 2 ел элек олы абыйның кызы Лилия китеп барган иде. Инәйнең кабере шуның янәшәсенә туры килде. Әти дә, 3 малае да шунда җирләнгән. Барысы да бергә яталар инде хәзер…

Ашларын матурлап уздырдык. Абый кырыгын, зурлап, үзендә дә үткәрде.

Фото: © Рафил Фәтхетдинов архивыннан

Тәкълимә апа ахырга кадәр үз аңында булдымы?

Берничә ай сөйләшмәде, ымнар белән генә аңлаша идек. Ләкин барыбызның да нәрсә әйткәнен аңлый иде.

Үләсен сизмәдеме икән? Сөйләшкәндә үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калдырмадымы?

Гөлнара белән: «Инәй, ризамы син бездән?» – дип сораша торган идек. «Риза-бәхилмен», – диде. Канәгать булып яшәгәндер, дип уйлыйм инде, анысын Ходай күргәндер.

Рафил абый, урын өстендәге кешене карау – җиңел эш түгел. Аның төп кыенлыгы хатын-кыз җилкәсенә дә төшә бит әле. Тормыш иптәшегез дә барысын да аңлап кабул иткән. Гөлнара апа белән әниегез электән дә дус яшәделәрме?

Без Гөлнара белән 36 ел бергә. Аларның инәй белән бер авыз сүзгә килгәннәре булмады. Сәбәбе – сабыр булуларындадыр. Икесе дә – түземле, сабыр кешеләр алар. Без башта инәй белән бергә яшәдек. Аннан соң менә 6 ел яңадан бергә яшәргә туры килде. Эш түземлектә инде, бөтен хикмәт шунда. Инәйнең өстен-башын Гөлнара юды, мунчага ул кертте. Мин алып бара, ул юындыра торган иде. Инәй безгә үпкәләп китәрлек булмады.

Үз телендә булганда рәхмәтләрен әйтеп торгандыр.

Соңгы айларында әйткән бер сүзе исемнән чыкмый. «Үзем өчен тапканмын икән сине, улым», – диде. Мин төпчек бала бит, алтынчысы.

6 баланы үстерү дә җиңел булмагандыр. Сез нинди тәрбия алып үстегез? Таләпчән идеме ул Тәкълимә апа?

Без тәрбияне эш белән алдык. Шул ук вакытта инәй безгә бервакытта да эш өйрәтмәде. Акыл өйрәтергә әтиебез дә булмады. Без үскән чагында 13 ел төрмәдә утырды әти. Шуңа да эшне үзебез белеп эшли торган идек. «Шуны эшлә, моны эшлә», – дип, хәзерге кебек, балаларга төртеп күрсәтеп эшләү юк иде безнең гаиләдә.

Укудан кайтабыз да апа белән фермага китәбез. Иртәнге 5-6да торып, фермага барып, сыер савып, аннан соң укуга киткән чаклар да була иде. Сумкаларны койма буена яшереп куеп…

Инәй үзе дә көне-төне эштә булды.

Хәзерге балаларга гына ул, әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Без әтидән курка идек, дип сөйлиләр инде. Ә без инәйнең карашыннан куркып тора идек. Инәй үзе дә бик әйбәт кеше иде. Үзенең дә: «1953 елда авылга кияүгә килгән идем, шуннан бирле тавыш күтәреп тә дәшкәнем булмады», – дип әйткәне бар. Әмма безгә карата бик таләпчән булды. Безгә акча бирү дә, киноларга йөртүләр дә юк иде. Кинога барасы килсә, акчаны эшләп таба торган идек. Иркә, иркәләнү дигән сүзне, гомумән, белмәдек без. Җырчы Иркә чыккач кына белә башладык әле ул сүзне (көлә).

Фото: © Рафил Фәтхетдинов архивыннан. «Олы абыебыз да исән чак. Стенадагы – 19 яшьтә вафат булган абыебызның фотосы».

Тәкълимә апаны, көчле рухлы кеше иде, диләр.

Инәйнең гомерендә дә зарланганы булмады. Шуның өчен дә озак яшәгәндер, дибез без аны. 3 баласын җирләгән кеше бит ул инәй… Ничекләр түзгән йөрәге. Өч малае гүр иясе булды… Бер абыебыз 9 яшендә бөер авыруы белән мәрхүм булды. Тагын берсе 19 яшендә өйгә кайтып җитәргә 500 метр калгач, трактор белән авып үлде. Әти урынына калган иң олы абыебызга 58 яшендә инфаркт булды. Мин, абый да апа гына калдык…

Балалары – дәрәҗәләргә ирешкән, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр. Тәкълимә апа горурланып яшәгәндер инде сезнең белән.

Чынлап та, горурланырлык балалары бар инәйнең. Тәртип бозып, эчеп, сугышып йөргәнебез булмады. Кешегә начарлык кылганыбыз юк, барысына да хөрмәт белән карыйбыз, сүзебез үтә. Абый зур исемнәргә иреште.

Мин туры сөйләшкәч, кырын караучылар да бар, әлбәттә. Мин – абыйга караганда да турырак сүзле. Инәебез дә шундый иде безнең. Әтиебез башка төрле кеше иде. Олы абый әтигә охшаган иде. Авылдашларның: «Абыең әйбәтрәк иде», – дип тә әйткәннәре бар. Мин исә төрттерәм дә каптырам (көлә). Беркайчан да кешегә ярарга тырышып яшәгәнем булмады. Мин хатыныма, балаларыма ярарга тырышам. Гаиләм, якыннарым минем өчен иң мөһиме бу тормышта. Минем тормыш девизым бер – мине яратканнарны мин дә яратам.

Инәй: «Көенмә, улым, бәндә ташласа ташласын, Аллаһы Тәгалә ташламасын», – ди торган иде. Шул сүзләрен бер дә хәтеремнән чыгармыйм. Беркөнне абыйга да язып куйдым әле: «Инәй дә китте, дуслар да, туганнар да юк, гел үзебез генә калдык», – дип.

Салават абый еш кайта идеме, Рафил абый?

Абыйга сүз юк инде. Еш кайтып йөрергә җае булмаса да, көн саен «Ватсап»тан шалтыратып, инәйне күрсәтеп тордык. И, инәйнең күңелләре күтәрелеп китә торган иде абый белән сөйләшкәч. Кайткан чагында: «Бала булып ятып торыйм әле инәебез янында», – дип, кырыйларына ятып тора иде.

Әле инәйне җирләгәндә дә: «Рафил шалтыраткан саен, инәй киткәндер, дип уйлап куя идем. Көтә идем инде бу хәбәрне», – дип сөйләп утырды. Яше олы булгач, андый уйлар башка керә иде инде, нәрсә дисәң дә.

93 яшь булса да, 193 булса да, инәй – инәй булып кала, җибәрәсе бер дә килми икән аларны. Безнең өчен куанып, тормышыбызны күреп, белеп китте. Сөенеп ятадыр, дип уйлыйбыз инде.

Бер үкенечем калды. Өйгә терәп, өйдән генә керә торган итеп мунча җиткергән идек. Абый материаллары белән ярдәм итте. «Инәкәем, шул мунчага иң беренче сине кертәбез», – дигән идем. Булмады, аз гына җитештереп бетерә алмадым, китеп барды инәй.

Аллаһка шөкер, матур яшәде. Нәрсә теләде – шуны киде ул. Акчага мохтаҗлыгы булмады, абый акчаны күпме кирәк – шуның кадәр бирә иде. Киемен дә гел ташып кына торды. Инәй чәчәкле киемнәр бик ярата торган иде. Өе тулы да чәчкә булды аның. Хәзер дә өебездә, инәй истәлеге булып, гөлләре үсеп утыра. Тыныч йокласын, сөенеп ятсын инде инәебез.

Әниегезнең урыннар оҗмах түрләрендә булсын, Рафил абый. Бу язма рухына дога булып барып ирешсен.

Фото: © Рафил Фәтхетдинов архивыннан





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Водитель попыталась руками остановить автобус и погибла: новости РФ 18 мая

В Башкирии девушка ослепла после инъекций у невролога

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.