Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Журналист Резида Макуева вафат: «Минем өчен аны югалту – әнине югалту кебек»

0 159

Җеназа намазы. Ххушлашу урыны түбәсен кубарып ыргытырдай булып, үзәк өзгеч җил дулый. «Курган» зиратына яңгыр аралаш җепшек кар ява...

Табигать танылган журналист кызын соңгы юлга шулай озатты.

19 декабрьдә авырудан соң Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева вафат булды. Аңа 61 яшь иде. Резида ханымны купшы мәрасим чаралары, рәсми чыгышлар белән озатмадылар. Мәрхүмә моның шулай булмавын үзе теләгән. «Ул бик тыйнак кеше иде. Мин беләм, ул рәсми мәрасимнәр, чыгышлар теләмәде», – диде хушлашу чарасын алып баруны үз өстенә алган ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

  • Резида Макуева 1962 елның 25 июнендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча (1984), Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча (1997) тәмамлый.
  • 1991-1997 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең ведомство телестудиясендә диктор, режиссер, директор булып эшли.
  • 1997-2002 елларда «Татарстан» ДТРК «Новости» яңалыклар программасында мөхәррир, баш мөхәррир була.
  • 2002-2004 елларда – «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында мәгълүмат программалары дирекциясе җитәкчесе.
  • Ул 2004 елның август аеннан Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли.

Фото: © gossov.tatarstan.ru

Лилия Маврина: «Ул үстергән помидорларны бөтен кеше татып карады»

Резида Макуева белән хушлашырга якыннары, туганнары, дуслары, коллегалары, депутатлар җыелган иде. Хушлашу урынына җыелган халык бүлмәгә сыеп та бетмәде.

Резида Макуева 20 ел Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләгән. Лилия Маврина Фәрит Мөхәммәтшинның Мәскәүгә Закон чыгаручылар Советына китүен, тирән кайгыру белдерүен җиткерде.

Моңа ышану бик авыр, әмма бүген без яраткан Резида Галимҗан кызыбызны озатабыз. Ул барыбызны да яхшылап өйрәтте, бик акыллы һәм кирәкле киңәшләр бирде, төрле идеяләр, проектлар белән янып яшәде. Безнең Дәүләт Советында аның кебек иҗади кеше булмагандыр да.

Барыбыз өчен дә ул әни кебек иде. Аның безнең бинада журналистларга нинди шартлар тудырганын карагыз. Мондый шартлар Россиянең бер генә парламентында да булмаган. Аны үз эшенең профессионалы, дип әйтү – ул берни дә әйтмәү кебек.

Ул бик ачык һәм шат күңелле иде. Ул барыбызны да кешеләргә, тормышка булган мәхәббәте белән тулыландырды. Ул Дәүләт Советына бик тугры кеше иде, аның өчен һәрвакыт сакта торды, – дип искә алды хезмәттәшен Лилия Маврина.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Аның янында гына Резида Макуеваның тормыш иптәше Равил абый һәм улы Наил басып тордылар. Яшьле күзләрен яшерергә теләп, әле өскә, әле аска карап алдылар, хатирәләрне искә төшереп булса кирәк, үзалларыннан гына елмаеп та куйдылар.

Мин аның өчен гаиләме, яки эшме мөһимрәк икәнен әйтә алмыйм. Алар икесе дә бербөтен булгандыр. Без барыбыз да аның тормыш иптәше Равилгә мөнәсәбәте, Наилның уңышлары белән горурлануы, оныгы Камилнең видеоязмасын безнең белән уртаклашканда аның күзләре ничек балкып торганын беләбез. Без аның яхшы хуҗабикә, бакчачы да булуын беләбез. Барыбыз да ул үстергән помидорны татып карадык, барыбыз да аның үсентеләрен утырттык.

Берьюлы Зур концертлар залында чара әзерләдек һәм, кагыйдә буларак, кичке тугыз-уннарга кадәр тоткарландык. БКЗДан чыктык та, бер төркем хезмәттәшләр белән Дәүләт Советына таба киттек. Яңа Савин районы ягында күк шундый матур итеп, яшен яшьни. «Яңгыр явачак», – мин әйтәм. Резида: «Юк, мине Равил машинада өч сәгать көтеп утыра, ул яшен суктыра анда», – ди. Сезнең бик матур, ныклы, дус гаилә иде. Хәзер безнең Дәүләт Советының зур гаиләсе сезнең дә гаилә, дип санагыз, – диде Лилия Маврина.

Равил әфәнде: «Гел зур бер гаилә булдык инде», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Лилия Галимова: «Әниемне югалткан кебек»

Хушлашырга килүчеләр арасында ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да бар иде. Ул кайгыдан күз яшьләрен яшереп тора алмады.

Резида Галимҗан кызының минем өчен икенче әни булуы беркем өчен дә сер түгел. Журналист булырга карар кылгач, Казанга барып, аның кулына эләктем. Мин һәрвакыт үземне бик бәхетле кеше дип йөрдем, чөнки минем Казанда да, Нурлатта та әти-әниләрем бар.

20 елдан артык аралашкан икенче әнием белән аның тормышында һәм минем тормышымда булган вакыйгаларны тигез бүлештек. Аның йә минем белән нәрсә генә булмасын, беренче итеп һәрвакыт аңа шалтыраттым. Әти-әнисе киткәч, ул шул ук минутта миңа шалтыратты. Авыр вакытларымда ул шунда ук минем янга килеп җитә иде. Минем өчен аны югалту – әнине югалту кебек.

Мин Равил абыйга сабырлык телим. Мин аңа Резида апага булган мөнәсәбәте, мәхәббәте өчен һәйкәл куяр идем, ул моңа лаек. Аларның гаиләсе гомумән бик үрнәк, бик тыйнак, намуслы. Минем тормышымда бу гаилә булуына мин бик бәхетле. Резида апа, тыныч йокла. Сине шулай иртә озатырбыз, дип беркайчан да уйламаган идем, – диде Лилия Галимова.

«Авырганын да ул яшерде, белгертергә теләмәде»

Резида Макуеваның озак вакыт авыруы билгеле. Хезмәттәшләре сүзләренчә, аның аларның хәтерендә матур булып каласы килгән. «Авырганын да ул яшерде, белдертергә теләмәде. Бик тыйнак кеше», – диде ТР Дәүләт Советы аппараты эшләре идарәчесе Булат Хәсәнов.

Бик креатив, матур хатын-кыз иде. Иң кызыгы – безнең тормыш тәҗрибәсендә аерма зур, ләкин мин моны беркайчан да сизмәдем. Ул һәрвакыт республиканың беренче затларыннан башлап теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба иде. Барысы белән дә исәнләште. Аның коллективны сайлау осталыгы мине гаҗәпләндерде. Ул кешеләрне бик яхшы белә иде.

Ярты ел элек ул минем янга керде, сөйләшеп утырдык. Ул: «Оныклар белән шөгыльләнер вакыт җитә», – диде. Минем өчен иң авыры да шул: кеше көткән, хыялланган, ләкин, кызганыч, барысы да тәмамланмаган кебек калды...

Авырганын да ул яшерде, белдертергә теләмәде. Бик тыйнак кеше. Шулай да безнекеләр белделәр, алдан саубуллашырга, аралашып калырга теләделәр. Тик ул безнең хәтердә матур, яшь, энергияле хатын-кыз булып калырга теләгән. Бу минем өчен шәхси фаҗига. Безнең күп әйбер сөйләшенмичә, язылмыйча калды, – дип искә алды Булат Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Дәүләт Советына килгән саен пәрәмәчләрен ашый идек»

«Бик инсафлы, итагәтьле, миһербанлы, абруйлы, бик чибәр хатын-кыз иде», – дип искә алды Резида Макуеваны депутат, ТР Дәүләт Советында «КПРФ» депутат фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Дусларының, туганнарының, иренең, улының тирән кайгысын уртаклашам. 2004 елны без бергә килгәнбез икән. Мин депутат булып эшли башладым. Үзеңнең эшенең җентекле һәм тирән, катлаулы булуын, халыкка үз фикереңне аңлатып җиткезү бик зур осталык сорый. Резида Галимҗановнада аларның барысы – журналистларга, депутатларга, аппаратка да оста, җиткезеп сөйләве, аңлата, өйрәтә белүе бар иде.

Резида Галимҗановна, тыныч йокла, урының җәннәттә, гүрең якты булсын. Анда да шундый кешеләр кирәктер. 62 яшь бик әз ул. Әмма дә ләкин калган эзе, сүзе, эше безнең йөрәкләрдә, – диде Хафиз Миргалимов.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та мәрхүмәне «якты кеше» дип искә алды.

Һәрвакыт нурлы, җанлы, якты кеше иде. Аны барыбыз да ярата идек. Дәүләт Советына килгән саен пәрәмәчләрен ашый идек. Барыбыз өчен дә шундый зур югалту. Урыннары җәннәттә булсын, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Дәүләт Советының матбугат хезмәте журналистларга бөтенләй башкача карый»

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев мәктәпләрдә үткәрелүче парламент дәресләрен искә алды. Ул дәресләрне заманында Резида Макуева идеясе белән керткән булалар.

Ул безнең идеяләр генераторы иде. Кешеләр китәләр, әйе, бу – тормыш фәлсәфәсе. Без аның эшләрен истә тотачакбыз. Мәктәпләрдә парламент дәресләрен генә искә төшерегез. Бу идеягә 10 елдан артык һәм ул Резида Галимҗан кызыныкы. Ул дәресләр бүген җәмгыять тарафыннан да таләп ителә.

Фәрит Хәйрулла улының нибары 3 матбугат сәркатибе булган. Резида аның белән 20 ел эшләде. Без бергә, кулга кул тотынып эшләдек, бер-беребезне ярты сүздән аңладык. Ул вакытта әле матбугат хезмәте яшь һөнәр иде. Хәзер һәр дәүләт структурасында матбугат хезмәте бар. Дәүләт Советының матбугат хезмәте журналистларга бөтенләй башкача карый. Болар барысы да Резида Галимҗан кызының казанышы.

Без һәр көнне Дәүләт Советының эш тәртибен планлаштырдык. Һәрвакыт нәкъ менә Дәүләт Советының, Дәүләт Советы Рәисенең, депутатлар корпусының абруе өчен эшләдек. Без һәрвакыт бер арбада булдык. Резида, рухларың шат, урының җәннәттә булсын, – диде Камил Садриев.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Татар-информ» һәм «Интертат» редакциясе Резида Макуеваның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Водитель попыталась руками остановить автобус и погибла: новости РФ 18 мая

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Жительницу Тюмени осудили на девять лет за попытку госпереворота


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.